Шәһри Казан

Европадагы яңа колония

Европа союзы белән АКШтан башка, Украина Россия белән бергә-бер калып сөйләшергә җыенмый. «Алар белән өстәл артына утырасың гына, алдарга гына торалар», - дип белдерде Хөкүмәт рәисе Яценюк. Белгәнебезчә, әлегә киресенчә, Украина ягы алдарга тора. Бәйсез дәүләтләр үз исеменнән чыгыш ясарга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга хокуклы. Бу хәл Украинага кагылмый күрәсең,...

Европа союзы белән АКШтан башка, Украина Россия белән бергә-бер калып сөйләшергә җыенмый. «Алар белән өстәл артына утырасың гына, алдарга гына торалар», - дип белдерде Хөкүмәт рәисе Яценюк. Белгәнебезчә, әлегә киресенчә, Украина ягы алдарга тора. Бәйсез дәүләтләр үз исеменнән чыгыш ясарга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга хокуклы. Бу хәл Украинага кагылмый күрәсең, димәк, ул үзен бәйсез дәүләт дип санамый һәм көчле күршесе белән сөйләшер өчен башкаларны чакыра. Бу хәл ишегалдындагы кыерсытылган малайның: «Мин хәзер көчле дусларымны чакырып китерәм, күрсәтерләр күрмәгәнеңне!» - дип йодрык селкеп янаганын хәтерләтә.
Әмма «көчле дуслар» юләр түгел, кызык өчен генә алар да мөнәсәбәтләрне ачыкларга алынмаячак, таякның бер башы әләкченең үзенә дә эләгәчәк - ул яклаучыларына бурычлы булып кала да, аның алдында биеп йөри яисә тора-бара аның турында бөтенләй онытачаклар.
Киев хөкүмәтенең Россия белән күзгә-күз карап сөйләшүдән качуы - аның бүгенге халәтендә күршесенә каршы куярлык бернәрсәсе дә булмавы. Әлеге дә баягы газ мәсьәләсенә килгәндә, ул бурычларын түли алмый. Көчле дусларны чакыру бүгенге Украина Хөкүмәтенең көчсез һәм ялгызы гына мөһим карарлар кабул итәргә сәләтсез икәнлеген күрсәтә. МГИМОның халыкара хокук кафедрасы профессоры Д.Лабин сүзләренчә, Киевның мондый белдерүләре үзенең көчсез дәүләт булуын ассызыклый. Әйтик, колониаль бәйлелектән яңа гына арынган дәүләтләр үзләренең суверенлык хокукларыннан тулысынча файдалана алмый, башкача әйткәндә, көтмәгәндә алар башына бәйсезлек ишелеп төшә, ә алар аның белән нишләргә икәнен белми, халыкара мәйданда эшләү тәҗрибәсе юк, ди белгеч. Мисалга, Көнчыгыш Тиморны китереп була. Үз вакытында Австралия бу дәүләткә Индонезия белән мөнәсәбәтләрне ныгытуда, икътисади өлкәдә булышлык күрсәтә. Хәзер шул рәткә Украина да кереп басты.
Украина сәясәтчесе Ю.Городненко, киресенчә, әгәр Россия Украинада кризис хәл ителсен дисә, аңа беренче чиратта Брюссель һәм Вашингтон белән сөйләшүләр алып барырга кирәк, дип саный. Мәскәүгә хуҗалар белән сөйләшергә кирәк, ә башкаручылар белән түгел. Киев чит мәнфәгатьләрне аклау белән мәшгуль. Порошенко тулысынча Көнбатышка бәйле, ул, теләсә дә, үзенә-үзе хуҗа була алмый. Одессадагы, Донбасстагы хәлләргә объектив бәя бирелеп тикшерелсә, бүгенге Украина җитәкчеләре рәшәткә артында булырга тиеш, ди сәясәтче.
Ә халыкара мәйдан - ул Киев мәйданы гына түгел, биредә машина покрышкалары яндырып, күзгә төтен җибәреп кенә булмый. Ишелеп төшкән бәйсезлекне кайсы ягыннан ашый башларга дип баш ваткан бер чорда (ә бәйсезлек ул Порошенко конфетлары гына түгел, капкан саен авызда эреп бармый), аны башкалар тәмләп караячак һәм, билгеле, үз кубызына биетәчәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бу аларның рецепты белән әвәләгән бәйсезлек, хәзер исә Көнбатыш, ничек тели, күпме тели - шулхәтле сындырып алып каба.

Реклама

АКШ алдында тезләнеп...
Ә Украина бүген үк алар алдында биеп йөри инде, ул башаяк бурычта. Күптән түгел социаль челтәрдә пәйда булган бер фото шау-шу куптарган иде. Анда Украина казаклары атаманы АКШның элеккеге илчесе Д.Теффтга тезләнгән килеш кылыч бүләк итә, янәсе, аны казаклар сафына кабул итәләр.
Казаклар йоласы буенча, кылыч тапшырган вакытта Теффт тезләнергә һәм аңа берничә тапкыр камчы белән сугарга тиешләр, киресенчә түгел. Моңарчы алар тарихны буташтыру белән генә мәшгуль иде, янәсе, аларга «москальләр» тарихы кирәкми. Фантазиясе бай булганнарга тарихны матурлау әллә ни мәшәкать тудырмый анысы, баксаң, алар әле үзләренең гореф-гадәтләрен дә белмиләр икән. Тезләнеп кылыч тапшыру - урта гасырларда капитуляцияне, ягъни бөтен хокуклардан ваз кичүне аңлаткан. Украина АКШка үз хокукларын тапшырды булса кирәк, моны ябык ишекләр артында Порошенко конфетлары белән яшерен-батырын чәй эчкәндә сөйләшеп кенә түгел, фотога төшереп бөтен дөньяга күрсәтеп...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: