Шәһри Казан

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» китабы кытай телендә басылып чыккан

Химмәт иясе - олы җанлы кешеләр турында сүз чыкканда, үлчәүнең икенче ягына язучы Фәнис ага Яруллинның хатыны Нурсөя апаны куям. Бу очракта ул, нигәдер, кемгә караганда да саллырак тоела. Тыйнак, ипле, сабыр булуы өстенә, шуның кадәр батыр да булырга кирәк бит!

Хәер, тәүлекнең 20 сәгатен сызланып уздырып та, 50дән артык китап бастырып чыгарган фидакяр җанга гомер буе җан җылысы, тормыш терәге булган ханым нинди булырга тиеш иде соң? Ул башкача була да алмагандыр. Нурсөя апа әле булса Фәнис абый Яруллинның әдәби мирасын барлап, дөньяга чыгарудан тәм табып яши. Күптән түгел генә язучының көндәлекләрен китап итеп бастырып чыгарып, балаларча бер сөенгән булса, сөенченең икенчесе көтмәгәндә ерак Кытайдагы милләттәшебез Зөлфия апа Чапаевадан килеп иреште. Язучының «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән китабын кытай теленә тәрҗемә итеп, 3000 тираж белән Шиңҗаң халык нәшриятында чыгарган! 1995 елда Казанга килгәч, Фәнис Яруллинның иҗат кичәсеннән алган тәэсирләр этәргеч бирә Зөлфия ханымга мондый зур эшкә тотынырга. Соңыннан очрашкач, әдип аңа әлеге китабын бүләк итеп җибәрә.

Реклама

Китапның нәшире Әбләт Абдулла да кереш сүзендә язучыны «язмыш сынауларында җиңелмәгән батыр йөрәкле, каһарман әдип» буларак тәкъдим итә кытай укучыларына. Татарстанга килеп ирешкән өч китапның берсен Зөлфия Чапаеваның Нурсөя ханымга аталган култамгасы бизи. «Хөрмәтле Нурсөя ханым! Сезнең фидакярлегегез бик күпләрне сокландыра һәм сирәкләрне уйландыра. Мондый адым бик нык ирек көче һәм кешелеклелекне сорый­дыр, билгеле. Мин сезгә никадәр соклансам да, андый фидакярлекне булдыра алмас идем», - дигән ул. Кытай Халык Рес­публикасының Колҗа шәһәренең татар җәмгыяте идарә әгъзасы, Колҗа педагогика университеты доценты Зөлфия Чапаеваның татар класслары ачып, чит кыйтгаларда телебезне сак­лауга керткән өлеше дә шуңа бәрабәр түгелме соң инде? «Бер кулы белән бишек, икенчесе белән җир шарын тибрәтә», - III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында чыгыш ясаганда, гүзәл затларыбызның тормыштагы ролен бәяләп, әнә шулай дигән иде Зөлфия ханым. Инде җир шарын тибрәтерлек кодрәтләре бар икән, менә шулай халык күңелен кузгалтырлык гамәлләр дә килә алар кулыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: