Шәһри Казан

«Гаилә» мәчете төзелә

Совет районының Җәүдәт Фәйзи урамында «Гаилә» мәчете төзелеше бара. Эшләрне «Интеллект-строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара. Дивар һәм манара күтәрелгән инде. Айлы гөмбәзләр ясалган, алар шушы көннәрдә урнаштырылачак. «Гаилә» мәчетен «Халыклар дуслыгы» гыйбадәтханәсе дисәң дә ялгыш булмас. Төзелештә татарлар, руслар, чуашлар, молдованнар, үзбәкләр катнаша. Мәчетне Универсиадага өлгертү ниятләнелә. Җ.Фәйзи урамындагы «Мирас»...

Реклама

Совет районының Җәүдәт Фәйзи урамында «Гаилә» мәчете төзелеше бара. Эшләрне «Интеллект-строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара. Дивар һәм манара күтәрелгән инде. Айлы гөмбәзләр ясалган, алар шушы көннәрдә урнаштырылачак. «Гаилә» мәчетен «Халыклар дуслыгы» гыйбадәтханәсе дисәң дә ялгыш булмас. Төзелештә татарлар, руслар, чуашлар, молдованнар, үзбәкләр катнаша. Мәчетне Универсиадага өлгертү ниятләнелә. Җ.Фәйзи урамындагы «Мирас» спорт комплексында күнегүләр узучы спортчылар янәшәдәге «Гаилә» мәчетенә килеп, гыйбадәт тә кыла алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: