Шәһри Казан

«Голос»та тагын татарстанлылар таң калдыра

«Беренче канал»ның иң рейтинглы тапшыруын «Голос»ны халык зур түземсезлек белән көтеп ала. Җомга җитүгә, телеэкраннар каршына килеп утыручылар аз түгелдер, мөгаен. Узган елны шундый илкүләм проектта үзебезнең татар кызлары - Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина финалга чыккач, кызыксыну тагын да артты.

Ә быелгы «Голос» тапшыруында Татарстан Республикасыннан катнашучылар булырмы икән? Ничек кенә буласы әле: сайлап алу туры тәмамланмаган да, ә бүгенге көндә катнашучылар арасында инде биш татарстанлы бар!
Аларның күбесе хәзерге вакытта Мәскәүдә яши, билгеле, әмма барыбер алар өчен җан атабыз, ничек кенә булса да, безнекеләр инде - Татарстаннан бит.
Сайлап алу турын иң беренче булып 23 яшьлек Язилә Мөхәммәтова үтте. Менә аны без чын-чынлап якташыбыз дип әйтә алабыз. Язилә Чаллыда туып үскән, бүгенге көндә Казанда яши, КФУда укый, шулай ук читтән торып ГИТИСта да белем ала. Динә Гарипова кебек үк, Язилә Мөхәммәтованың да остазы Александр Градский булачак. Түбән Камадан булган 21 яшьлек Алена Тойминцеваның исә туган шәһәрендә инде күптәннән булганы юк икән. Бүгенге көндә җырчы кыз Мәскәүнең сәнгать мәктәбендә укыта, җырлар яза. Голливудта үткән конкурста вокал буенча дөнья чемпионы титулына лаек булган. Түбән Кама кызы Леонид Агутин төркемен сайлады. Казанда туып үскән 31 яшьлек Тина Кузнецова да бүген Мәскәүдә яши, фольклор белән шөгыльләнә, шуңа да ул үзенә Пелагея төркемен якын дип тапкан. Чын исеме Христина булган җырчы кыз Мәскәүнең «Zventa-Sventana» фольклор коллективында катнаша, Россия эстрадасы йолдызларына җырлар яза, ә 2008 елда ул «Триумф» яшьләр премиясен алган булган. 25 яшьлек Румия Ниязова да, тумышы белән Татарстаннан булса да, инде күптәннән Мәскәүнеке. Ул «Клуб» һәм «Светофор» сериалларында төшәргә дә өлгергән, «Russian Travel Guide» телеканалында алып баручы булып эшли. Румия, төрле шәһәрләрдә йөреп, илнең истәлекле урыннары турында сөйли. «Голос» та исә ул Александр Градский төркеменә эләкте. «Голос»ның бу сезонында катнашучылар арасында бер егет тә бар әле. 25 яшьлек элеккеге түбәнкамалы Артур Кириллов та хәзер Мәскәүдә яши. Артур Россиянең МВД оркестрында җырлый, ә күптән түгел генә аны Мария театры каршындагы яшь җырчылар академиясенә чакырганнар. Артур МГУны тәмамлаган. Аның инде «Беренче канал»ның «Две звезды», «Один в один» тапшыруларында кушылып җырлаучы буларак чыгыш ясау тәҗрибәсе дә бар икән. Ә «Голос»та ул үзенең түбән тавышы белән Пелагеяны әсир итте.
Быелгы «Голос»та Татарстаннан менә шундый егет-кызлар көч сынашачак. Дөрес, сайлап алу туры әле дәвам итә, шуңа күрә, катнашучылар арасында республикабыздан тагын җырчылар булмас дип тә әйтеп булмый...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: