Шәһри Казан

Гарәп егете Абдурахман Ба Бораик: «Кар-бозны суыткычта гына күргән кешеләр без»

Ба Бораик Абдурахман Мөхәммәд - Казан энергетика институты аспиранты, студентлар лидеры, «Гарәп студентлары берлеге» оештырган чарларның үзәгендә кайнаучы кеше.

- Абдурахман, Казанга ияләнеп беткәнсездер инде?
- Әлхәмдүлиллә! Йәмән башкаласы Сана шәһәреннән Казанга килүемә тугызынчы ел. Миннән озаграк яшәүчеләр дә бар. Алар рус, татар кызларына өйләнеп биредә калдылар. Мин Казанны яраттым. Бигрәк тә Кабан күле буена төшеп утырырга яратам. Дөрес, башта ияләнә алмыйсың. Чит тел, ят йолалар, үзгә һава торышы - кыскасы, сине әйләндереп алган бар нәрсә яңа. Яңадан туган кебек, бөтенләй башка дөньяга эләккән сыман буласың. Мин «телсез» килдем. Әйтик, кибеттә йөрисең. Үз фикереңне, ни теләгәнеңне әйтәсе килә - тел юк. Русча «Әйе», «юк», «Мин русча белмим», «Сез инглизчә белмисезме?»дән кала берни белми идем. Алты ай буе КХТИда тел өйрәндем.

- Җитмәсә, чит җирдәге авырлыклар өстенә, сагыну да кушылса...
- Бөтенесе килеп өелә. Сагындыра да. Елавын еламадым анысы, әмма әти-әни, абыйлар-апалар, эне-сеңелләр сагындырды. Әзерлек курсларында укыганда, юк, булдыра алмыйм икән, дигән чаклар да булды. Төннәр буе утырып укый, тәрҗемә итә идек. Кулда һәрвакыт сүзлек. Шул кадәр тырышып та, укытучы синең интеккәнеңне, өйрәнергә азапланганыңны аңламый. Укытучыбыз безгә рус телен белгән кешеләргә караган кебек карый иде. Бер яктан, бу ярдәм дә иткәндер. Без бер самолетта алты студент килдек. Беребез түзә алмады, кире кайтып китте. Тулай торак уку өчен бик кыен. Студентка берни кирәкми, укырга гына кирәк. Ә бүлмәдә өч, дүрт, биш кеше яши башласа, анда уку кайгысы калмый. Берсе керә, берсе чыга. Берсе музыка тыңлый. КХТИ тулай торагында без дүрт кеше яшәдек. Энергоинститутта ике кеше.

...Аннан соң үзебездәге җылы җитми иде. Салкын һава торышына ияләнергә кирәген аңлый идек анысы. Үзебез белән җылы кием дә алып килдек сыман, әмма аның файдасы бик тимәде. Укырга киткәндә, шкафтагы бөтен әйберне кат‑кат киеп бетереп китәбез. Кичен кайтып, шкафны шул киемнәр белән тагын тутырып куябыз (рәхәтләнеп көлә. - Р.Ф.) Курткалар, җылы ботинкалар сатып алдык.

- Ризык талымлап интектегезме?
- Монда бездәге тәмләткечләр юк. Без теләсә нинди ризыкны тәмләткеч белән ашарга гадәтләнгән. Казанда тәмләткеч белән ашарга бик яратмыйлар да. Без аларны килгәндә үк үзебез белән алып килдек.

- Уку өчен ник Россияне сайларга булдыгыз?
- Кем яхшы укый, республика, шәһәр, район буенча уздырылган бәйгеләрдә беренче урыннарны ала - алар өчен чит илләрдә укыр өчен аерым урыннар бар. Мин шул форсаттан файдаландым. Мәктәпне тәмамлап, үзебездәге Америка институтында бер ел инглиз теле өйрәнеп, сертификат алганнан соң, Россиягә килдем. Миңа Кытай, Россия, Японияне сайлау мөмкинлеге бирелде. Япониядә уку бик катлаулы булыр дип уйладым, чөнки физика, математикадан имтиханнарны инглиз телендә бирергә кирәк. Без аны мәктәптә өйрәнмәдек. Кытай белән дә барып чыкмады. Мин биредә укып кайткан элеккеге студентлардан сораштырдым. СССР таркалгач, берара проблемалар булды, хәзер юк, укырга теләгең булса, син анда яхшы белем ала алачаксың, диделәр.

- Гадәттә, үз илеңә каникулга кайтканда ниләр планлаштырасың?
- Китәр алдыннан бөтенесен бөртекләп уйлыйсың. Дусларны күрермен, аларга бусын сөйләрмен, тегесен сөйләрмен дисең... Чөнки чит илдә алган тәэсирләр дөнья кадәр: чаңгыда шууны гына сөйләсәң дә үзе бер тарих. Кырык тапкыр егылып, кырык тапкыр торып кара әле! Яраттым чаңгыны. Хәзер инде бер тапкыр да егылганым юк. Бозны да суыткычның туңдыргычында гына күргән кешеләр бит без. Карны беренче тапкыр Мәскәүдән Казанга килгәндә поезд тәрәзәсеннән күрдек. Шаккаттык! Икенче дөньяга эләккән кебек булдык. 40 градус салкында ничек яши икән монда кешеләр диештек.

- Өйдәгеләреңне ни кызыксындыра?
- Иң беренче сорау: русча иркен сөйләшәсеңме инде хәзер, диләр. Кар ничек диләр? Батареяләр җылы анда дибез инде. Аңлатабыз.

- Сезнең гаиләдә тагын кемнәр бар?
- Әлхәмдүлиллә, 11 бала без. Алты кыз, биш малай. Иң кечкенәбез 18 яшьтә. Ул җырчы булу турында хыяллана. Интернетта язмалары да бар. Мин - тугызынчы бала. Миннән соңгы бер кыз, бер малайның әлегә үз гаиләләре юк. Башкалары өйләнешкән, кияүгә чыккан. Иң олы абыем Мисырда укыды, шунда яши. Ул фильмнар өчен сценарийлар яза. Бик мәшһүр кеше. Аннан соңгысы - апам. Ул ире белән Бөекбританиядә яши. Магистратурада укыды, шунда калды. Аннан соң да өч апа - аларның берсе медлабораториядә эшли, берсе әнием кебек математик, берсе әтием кебек филолог. Аннары икенче абый, ул компьютерлар буенча эшли. Бер ир туганым Мисырда аспирантурада укый. Миннән зурысы - инглиз теле буенча белгеч. Аннан мин. Миннән соңгысы инглиз теленнән тәрҗемәче булачак.

- Шәхсән үзең дә олы гаилә турында хыялланасыңмы?
- Юк. Хәзер инде шартлар башка. Элек бала тәрбияләү җиңелрәк булган.

- Сине дә гаиләле кеше дип беләм. Туегыз ничегрәк үтте? Нинди йолалар үтәдегез?
- Әйе. Мин икенче курстан соң бер кыз белән ярәштем. Бездә мондагы кебек очрашып йөрү дигән әйбер юк. Читтән генә күзәтәсең, туганнарың аша сораштырасың. Ошаса, барып ярәшәсең. Мин беренче тапкыр кызның өенә әти белән бардым. Әти: «Улыбызның сезнең кызыгызга өйләнергә нияте бар», - диде. Кызны чакырып чыгардылар. Мин булачак хатынымны беренче тапкыр шунда күрдем. Бер‑ике минут сөйләшеп тордык. Бездә матурлык беренче урында түгел. Ул яхшы, сине аңлый торган, балаларга әни булырлык, тәрбияле кеше булырга тиеш. Бер елдан соң туй булды. Туйда иң кызыгы, миңа калса, кунакларның күп булуы. Мин үзем 1300 чакыру кәгазе бастырдым. Бөтенесен дә таратып чыктык. Туйга бик күп кеше килде. Иң якын туганнар гына да 150ләп булгандыр. Туйда кияү кызганыч. Ул көне буе бөтен килгән кунак белән дә күрешеп кочаклашып чыга. Бусы иң авыры. Кичкә арып бетәсең. Килгән кунаклар чәй, кофе эчеп, татлы ризыклар авыз итеп, музыка тыңлап утыра. Ә бу вакытта кәләшнең үзендә аерым туй бара. Анда хатын-кызлар җыела. Кич белән туй кунаклары таралышкач кыз йортына барып, кызны алып кайтасың.

Мине хәзер иң сөендергәне - хатыныма да Казан бик ошый. Хәтта монда төпләнеп калуга да каршы түгел.


Абдурахман Халыклар дуслыгы йортында узган гарәп мәдәнияте чарасында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: