Шәһри Казан

Эзтабар Рәфыйк Сәлахиев: "Юл салганда каберлекләр килеп чыга"

Кемдер туйдан соң ширбәт аен кайда үткәрергә белми аптыраса, "Ватан" Бөтенроссия эзләнү үзәге хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев 1986 елда, туеннан соң ике атна үтеп, хатыны белән сугыш булган урыннарга экспедициягә чыгып киткән. Кызлары да шәһит киткән солдатларны эзләүгә өлеш керткән.

80дә дә кулыннан көрәк төшми
Рәфыйк Сәлахиев Татар энциклопедиясе институтында гаиләсен туендыру өчен эшләсә, "Ватан" эзләнү үзәгенә күңел кушуы буенча йөри. "Ватан" җәмәгать оешмасы булгач, аның хезмәткәрләренә дәүләттән бер тиен дә түләү каралмаган. Шуңа да монда эшләүчеләрне волонтер дип атарга мөмкин. Юкса, Универсиадада эшләгән волонтерларны җәмәгать транспортында бушлай йөрттеләр һәм "Макдоналдс"та бер тиен түләтмичә ашаттылар.

- Республикада 60нчы еллар ахырында уку йортларында "Кар десант"лары күпләп оешкан. 90нчы елларда, дөньялар үзгәреп, комсомол системасы беткәч, бу эш таркалмасын дип, "Ватан" берләшмәсен оештырдык. Без Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлыларның язмышын ачыклау белән шөгыльләнәбез. Яу кырларына экспедициягә йөрибез, ветераннар белән сөйләшәбез, хәрби комиссариат архивларында мәгълүмат туплыйбыз. Сугыш барган урыннарда хәзер административ бүленеш үзгәрде, күп кенә авыллар юкка чыккан, документ буенча солдатның кайсы авылда күмелгәнен белсәң дә, бүген барып таба торган түгел, - диде Рәфыйк Сәлахиев.
"Ватан" үзәге республикабызның шәһәр-авылларындагы барлык эзләнү отрядларын берләштерә, алар 50дән күбрәк. Һәрберсенең үзенчәлеге бар. Чаллыда "КамАЗ" исемле кечкенә генә, әмма бай тарихлы, тәҗрибәле отряд эшли, сугыш кырларында тапкан әйберләрдән төзелгән музейлары да бар. Быел Чаллыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен ветераннарга Президент шул музейда тапшырган.

Кукмара районының Янил белән Олыяз авылларындагы эзләнү отряды вәкилләре сугышка киткән авылдашларының туганнарыннан сорашып, авылның Хәтер китабын, сугыш еллары ятимнәре турында җыентык та чыгарган.

Яшел Үзәннең 9нчы лицеендә укытучы булып эшләүче 80 яшьлек Әхәт абый Садриев һаман да экспедициягә йөри. Кулына көрәк тотып, яшьләрдән дә уздырып эшли, диләр.

Татарстандагы эзләнү эшләренең берничә үзенчәлеге бар. Беренчесе - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, сугыш кырларында югалган якташларыбызның язмышын ачыклау 60нчы еллардан берөзлексез бара. Икенчедән - яу кырында гына түгел, тылда госпитальдә үлгән солдатларның язмышын ачыклау белән дә шөгыльләнәләр. Татарстанда 80нән күбрәк госпиталь булган. Былтыр шундый солдатларның кабер ташларын фотога төшереп, китап чыгарганнар. Вакыт үтү белән ташлар таушала, язулар уалып, укылмаслык була. Рәфыйк Сәлахиев әйтүенчә, барлык ташларны беръюлы алыштырып бетереп булмый, моның өчен миллионлаган сумнар кирәк. Хәзерге хәлдәгеләре китап аша тарихка кереп калсын, дип тырышалар.

Шундый изге, җаваплы эшкә дәүләт турыдан-туры бер тиен дә күчермәгәнгә, "Ватан" берләшмәсе төрле грантларда катнаша. Әгәр акча таш алыштыру эшенә бирелсә, ул таш алыштыруга гына китә, көндәлек эзләнү хезмәтенә түләү каралмаган.

- Отрядлар ел башыннан район хакимиятләренә, ярдәм сорап, ялынып йөри башлый. "Бу - бик кирәкле эш. Булышырбыз", дип ышандыралар да, билет аласы көн килеп җиткәч, бюджетта акча каралмаган булып чыга. Кайвакыт, акчалары калган булса, ул ел ахырында гына килеп җитә. Шуңа күрә төрле мөмкинлекләр, спонсорлар эзлисең, яшьләр эшләре, мәгариф министрлыгы планнарында каралган чараларга кушылырга тырышасың. Әйтик, "Нижнекамскнефтехим" оешмасы Түбән Камадагы отрядның чыгымнарын акчалата капламаса да, Смоленск өлкәсенә экспедициягә барыр өчен автобус бирә. Багаж күтәреп йөрисе булмый, эзләнү урынында әлеге автобус штаб буларак та хезмәт итә, - диде әңгәмәдәшем.

Һәр отрядның үз эзләнү урыны бар: Новгород, Ленинград, Смоленск, Волгоград, Тверь, Краснодар өлкәләре, Карелия, Белоруссия... Әмма яңа гына оешкан отрядны беркем экспедициягә үзен генә җибәрми, тәҗрибәлерәкләре белән берләшеп баралар.

- Экспедиция - эзләнү эшенең иң югары нокталарының берсе. Дала яки урманга чыгып, ике атна палаткада яшисең. Иптәшләрең белән мәктәптә яки эштә бер төрле аралашсаң, көндәлек авыр экспедиция тормышында алар башка, тагын да яхшырак яктан ачыла, - диде әңгәмәдәшем.

949 кешелек каберлек
"Ватан" берләшмәсе хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев сөйләвенчә, сугыш кырларында солдатларның кашык, кружка, фляжкалары аеруча еш табыла. Кайберләренә солдатлар үз исемнәрен дә язып калдырган була. Бөгелмәдән Яков Шипилов кашыгына адресын, нинди хәрби комиссариаттан кайчан чакырылуына кадәр тырнап күрсәткән.

Реклама

Сугыш булган урыннарда елына дистәләп очкыч табыла. Ленинград, Новгород өлкәләрендәге сазлыклы урыннарда хуҗалык эшләре алып барылмый, бөтен җирне урман баскан. Бәреп төшерелгән очкыч 6-7 метр тирәнлеккә кереп китеп, өсте тигезләнеп, чоңгыл яки күл булып кына калган. Сазлыкны казыганда, суын агызып тору өчен мотопомпалар ярдәмгә килә. Татарстанда сугыш булмаса да, авиация заводында яңа төр очкычларны сыный торган булганнар. Техниканың төзек булмавы яки очучы хатасы аркасында, самолетлар һәлакәткә юлыккан. Шулай һәлак булган йөзләп очучыга багышлап, "Ватан" берләшмәсе аерым китап чыгарган. Басулар сукаланып, иген үстерелсә дә, бүген дә республикада металл эзләгечләр белән очкычларның өлешләрен таба торалар.

- 80 нче еллар ахырында экспедициягә Новгород өлкәсенә йөри идем. Урманга кереп, җирдә кабарып торган әйбер күрсәң, ул кешенең баш сөяге, гәүдәсе булып чыга иде. Хәзер андыйлар җыелып беткән инде. Таяк башына кагылган тимерчыбык - щуп белән 10-15 сантиметр тирәнлектә җирне төрткәләп йөрисең. Ул якларда сугыш бөтен җирдә барган. Шуңа да юл салганда еш кына бернинди карталарда билгеләнмәгән каберлекләр килеп чыга. Андый очракта, аларны казып алып, якындагы авыл зиратына күмәләр, - диде Рәфыйк Сәлахиев.

Былтыр Волгоград шәһәренең яңа микрорайонында, су торбасы салганда, 949 солдат күмелгән каберлеккә юлыкканнар. Анда Чистайдан безнең "Выстрел" отряды да барган иде. Каберлекнең төбендә Кукмара районы Аман-Ошторма авылыннан Габбасов Вәгыйзнең сөякләре һәм "Батырлык өчен" медале килеп чыккан. Архивта медальнең документы да табылган. Сталинград (Волгоградның элеккеге атамасы) сугышы беткәч, эшчеләрдән төзелгән бригадалар солдатларның үле гәүдәләрен шулай бомба чокырларына гына күмеп куя торган була, әмма ул чокырлар бер документта да теркәлмәгән, билгесезләр.

- Эзтабарларлар металл эзләгеч тә куллана, әмма бу эшне һәркем булдыра алмый. Яу кырлары тоташ тимер кыйпылчыкларыннан тора, металл эзләгеч һәрберсенә үзенчә тавыш бирә. Моңа осталык та кирәк, колагың көне буе сызгыруга түзәргә тиеш. Республиканың һәр отрядында берәр булса да металл эзләгеч бар. Кайбер өлкәләрдә зур көрәкләр белән казыйлар, әмма без алай эшләмибез, чөнки вак кына әйберләр югалырга мөмкин. Кечкенә көрәкләр белән эш итәбез, - диде "Ватан" эзләнү үзәге хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев.

Археология ысулы белән эшләгәндә кешенең тән төзелешен дә белергә кирәк. Фәлән сөяк кыйпылгычы фәлән яктан килеп чыккан икән, димәк, ул фәлән буынның фәлән өлеше, дип аералар. Солдатларның исемнәре билгеле булмаган очракта, сөякләрне аеруның мәгънәсе юк та кебек, ләкин аларның барсына да зур ихтирам белән карарга кирәк. Исемле солдатларга тап булсалар, мөмкин булганча аерырга тырышалар.

Казыганда солдатның нинди әйбере табылганы, аның нинди тирәнлектә ятканы - барысы да махсус протоколга языла. Кайбер оста белгечләр киеме, корал, патроннары буенча солдатның кайсы гаскәрләрдә, ничәнче елда һәлак булганын дә ачыклый. "Ватан" берләшмәсе яу кырындагы табылдыкларны мәктәп музейларына да тапшыра.
Илебездәге барлык отрядлар тапкан солдат медальоннары исемлеген төзеп, "Ватан" берләшмәсе ике-өч ел саен "Солдат медальоннарындагы исемнәр" дигән китап чыгара. Берне генә чыгарырбыз, дип уйлаганнар да, инде җиденчесен бастырырга әзерләнәләр. Хәзер компьютер базасында 21 мең табылган сугышчы исәпләнә, китапларга 14 меңе кертелгән, калганнарының белешмәсе тулы түгел: йә кайда күмелгәне, йә кем тапканы күрсәтелмәгән. Ә Интернетта барлык мәгълүмат та урнаштырылган (https://v-ipc.ru, http://old.v-ipc.ru).

Медальоннарның кайберләре укылмаслык хәлгә җитә. Белешмә язуы төреп куелган пеналны саксыз ачып, кәгазьне изеп, үзең тапкан солдатның исемен үз кулларың белән юк итәргә дә мөмкинсең. Медальон язуларын махсус белгечләр укый, "Ватан"да да бар алар. Сугышчының туганнары табылса, аны ватанына алып кайтып күмәргә дә мөмкин. Туган-тумачасы табылмаган солдат җәсәде эзләнү барган төбәктәге хәрби зиратта җирләнә. Кайвакыт шундый очраклар да була: медальон табылып, туганнарга хәбәр ителгәч, алар экспедиция тәмамланганчы ук килеп җитә.

72 елдан соң кайту
Февраль ахырында Лаеш районы Тарлаш авылында Кызыл армия сугышчысы Иван Шестериков җәсәден күмделәр. Аның сөякләрен узган җәйдә Орлов өлкәсендә Суд приставларының федераль хезмәте оештырган "Хәтер вахтасы" чарасы вакытында табалар. Экспедиция барышында 172 кызылармияче җәсәденә тап булып, медальоннары буенча дүртесенең генә, шул исәптән, якташыбыз - 1902 елда туган Иван Шестериковның да шәхесен ачыклыйлар. Ул ТАССРның Столбище районы (хәзерге Лаеш районы) Тарлаш авылыннан армиягә чакырылып, 1943 елның 22 февралендә Орлов өлкәсендәге Кукуевка авылы тирәсендә һәлак була. Мәтам митингында катнашкан Россиянең баш суд приставы Артур Парфенчиков әйтүенчә, бөтен мәгълүматы тутырылган медальон табу - зур уңыш.

Истәлекле вакыйгада катнашкан Татарстан премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, һәлак булган солдатларның шәхесен ачыклау эзләү отрядларын эшкә тагы да илһамландырып җибәрә.

- Фронтка киткән һәр икенче солдат өенә кайтып җитә алмаган. Кайтучыларның да бик күбе сугыштан соңгы елларда вафат булган. Без һәрбесен хәтерләргә һәм хөрмәт итәргә тиеш, - дип ассызыклады премьер-министр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: