Шәһри Казан

Франциядән җиңү белән

Шушы арада Чаллы шәһәренең 2 нче музыка мәктәбе укучылары Франциядә узган 1Х халыкара фестивальдә катнашып, җиңү белән кайттылар. Анда Россиянең 29 шәһәреннән 500 бала чыгыш ясады. Домрада ялгыз уйнаучылар арасында Эльвина Гатина беренче дәрәҗәдәге диплом яуласа, Адилә Галимова - икенче, Фәридә Әхмәтҗанова өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Ансамбльләр арасында алар...

Реклама

Шушы арада Чаллы шәһәренең 2 нче музыка мәктәбе укучылары Франциядә узган 1Х халыкара фестивальдә катнашып, җиңү белән кайттылар. Анда Россиянең 29 шәһәреннән 500 бала чыгыш ясады. Домрада ялгыз уйнаучылар арасында Эльвина Гатина беренче дәрәҗәдәге диплом яуласа, Адилә Галимова - икенче, Фәридә Әхмәтҗанова өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булды.
Ансамбльләр арасында алар өчесе беренче урынга лаек дип табылды. Кызларның чыгышы жюридагы күренекле француз музыкантларын да сокландырды. Гала-концертта да Чаллы кызларын алкышларга күмделәр. Остазлары Сания Гилихманова әйтүенчә, бу җиңү - кызларның тырышлыклары нәтиҗәсе. Үзенең хезмәте дә эзсез калмады. Аңа Рәхмәт хаты тапшырылды. Чулпан Халитова исә «Яхшы концертмейстер» дипломы белән бүләкләнде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: