Шәһри Казан

Газ исенә исереп...

Халыкны бу көннәрдә газ исенә буылып үлүчеләр турындагы хәбәрләр тетрәндереп кенә тора. 3 декабрь көнне генә әле Казанның Чехов урамындагы бер йортта, газ исенә буылып, 20 һәм 22 яшьләрендәге ике кыз үлгән иде. Алар белән бергә яшәүче өченче кыз исә могҗиза белән генә исән калган. «Алар янында мин дә булырга...

Реклама

Халыкны бу көннәрдә газ исенә буылып үлүчеләр турындагы хәбәрләр тетрәндереп кенә тора. 3 декабрь көнне генә әле Казанның Чехов урамындагы бер йортта, газ исенә буылып, 20 һәм 22 яшьләрендәге ике кыз үлгән иде. Алар белән бергә яшәүче өченче кыз исә могҗиза белән генә исән калган. «Алар янында мин дә булырга мөмкин идем бит», - ди дусларын югалтканлыгына чын йөрәктән кайгырган кыз. 22 яшьлек Лилия апасына килгән булган ул көнне. Кич белән кайтып китәргә җыенган кызны апасы, ни сәбәпледер, җибәрмәгән. «Кызларның агуланып үлүләренә газ колонкасының яки газ торбасының төзексезлеге гаепле булырга мөмкин, - ди газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче «Жилищник» үзәге вәкиле Илназ Бәйрәмов. Инде килеп - тагын фаҗига. Бу юлы ТРның Алексеевск районының Алексеевск бистәсендә 32 яшьлек ир-ат һәм 27 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәләре табылган. ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар газ казанында тарту көченең булмавы нәтиҗәсендә агуланып үлгәннәр.
Болардан нәтиҗәләр ясап, газ казаннарын, колонкаларын вакытында тикшертеп торсагыз иде, җәмәгать.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: