Шәһри Казан

Фәрит Мөхәммәтшин сәяси көрәш кайнарлыгы, Президент атамасы һәм Украина качаклары турында

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә журналистлар белән очрашты. Анда әйтелгән фикерләрне сезгә дә җиткерәбез.

Партияләр турында
Республика парламентына сайлауларга җиде партия узды. Сәяси көрәш бик кайнар. 14 сентябрь сайлаулар чылбырын башлап җибәрә: быел Дәүләт Советына депутатлар, киләсе елда Татарстан Президентын, ә аннан соң җирле советларга сайлаулар көтә.

Реклама

Республика парламентында «Бердәм Россия», КПРФ, «Справедливая Россия», «Коммунисты России» партияләре актив эшләде. ЛДПРда депутатлыкка кандидатларның партия исемлеген Жириновский үзе җитәкли. Ләкин аның әле килеп күренгәне юк. Татарларны каядыр сөрергә теләүче, авырлы хатын-кыз журналистка әшәке сүзләр кычкыручы Жириновский, белмим, бездә нинди абруй яулый алыр икән?

Президент һәм программалар турында
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкләде, шуның белән үз өстенә зур җаваплылык алды. Республика бюджетының 60 проценты социаль өлкәгә юнәлтелә. Татарстанда 30 программа эшли, болар - балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау һәм башкалар. Моның кадәр программа Россиянең бер генә төбәгендә дә юк.

Халык җыеннары турында
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сайлау алды кампаниясе барышында шәһәрләрдә һәм авылларда халык җыеннары үткәрде, аларда барлыгы 300 мең кеше катнашты, үзем генә дә 24 районда булдым. Җыелышларда халыктан 2,5 мең тәкъдим керде. Авыл халкы кече комплекслы мәктәпләрнең сакланып калынуына сөенүләрен белдерделәр. Рәхмәтен дә, тәнкыйтен дә ишеттек. Кеше бит ул җыелышка сүзен алдан әзерләп килә. Пенсия турындагы законнарның еш үзгәреп торуына зарландылар. Авылларда суррогат спиртлы эчемлекләр сатылуына борчылалар, юллар төзүне һәм төзекләндерүне сорыйлар.Ата-аналарны шул ук бердәм дәүләт имтиханы да борчый, торак-коммуналь мәсьәләләр дә читтә калмады.

Җиңү турында
Киләсе елда Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре турында сораулар яңгырады. Мәсәлән, сугышта һәлак булучыларга һәйкәлләр бар, ә нигә сугыштан кайтып, яраланып кайтып, хезмәт куеп үлгән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлләр юк, дип әйтүчеләр булды. Сугыш ветераннары тәрбия чараларында олы таяныч иделәр, кызганыч, аларның саны кимегәннән-кими. Безгә тәрбия чараларына хезмәт ветераннарын җәлеп итү турында уйланырга кирәк булачак.

Украина турында
Украинадагы хәлләр дә борчый халыкны, качакларга тискәре сүз әйтүче юк. 1920 елларда татарлар Идел буендагы ачлыктан, авырып кырылулардан качып, Донбасска сыенган. Шуның өчен рәхмәтле булыйк! Бүген 1920 елларда киткән татарларның оныклары Татарстанга кайта. Халык җыеннарында йөкләнгән бурычларны үзебезнең программага кертәчәкбез.

Президент атамасы турында
Татарстанда Президент атамасы мәсьәләсендә мин үз фикеремне белдергән идем инде. Россия Дәүләт Думасы Президент атамасы буенча канун кабул иткәндә вәкаләтләрен арттырды дип саныйм. Россия Президенты «Селигер» яшьләр лагерендә, Татарстан халкы республика Президенты атамасын үзе хәл итәргә тиеш, диде. Халык әйткән фикергә каршы килмәячәкбез, аларның фикерен ачыклау ысулын табарбыз дип уйлыйм. Бу мәсьәләне республикада халык җыеннары, сораштыру яки референдум үткәреп ачыкларга әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: