Шәһри Казан

Гариплек йогышлы чир түгел

Зарлансаң, зарланып туймаслык дөньяда яшибез. Акча да җитми, сау­лык та хөрти, балаларга күп кирәк. Бар сөйләшү зардан торган чор. Буа районы Күл Черкене авылында яшәп, заманча иҗат белән кайнаган, гарипләр арбасында утыручы Лилия Сәләхетдинованы тыңлагач, оялып куярсың, билләһи. Лилиянең бу көннәрдә Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән басылган "Ярдәм" китабы...

«Бүтәннәргә карап гыйбрәт алам»
- «Ярдәм» мәчетенә реабилитация үтәргә чакырдылар мине, авылда гына яшәп күнеккән күңел юл сумкасын тутырганда әллә ниләр уйлады: анда мине ничек кабул итәрләр? Кеше арасында артык йөк сыман, кемгәдер борчу тудырмаммы, янәсе. Мәчеткә килгәч, вакытлыча яшәү өчен урнашкан бүлмәмдә күршеләрем дөм сукырлар булып чыкты. Әле бер почмакка барып төртеләләр, әле икенче җиргә сөртенәләр... Йомышларын үтәү өчен бәдрәфкә дә үзләре генә бара алмый, ярдәм көтеп утыручылар бар. Аларны күргәч, Раббым, мең шөкер, кеше көтеп утырмыйм, үз көнемне үзем күрәм, дип, догалар кылдым, - дип елмаеп сөйләде ул.

Лилия гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әнисенә Лилияне тапканда 43 яшь була. Дүрт кыз артыннан алар малай тууын зарыгып көтәләр... Элек бит УЗИлар булмаган, кызмы, малаймы икәнен түгел, сау-сәламәт буласын да алдан әйтә алмаганнар. Яңа туган сабыйны Балалар клиник хастаханәсенә китергәч тә, табиблар: «Сукыр, саңгырау була, калдырып чыгыгыз,» - дип, «акыллы» киңәшләрен бирәләр. Әтисе, ачуланып, дүрт баланы тәрбиялибез, бишенчесенә генә көч җитәр, - дип алып кайтып киткән. Нәни вакытта аңа ДЦП дигән диаг­ноз куялар һәм дәвалаучы да булмый. 18 яшьтә, Казанга килгәч кенә, «несовершенный остеогенез» (халык телендә «хрустальный человек», ягъни «бәллүр кеше») дигән диагноз куялар. Ә остеогенезны 14 яшькә кадәр дәвалау мөмкин булган икән бит!

- Табиблар ялгышы язмышны хәл итә икән шул, - ди Лилия. - Ә без бит сигез яшькә кадәр, бернинди табибка күренмичә, өйдә дәваландык.

Мәктәпкә керергә вакыт җиткәч, коляска кирәк була башлагач кына хастаханәгә бара алар. Хәзер дә чираттагы медицина тикшеренүен үтәргә кирәк булганга гына бара ул табиблар янына. Медосмотр үтәргә барсак та, чират утырып көн уза, картының да, яшенең дә үз йомышы, чиратсыз үтеп булмый, дип зарланып куйган булса да, заман белән тигез атлаучы Лилия иҗат дөньясында кайный. Инвалид хатын-кызлар арасында уздырылган «Татарстан Энҗеләре» чибәрлек бәйгесендә катнашып, призлы урын яуларга да, «Ярдәм» мәчете каршында оешкан волонтерлык оешмасында, Буа районында «Ак калфак» иҗат оешмасының, мөслимәләр клубында да иң активларның берсе булырга да, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә дә катнашырга өлгерә.

«Уңайлы мохит» дигән реклама роликларын карап утырганда, ризасызлыгын да белдереп алды:

- Уңайлы мохит бар ул, юк дияргә тел әйләнми, әмма күпчелеге «пандус» исемен генә йөртә. Гарипләр арбасы белән үзең генә берничек тә менә торган түгел, бик текә ул пандуслар. Алдан тартып, арттан этеп йөртсәләр генә барасы җиреңә барып җитәргә була. Күперләрдә ясалган пандусларда алгы көпчәк сыймый, арткысы гына сыя, ул пандусны да гарипләр арбасын да шул ук бер хөкүмәт ясый, югыйсә. Минем аңлавымча, ниндидер дәүләт стандарты булырга тиештер дә бит. Башкалабызның кайбер мәчетләрендә, гарипләр арбасында туристлар килсәләр, мәчет эчен күреп чыгу түгел, намаз укырга теләгәндә, икенче катка менеп тә җитеп булмый. Бу җәһәттән башкалабызда, «Ярдәм» мәчетендә генә бөтен уңайлыклар тудырылган. Районыбызда «Тургай» сәүдә комплексында да пандуслар булдырдык, гарипләр генә түгел, яшь балалы аналар да коляска белән кибетләргә йөри ала хәзер. Буа шәһәрендә урамнарда да йөрү җайлашты, Аллага шөкер.

Лилия урта белемне өйдә ала: «Авыл җирендә көненә өчәр укытучы килә, шөгыльләнергә аерым бүлмә юк, берсе дәресне укытып бетерүгә, икенчесе ишек кага. Әти‑әнигә рәхмәт, алар сабыр булды», - дип искә ала «кыңгыраулы мәктәп елларын» ул. Тугызынчы сыйныфтан соң имтиханнар тапшыргач, бик еш кына башы авырта башлау сәбәпле, бер елга укуын туктатып торырга туры килсә дә, Лилия тик утырмый, мәчеткә йөреп, дини белем үзләштерә. Чыгарылыш имтиханнарыннан соң, сыйныфташлары кебек югары белем алырга нияте булса да, юлда йөрү, такси яллау кебек мәшәкатьләр кире уйларга мәҗбүр итә аны.

«Иҗатка әдәбият укытучысы этәрде»
- Дәресләрдә бирем бирәләр бит, шигырь язып карарга дип. Яздым. Укытучыма ошады,»гәҗиткә бирик,» - ди. Минем тагын шигырьләрем бар, дип, элегрәк язганнарын да күрсәттем. Шуннан гәҗитләргә басыла башлады, бәйгеләрдә катнашып, урыннар яуладым, эстрада җырчылары минем күңел кичерешләрен зур сәхнәгә алып менделәр. Җыр текстлары өчен махсус заказ бирүчеләр дә булды.

Шигырьләре бераз туп­лангач, китап бастыру теләге туа.

- Эчтән генә корт кимерә бит, шигырьләремне китап итеп күрәсе килә. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Алар гозеремне тыңладылар, иганәче таптылар, райондагы эшмәкәрләр ярдәме белән, «Иҗатымда минем тормышым» дигән беренче китабым басылды, - ди Лилия.

Буа якташлык җәмгыяте ярдәме белән, 2013 елда «Күңелем көндәлеге» шигъри җыентыгы басыла.

.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: