Шәһри Казан

Гаҗәеп үзенчәлекле кеше иде

Язучы Азат Ганиев табышмак булып кала бирә. Тормышы да, иҗаты да. Ул вафат, әмма ышанасы килми аның юклыгына. Нәр­сәдер өметләндерә. Менә килер дә Казанга, барча әдәбият сөючеләрне ниндидер көтелмәгән яңа әсәре белән таң калдырыр кебек тоела ул миңа.

Гаҗәеп тә үзенчәлекле ке­ше иде бит ул. Башкалар кебек дәүләт-партия челтәрендә хезмәт куймады, үзе авылда торды, мич чыгарып, төзү-төзекләндерү эш­ләре белән көн күрде... Тагын кайсы язучы шулай яши алган? Әйе, Азат Ганиевның яшәү рәвеше күп­ләрне гаҗәпкә калдыра иде, төрле сүзләр дә чыккалады.
- Биредә күзгә ташланып торган бер нәрсә бар: безнең илдә язучылар берлеккә ашкыналар, ә чит илдәгеләр алай күмәк­ләшмиләр! - дип аңлаткан Азат бу җитешсезлекне.
Миргазиян Юныска, Г.Тукай премиясе белән бү­ләк­лә­нү уңаеннан жур­налист­лар белән очрашуда, татар әдәбиятының киләчәген билгеләүче язучыны кем дип әйтер идегез, дигән сорау биргәннәр иде.
- Татар әдәбиятын югары биеклекләргә күтәрә алучы талантлы шәхес бар, ул - Азат Ганиев! Тик нидән­дер, соңгы вакытта аның иҗаты күренми башлады... - дип җавап биргән иде күренекле язучы.
Бу мәкаләне язу максаты да менә шул тоткарлануны аңлату теләгеннән туган иде. Алай зурдан купсам да, язучының үзеннән башка гына бу сорауга тулы җавап биреп булмаячагын чамалыйм мин, әлбәттә. Әмма тормышын күрсәтү дә күп әйберне төшенергә мөмкинлек бирер кебек.
Кыскасы, язучы гомер иткән Әлмәт районындагы Габдрахман авылына барып, Мөхәммәтганиевларның тормышы белән таныштым мин. Йортын-ихатасын күр­дем, тормыш иптәше Җә­милә Мөхәммәтганиева бе­лән сөйләштем. Хатыны бел­ми тагын кем белсен язучыны!
Оста
- Бер йортта торсак та, аерым яшәдек: аерылган идек без, - диде Азатның җәмәгате сүз башында ук. - Азат белән танышуым Алабугада эшләгән чагымда килеп чыкты. Язучылар белән очрашуга барган идем, ул да бар иде анда. Азат бик тиз тотты эшне - күп тә үтмәде, кушылдык без. Аның миңа кадәр дә хатыны булган, дүрт ел торсалар да, балалары булмаган. Аерылуын рәсмиләштерүгә, язылыштык. Шулай итеп, мин Габдрахман авылына күчтем, мәктәптә укыта башладым. Аның аерым ихатасы һәм кечкенә генә дүрт почмаклы агач өе бар иде - шунда сыендык. Ул бит оста. Агач өйгә терәп, таштан йорт төзеп куйды. Заманына күрә зур гына үзе, кирәкле җаен да булдырды: коесын ясап, суын кертте, балаларга уңайлы булсын дип, мунчаны да өйдә үк корды... Әйтәм бит, эшкә оста кеше иде ул. Техниканы яратуын әйт инде! Әйе, машина җене дә кагылган иде аңа. Үз кулы бе­лән машина да ясап куйды бит әле. Арбасын да җыйды. Шуңа утырып, җәен җиләккә, чик­ләвеккә, гөмбәгә йөри идек. И-и, балаларның сөенүләрен күр­сәгез икән!.. Дүрт елда өч балабыз туды: ике малай, бер кыз... Уйлап карыйм да, кияүгә чыккач, иң бәхетле елларым булган икән шул вакытлар, дигән нә­тиҗәгә ки­ләм мин... Агач өйне сүтик, дигән идем дә, Азат тидертмәде, шунда иҗаты белән шөгыльләнде. «Язган чагымда миңа песи караса да, язуны ташлыйм мин!» - дип аерым утырды, өйне сүттермәде.
Бүләктәге «бүләге»
Азат бер мәлне, Габдрах­маннан күчәргә кирәк, дигән фикергә килде. Ул, бер уйласа, очына чыкмыйча туктамый - кирелеге үзеннән алда туган. Монда нефть суыр­гач, газы да чыга, ул сәламәтлеккә бик зыянлы, имеш. Чыгып китте бу сәяхәткә, саф һавалы авыл эзләп. Нурлат районында Бүләк исемле авылны табып кайтып төште. Бик матур урында, урман эчендә урнашкан икән. Күченеп киттек. Кечкенә нарасыйлар белән кая барасың, сез калыгыз, үзе генә китсен, йөрер-йөрер дә әйләнеп кайтыр әле, дип үгетләделәр мине шул чакта. Әмма мин тыңламадым акыллыларны, ир артыннан хатын да иярергә тиеш, дип кузгалдым инде. Елга якын яшәдек без анда. Миңа эш табылды, мәктәптә физкультура дә­ресләре алып бардым. Без кеше өендә яшәп тордык. Азат, мич чыгарып, акча юнәтә иде. Берсендә шулай эштән кайтып киләм, ни күрим, безнең өй янында халык җыелган... Йөрәгем жу итеп китте. Морҗадан кара төтен чыгуын күреп җыел­ганнар икән. Чаптым өйгә. Җәйнең эссе көнендә янгын чыгармакчымы әллә, дип атылып керсәм, мич янында кием-салым ягып утыра бу. Өске киемнәребез дә, аяк киемнәребез дә калмаган, хәтта балаларныкы да... Искене бетерсә, яңаны алыр өчен тырышыбрак эшләргә мәҗбүр булачакбыз, янәсе. Бу хәлне әтигә хәбәр иткән идем, ул килеп, балаларны үзләренә алып кайтып китте. «Син безне тыңламадың - теләсәң нишлә, ә балаларны бетерергә бирмибез», - диде ул миңа.
Фаҗига
- Яшь чагында ул, поезд астында калып, бер аягын тездән түбән өздергән булган. Инвалид булганга, «Ока» машинасы бирделәр аңа. Без шул машина белән авариягә эләктек бит. Әлмәт язучылар берлеге рәисе белән Казанга җыенганнар болар. Рәиснең хатыны, әйдә, Җәмилә, без дә барабыз, дип кыстагач, утырып чыккан идем мин дә. Кире кайтканда, тегеләрне төшереп, Әлмәткә кер­гәндә зур машина белән бәрелештек. Минем умыртка сөягем сынган иде, шактый интектем, кырык көн буе хастаханәдә генә яттым. Ә Азат, башта ыңгырашкалап йөрсә дә, хастаханәгә бармады. Яратмый иде ул табибларны. Шунан соң эчә башлады ул. Болай да аракыга битараф түгел иде анысы. Хәзер инде ныклап тотынды. Бусы гел бәла булды инде, шуннан китеп тә барды. Аракы барысын да җиңә: инде менә Азат нинди тискәре кеше иде - аны да екты әнә. Урамдагы эчкечеләр чебен кебек сырып алалар иде йортны. Ул бит юмарт иде, мөмкинлеге булса, беркемне дә кире бормады... Берсендә, узган елның октябрь ае бу, күршеләрнең берсе кергән дә, Азат абый ишекне дә ачмый, шакыганга җавап та бирми, ди. Алдагы көнне күршедә мунча кереп чыкканын белә идем, шунда күп эчкәндер, дим. Ахыр чиктә өйне ачып керсәк, ни күрик: идәндә ята бу. Салкын тими мөм­кин түгел, суык көз бит тышта. Карышса да, «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, хастаханәгә җи­бәрдек үзен. Анда табибларны шаккатырган инде ул. Әйтәм бит, хас­таханәне күралмый иде Азат. Рәтләп рентген ясарга да ирек бир­мәгән тегеләргә. Югый­сә, үпкәсенә бик нык салкын тигән булган үзенең. 20 октябрьгә каршы төндә җан бирде. Иртән хас­таха­нәдән хәбәр ит­кәч, гел каушап киттем. Бервакытта да чирләп йөргәнен күргән булмады ич. Чыннан да, башка әгъ­залары чиста-таза хәлдә булып чыкты. «Мин туксанга хәтле яшәячәкмен!» - дип, юкка гына әйтмәгән икән. Майда җитмешен тутырган иде, октя­брьдә китеп барды менә. Гел көт­­мә­гәндә-уй­ла­­ма­ганда югалттык шул Азатны. Балалар бик хәс­рәтләнде инде.
Шулай дуамал булса да, юксындыра ул. Истән чыкмый. Азат табигатьне бик ярата иде, бакчада да, ишегалдында да агачларны күп үстерде. Шуларга карап утырырга ярата иде. Без әрәмәлектә яшибез бит, ди иде, сокланып. Үткән ел яз көне әйткән сүзе йөрәктә калган: бер иртә ишегалдына чыккан да бу, тәрәзә аша мине чакыра: «чык әле, чык, Җәмилә, агачларның шарт-шорт итеп яфрак ярганын тыңла әле. Мондый могҗизаны бүтән күрә алмассың - елына бер генә була ул», - ди... Менә шуны тагын кемнән ишетергә мөмкин?
PS. Азат Ганиевның соңгы елларда язган әсәрләре кергән китабы «Су Сылу» дип атала. Китапка гадел бәя бирелер дигән өметтә калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: