Шәһри Казан

Гамәлдәгесеннән – нәтиҗәләр, яңасына – теләкләр

Дәүләт Советының IV чакырылыш депутатлары V чакырылышка үз теләкләрен житкерде

Сентябрь башында республиканың сәяси тормышында зур вакыйга көтелә - V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. 11 июньдә сайлау кампаниясенә рәсми старт бирелде инде. IV чакырылыш депутатлары исә соңгы утырышларын июль аенда уздырачак. Узган бишьеллык халык ышанычлылары өчен нинди инициативалар, кануннар белән истә калган? Алар үз эшчәнлекләренә нинди бәя бирә, киләсе чакырылыштан ниләр көтә? Журналист Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА аларга шул сораулар белән мөрәжәгать итте.

Римма РАТНИКОВА, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, парламентның депутат этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссиясе рәисе:
- Бик нәтиҗәле эшләгән чакырылыш булды бу. Узган биш ел эчендә депутатларыбыз кабул иткән барлык кануннарны тиз генә санап чыгу мөмкин түгел. Шунысын гына әйтә алам: бу - тормыш үзе таләп иткән кануннар, күбесе халыкның депутатлар белән очрашуларында яңгыраган тәкъдим, теләкләрне истә тотып кабул ителде.
Шулай да бу чакырылышта минем өчен иң истә калганы республиканың Дәүләт гимны текстын раслау булгандыр, мөгаен. Өстәвенә, миңа иң яхшы гимн тексты проектына игълан ителгән бәйгене уздыру комиссиясен җитәкләргә туры килде. Кабул ителгән текстны бик уңышлы дип саныйбыз. Депутатларның барысы да аны ятлап, мөһим дәүләт чараларында җырларга өйрәнде.
Депутат этикасы буенча комиссия рәисе буларак та әйтер сүзем бар. Барлык депутатлар да толерант, тәртипле, культуралы, актив булсын, парламент, комитет утырышларына даими йөрсен иде, дигән теләктә калам. Кызганычка, тормышта гел шулай гына булмый. Бу чакырылышта депутат этикасы кагыйдәләрен бозучылар да табылды. Депутат эшчәнлеге һәрвакыт күз уңында. Әгәр ул кайдадыр тупас җавап бирә яки сайлаучысы фикеренә колак салмый, үз сайлау округында эшләп җиткерми икән, бу хакта шунда ук мәгълүм була. Аллага шөкер, мондый фактлар очраса да, күп булмады. Киләсе чакырылыштан югары дисциплина көтәбез.
Алда катлаулы сайлаулар кампаниясе тора. Ул сайлауларга кагылышлы законнарның либеральләшүе шартларында уза, көрәш бик җитди булачак. Киләсе чакырылыш Дәүләт Советына көчле депутатлар узар, алар республиканың тотрыклы үсешенә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Реклама

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Бу чакырылышта иң истә калган законнарның берсе - үзем җитәкләгән эшче төркем белән берлектә эшләнгән «Татарстандагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» законга үзгәрешләр кертү турында»гы канун. Гамәлдәге канунга 922 нче елның 21 маенда Болгар дәүләтендә Ислам диненең рәсми кабул ителүе турындагы төзәтмәне керттек, хәзер бу бәйрәм ел саен аның нигезендә билгеләп үтелә. Шул ук атап үткән канунга Ураза гаетен Татарстанда бәйрәм көн дип игълан итү турында өстәмә кертелүне зур вакыйга булды дип саныйм. Бу хактагы закон проектын безнең комитет эшләп тәкъдим иткән иде. Әлеге канунның кабул ителүе республикада дини бәйрәмнәр арасында балансны саклау ягыннан да әһәмиятле. Тагын бер мөһим закон татар телен дәүләт теле буларак куллануга кагыла. Анысын 2012 ел азагында кабул иткән идек. Россиядә рус телен дәүләт теле буларак куллану турында федераль закон бар, ул барлык субъектларда да гамәлдә. Ике дәүләт теле гамәлдә булган Татарстанда ни өчен әле татар телен дәүләт теле буларак файдалану турындагы канун булмаска тиеш?! Без бу законда татар халкы кулланган өч төрле имлага да игътибар иттек. Киләчәктә бу закон нигезендә республика программасы кабул ителеп (бәлки Мәгариф министрлыгы кысаларында булыр ул программа), мәктәпләрдә бу өч әлифба өйрәтелергә тиеш, дип саныйбыз. Аны белмичә торып, без үзебезнең тарихыбызны өйрәнә алмаячакбыз.
Татарстанның мәгариф турындагы яңа кануны да бу чыгарылышта кабул ителде. Законга әле беркайчан да аерым һөнәр ияләренә, сез менә шул кадәр хезмәт хакы алырга тиешсез, дигән маддә кертелгәне юк иде. Бу законда, ниһаять, шуңа ирештек. Укытучыларның хезмәт хакы республикадагы уртача эш хакыннан ким булырга тиеш түгел, дигән статья кертелде. Бу бик яхшы яңалык. Шушындый яңалыкны мәдәният өлкәсенә дә кертергә иде. Быел - Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы. Киләсе елда Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Әдәбият, мәдәниятне үстерү өчен, иң беренче чиратта, мәдәният хезмәткәрләренә зур игътибар бирелергә тиеш. Бүген аларның уртача хезмәт хакы 14 мең сум гына.
Авылларны саклау бүген безнең иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Моның өчен Татарстан авылларын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасын кабул итсәк, яхшы булыр иде. Мин аны күптәннән күтәреп киләм, аңлый башладылар, әмма карар кабул итә алганыбыз юк. Киләсе чакырылышта Татарстан авылларын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасы кабул ителсә, ул зур казаныш булыр иде.

Ислам ӘХМӘТҖАНОВ, ТР Дәүләт Советы депутаты:
- Республикабыз моңарчы икътисадта үзенең ныклы сүзен әйтеп килде һәм килә. Узган 2013 елда Татарстан синтетик каучук җитештерүне - 7,9 процентка, полистирол җитештерүне 26,2 процентка арттыра алды. Инвестицияләр җәлеп итүдә, төзелештә, машина төзелешендә горурланып сөйләрлек эшләребез күп. Ел саен Татарстан федераль казнага 750 млрд сумнан артык салым күчерә. Ә үзебезнең Татарстан бюджетына 170 млрд сум кала. Яңа сайланган парламент, Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә, Мәскәүгә күчерелә торган салым күләмен берникадәр киметә алса, моны җиңү рәвешендә кабул итәр идек.

Фәрит МИФТАХОВ, ТР Дәүләт Советы депутаты:
- Бу чорда республика өчен мөһим кануннар күп кабул ителде инде. Социаль сәясәт комитет әгъзасы буларак, халыкның социаль-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгәннәре, халык күңеленә барып җитә торганнары минем өчен аеруча якын. Аннары «Татарстандагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» законга Ислам дине бәйрәмнәренә кагылышлы үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертүне аерым әйтәсем килә. Аның берсе 922 нче елның 21 маенда Болгар дәүләтендә Ислам диненең рәсми кабул ителүен бәйрәм итүгә кагылса, икенчесе Ураза гаетенең Татарстанда бәйрәм көн дип игълан ителүе булды.
Киләсе чакырылыш депутатларына теләкләрем шул: халык белән тыгыз эшләсеннәр, гел халык арасында булсыннар. Алар, без депутатларны дөрес сайлаганбыз икән, диярлек булсын. Аннары халык ышанычлылары һәр конфессия вәкиле белән тыгыз эшләргә тиеш. Сайлаулар алдыннан гына мәчетләргә, чиркәүләргә йөреп, аннары бирегә аяк та басмауны дөрес хәл дип санамыйм, һәрвакыт аралашып яшәргә кирәк. Яңа чакырылыш шулай ук Татарстанга, бүгенге үсеш ритмын төшермичә, алга барырга ярдәм итсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: