Шәһри Казан

Гөлшат апа рухы гел шат булсын

Минзәлә төбәгеннән чыккан күренекле каләм әһелләрен барлаганда беренчеләрдән булып Рәшит Гәрәй, Габделхәй Сабитов, Салисә Гәрәева, Газиз Мөхәммәтшин, Марс Шабаев, Фәннур Сафин, Ренат Суфиев (Роман Солнцев), Фәнзаман Баттал исемнәрен атыйлар.

Алар арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хатын-кыз язучылар арасыннан беренче булып Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева үзенә бер. Аның зурлыгын, шигъриятенең тирәнлеген, колачлылыгын аңларга теләгән кешегә Г.Зәйнашева шигырьләренә язылган йөзләгән җыр арасыннан нибары «Менәргә иде Урал тауларына» (Мансур Мозаффаров көе), «Китмә, сандугач»ны (Рөстәм Яхин көе) йә булмаса еллар дәвамында Татарстан радиосыннан гимн урынына агылган «Туган җирем - Татарстан» (Александр Ключарев көе) җырына туктау да җитәр кебек. Әле бит шулар өстенә кемдер башлауга ук күтәреп алырга әзер торган «Күл буена килсәң иде», «Яшь гомер», «Сәяхәтче җыры», «Үз илемдә» кебек күңелгә уелган дистәләгән җырны атап булыр иде.

Реклама

Беренче әдәби-музыкаль җыен
Тумышы белән Сарман районыннан булса да, балалык, мәктәп, педагогика көллиятендә үткән яшьлек еллары Минзәлә яклары белән бәйле шагыйрәнең. Шуңа да анда Гөлшат Зәйнашеваны искә алу көннәрен зурлап уздырдылар. Ул укыган Югары Тәкермән һәм Хуҗәмәт мәктәпләрендә (1939 елда Югары Тәкермән башлангыч мәктәбен, ә 1942 елда Хуҗәмәт җидееллык мәктәбен тәмамлый) кызыклы, мәгънәле очрашулар булып үтте, истәлек такталары куелды. Кайбер бюрократик киртәләрне уңышлы гына үткәндә, озакламый Минзәлә педагогика көллиятендә дә мемориаль такта ачылыр дигән өмет бар, диләр.
Очрашуда шагыйрьне күреп белгән, якыннан аралашкан авылдашларының, озак еллар дәвамында бер казанда кайнап, иҗатташ дуслар булып яшәгән Казаннан килгән бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләре - Флюра Сөләйманова, Мәсгут Имашев, Кирам Сатиев, Искәндәр Биктаһиров, Фәнзаман Баттал, Нәҗибә Сафина, Әминә Имашева, шагыйрәнең авылдашы яшь җырчы Нәсимә Дәүләтова һ.б.ның катнашуы үзе үк бу бәйрәмнең дәрәҗәсен арттыра иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сара Садыйкова исемендәге иҗтимагый фонд рәисе Әзһәр Хөсәенов һәм Г.Зәйнашеваның кияве, юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган юристы Рафаил Шакирьяновның әлеге чараның беркөнлек кенә түгел, ә елның-елында даими үткәрелеп баручы олы бер хәрәкәткә әверелдерү теләге белән Минзәлә районы җитәкчеләренә тәкъдим белән килүләренә әллә ни озак вакыт үтмәгән. «Безнең максат бирегә килеп Гөлшат апаның җырларыннан торган концерт бирү генә түгел, ә аның исемен мәңгеләштерү, әдәби мирасына бәя бирү, күңелдә булган истәлекләрне яңарту, яшь буынга аның иҗатын пропагандалау иде. Шөкер, Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әдәби-музыкаль җыен (ул алга таба да шулай аталачак) үткәрү турындагы тәкъдимнәребезне район хакимияте ике куллап күтәреп алды. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Әлеге бәйрәмне ел саен шулай бергәләп апрель-май айларында уздырачакбыз дип сөйләштек», - ди Әзһәр Хөсәенов. Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә зур эш башкарылган. Март-апрель айларында олысы-кечесе, ягъни бакча балаларыннан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр бөтенесе бер булып, Г.Зәйнашевага багышланган иҗади бәйгедә катнашкан. Хуҗәмәт мәктәбе дә читтә калмагандыр. Чөнки чыбыркысын иңенә салган Шомбайны да, зәңгәргә ак бөрчекле күлмәген кигән Гөлшат исемле яшь кызның үзен дә очраттык без анда. Илдус Шаһиев җитәкчелегендәге «Минзәлә» мәгълүмат үзәге «Балачагым моңлы бер җыр иде» дигән документаль фильмны шулай ук әлеге чарага махсус өлгерткән. «Эш барышында Гөлшат апаның никадәр олпат кеше булуына үзебез дә хәйран калдык. Безнең иң зур табышыбыз - ул да булса, Гөлшат апа турында күңелләрендә матур истәлекләр саклаучы кешеләр бик күп», - ди Илдус әфәнде.
Сүз дә юк, очрашуга килгән Фәүзия апа Зарипова да шундыйларның берсе иде: «Гөлшат апа турында сөйләр сүзләрем бик күп, чөнки ул мине бишектә тирбәтеп үстергән кеше, - дип башлады ул сүзен. - Аның миндә, 1939 елда 4 нче класста укыганда яздым, дип тамгаланган, латин хәрефләре белән бик матур итеп язылган истәлеге саклана. Мин ул вакытта ике яшьтә булганмын. Без алар белән бик аралашып яшәдек. Мохания апа тегүче иде. Без сеңлем белән, курчакка дип, калган ситсыларга бара идек. Берничә гаилә бергә-бергә җыелышып, кыш чыгарга безнең күршедәге әбигә килә торган иде. Читен заманнар. Утын юк... Гөлшат апа Казанга киткәч тә, араны өзмәдек. Кайткан саен урамнарны җәяүләп бергә урап чыга торган идек. Тәкермәннәң бөтен җире аны хәтерләтә, бөтен җире аны сагына. Гөлшат апаның шигъри җаны да Тәкермәнен җирсеп йөдәгәндер, юкса
Моңлы кебек казлар кычкыруы да,
Фермадагы атлар пошкыруы да,
Ерак басуда трактор сөрүе дә,
Кара төнне ярып этләр өрүе дә...
Барысыннан да моңлы көй агыла кебек,
Йөрәгемнең парәсенә кагыла кебек,
- дип язар идеме икән?»

Соң булса да, уң булсын...
Искә алу чаралары көннең икенче яртысында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры бинасында дәвам итте. Бу бина да Гөлшат апаны яхшы хәтерли. Биредә аның «Кем гүзәл?», «Язмышлар һәм ялгышлар», «Яшел сумка», «Бәхет кошым», «Комиссия килгәч» кебек спектакльләре уңыш белән барган. Тагын куярга да ниятләре юк түгел. «Хакимияттә дә сөйләштек, Гөлшат апаның куелмаган пьесалары булса, киләсе елга чыгарыр идек», - ди театр директоры Роберт Шәймәрданов.
«Гөлшат Зәйнашеваның җыр шигърияте: тематика, төп мотивлар, сәнгати тасвир» дигән темага диссертация яклаган Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанованың да әйтер сүзләре шактый иде. Моңа кадәр булган һәр ике мәктәптә дә ул Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган монографиясен һәм авторефератын бүләк итеп калдырды.
- Гөлшат апа газетада аның турында язмам чыккан саен сөенеп шалтырата, хатлар яза торган иде. Аның белән очрашкан вакытларда: «Сеңлем, булдыра алырсыңмы, җиңеп чыгарсыңмы икән? Зур эшкә тотындың», - диде. Һәм һәрвакыт уңышлар теләп торды. Үз хәлен үзе белгәндер, бахыркай. «Мин үлгәнче яклый гына алсаң ярар иде», - диде. Ни кызганыч, шулай туры килде: аны соңгы юлга озатып 5 ай үткәннән соң якладым», - ди Дания ханым, истәлекләре белән уртаклашып.
Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әдәби-музыкаль җыен үз югарылыгында иде. Чыгыш ясаган Минзәлә муниципаль район хакимият башлыгы урынбасары Фаиз Зәкиҗан улы Вагыйзев тә район халкының Гөлшат апа белән горурлануларын белдерде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: