Шәһри Казан

Фәридә апага ярдәмем тиде

Балачактан ук милли җырларыбызны яратам. Үземнең туган авылым клубында ук Фәридә Кудашеваның җырлавын тыңларга туры килде. Татар җырларын ул табигатьтән килгән бөтен сәләтен биреп, тылсым көчен файдаланып, беркемне кабатламый, Фәридә Кудашевача гына җырлый иде шул! Ул җырлаганда сәхнәдә көтүләре белән биеп йөрүче бәндәләрне күз алдына да китерү мөмкин түгел иде....

Реклама

Балачактан ук милли җырларыбызны яратам. Үземнең туган авылым клубында ук Фәридә Кудашеваның җырлавын тыңларга туры килде. Татар җырларын ул табигатьтән килгән бөтен сәләтен биреп, тылсым көчен файдаланып, беркемне кабатламый, Фәридә Кудашевача гына җырлый иде шул! Ул җырлаганда сәхнәдә көтүләре белән биеп йөрүче бәндәләрне күз алдына да китерү мөмкин түгел иде.
Безнең авыл бик зур. Заманында аның ике мәчете, ике мулласы да булган. Фәридә Кудашева килгәндә, авылыбызда агачтан һәм таштан салынган зур гына клублар бар иде. Гадәттә концертлар да, күренекле сәнгать вәкилләре белән очрашулар да авылның үзәк урамына урнашкан клубта үтә, Уфа театрларының спектакльләре дә нәкъ шушы - «авылның сәнгать сарае»нда куела иде.
Кайвакытта, концерт тәмамлангач, мәзәк хәлләрне дә күрергә туры килде. Фәридә Кудашеваның концерты беткәч, залда утырган халык та җырчы янына барырга, аңа сорауларын биреп калырга, җавабын алырга ашыкты. Фронтта аягын калдырып кайткан, авыл китапханәсе мөдире булган Җәләлетдин Шәрипов (авыл кешеләре аны Ялай дип йөртә иде), аксый-аксый, Фәридә Кудашева янына килеп тә җитте. Атаклы җырчыга ул көтмәгән сорауны да бирергә өлгерде.
«Синең җырлавың шундый матур, үзәккә үтеп керә, үзең ни өчен җырың кебек үк түгел соң?» - диде ул.
«Уфа юллары пыяла,
Таш булса, таймас иде.
Минем йөрәккәем яна,
Син булсаң, янмас иде»,
- дип үзәкләрне өздереп җырлаган Фәридә Кудашева да югалып калмады: «Миңа яшәү, җырлау өчен шушы матурлыгым да җитә!» - дип җавап бирде ул аңа.
Республиканың һәр районында, зур авылларында концертлар белән йөргән Фәридә Кудашеваны әлеге сорау һич тә аптырашта калдырмады булса кирәк. Халык белән аралашканда аңа башка авылларда да бик күп четерекле сорауларга җавап бирергә туры килгәндер, мөгаен. Бу кечкенә генә вакыйга бөек җырчының ни дәрәҗәдә халыкка якын булуы, аның яшәешен, рухи халәтен яхшы аңлавы турында ачык сөйли. Әлбәттә, ул иң беренче чиратта, аның бик итагатьле кеше булуын раслый.
Моңлы халык җырын тыңларга өметләнеп, мин кайвакытта «Курай», «Татар радиосы», «Болгар» радиоларын ачам. Кызганыч, өмет акланмый. Үзенә яр табалмый интеккән егетнең, елый-елый: «Рестораннарда йөрдем сине эзләп», - дип җырлавын - җанга ятышсыз, бернинди дә әхлак нормаларына сыймый торган «җыр»ны тыңларга мәҗбүр булгач, ирексездән безнең күрше Чишмә районында - Дим буендагы Келәш авылында туып үскән Фәридә апа Кудашева искә төште. Күрәсең, туган җирнең гүзәл табигате, тонык кына аккан Дим елгасы, аның гаҗәпләндерерлек тугайлары, сокландыргыч Келәш авылы аңа рухи көч, җырны кабатланмас итеп башкару сәләтен биргәндер, Фәридә апаны иксез-чиксез моң дәрьясына алып килгәндер. Бу уңайдан Келәш авылы әдәбият аксакалы Сәйфи Кудашның, данлыклы Мостай Кәримнең туган авылы да булуын искә төшереп китү бик урынлы.
Иң беренче чиратта халык җырчыларына, Фәридә Кудашева кебек иксез-чиксез талант иясенә җыр-моң сөючеләрнең хөрмәте зур булуын күреп шатландым-куандым. Әмма миңа үз тормышымда Фәридә Кудашевага карата булган хөрмәтсезлекне дә күрергә туры килде. Мәскәүдән Казанга кайткач, туган ягыма, Уфа каласына самолетта очкан чаклар да булды.
Бервакыт Уфадан Казанга очканда Фәридә Кудашева белән бер үк самолетта кайттым. Мин белмәгән сәбәпләр аркасында, ни өчендер Фәридә апаны озатып барган кеше дә юк, ул Татарстан башкаласы Казанга үзе генә оча иде. Гаҗәпләндергәне шул: бу данлыклы җырчыга билетны самолетның иң арткы рәтеннән сатканнар. Алдагы рәтләрдә буш урыннар да шактый иде югыйсә. Арткы рәттә утыру бик җайсыз, өстәвенә мотор тавышы да булганлыктан, ул стюардессага алгы рәткә күчереп утыртуларын сорап мөрәҗәгать итте. Шунда яшь кенә кыз аңа: «Еще чего, сидите на том месте, указанном на вашем билете!» - дип кычкыра ук башлады. Рус җырчыларын да белмәгән, гомумән, мәдәни дөньядан ерак торган кыз балага кая инде ул Фәридә Кудашеваның кем икәнен белү. Миңа урынымнан торырга, Фәридә Кудашеваны яклап, кызып киткән стюардессаны «тиешле сүзләр» әйтеп «суындырырга» туры килде. Мин алгы рәттә идем, Фәридә апаны үземнең урыныма җитәкләп алып барып утырттым, үзем исә арткы рәткә күчтем.
Бу вакыйга үзе генә дә тормышта булган итагатьсезлек, яшьләрнең олы кешеләргә карата хөрмәте булмау турында сөйли.
Ул чакта Уфа белән Казан арасында кечкенә генә самолетлар оча иде. Казанның иске аэропортына килеп төштек, мин Фәридә апага самолетның бик үк биек булмаган баскычыннан төшәргә ярдәм иттем, әйберләрен күтәрешеп бардым. Аны Казан аэропортында җырчы Рафаэль Ильясов каршы алды. Татарстан артистларының Фәридә апага карата хөрмәте гаять зур булуы аркасында, аны каршылау өчен җиңел машина белән килгәннәр иде. Шуннан соң миңа Фәридә Кудашева белән бер тапкыр да очрашырга туры килмәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: