Шәһри Казан

Гөр килде ярминкә

12-16 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә залында Татарстанның мәдәни тормышында көтеп алына торган зур вакыйга «Арт-галерея. Казан» булып үтте. Алтынчы тапкыр уздырылучы ярминкә Россия һәм БДБ илләренең төрле төбәкләреннән килгән 200гә якын сынчы-рәссам, итекче-читекчеләр һәм чүлмәкче-күлмәкчеләрне бер түбә астына җыйды.

Араларында кемнәр генә юк. Әнә, Дагыстаннан килгән Гимбат Гимбатовлар нәселләре белән, ягъни 12 нче буын рәттән көмешчеләр икән. Бабалары элекке заманнарда ук патша сарае исеменнән чит илләрдә үз товарларын күрсәтә торган булганнар. «Мин чын-чынлап ювелир. 5 кызым бар, - дип шаярта Гимбат ага. - Олы кызым 4 яшьтән кул арасына керә башлады. Тимерчыбыкларны бөккәндә куллары суелып чыга торган иде. Мәктәптә укыганда да бирелеп, үҗәтләнеп эшләде. Кулына акча бирмәдем, иллә мәгәр эшләгәненә күрә саклык кассасына үзенә тиешлесен күчерә бардым. Кияүгә чыкканда үзе эшләп тапкан 157 мең сум акчасы бар көмешче кызымның», - ди әти кеше горурланып. Ә буыннан буынга күчеп килгән осталык чыннан да сокланырлык. Беләзек һәм алкалары, көмеш эшләнмәләре чын шәркыйча.
Тамашачы Пермь шәһәренең Микроминиатюра музее экспозициясен дә кызыксынып карады. Монда күрсәтелгән экспонатларның аналогы дөньяда юк, диләр. Чыннан да Н.Лесковның «Сулагай»ындагы дагаланган борчаны, А.С. Пушкинның дөге ярмасына язылган шигырь юлларын, энә күзенә дә сыярлык филләрне тагын кайда күрәсең!
Чын сәнгать әсәре тууның шаһитлары булу да, иманым камил, сирәк була торган хәл. Шуңа күрә үзенең тарихи әсәрләре белән танылу алган рәссам Рөстәм Хуҗин тирәсеннән дә ярминкәнең буеннан-буена халык өзелеп тормады. Ап-ак киндергә беренче буяуны салганнан алып эшен төгәлләгәнче игътибар үзәгендә булды ул. Башкача була да алмый. Чөнки халык алдында майлы буяулар белән эшләүче бердәнбер рәссам иде ул. Ә сюжеты узган җәйге пленердан Уралдан ук «ияреп кайткан»: Уралтау итәкләрен сурәтләүче табигать күренеше. Янәшәсенә килеп сүз катучылар арасында да кемнәр генә булмагандыр: озын-озаклап тарихны «сүтүче»се дә, авторның теге яки бу эшен сатып алырга теләүчесе дә.
Төркиядән килгән Мәхмәд Али Доган белән Тәймур Агалы оглы бертөркем төрек рәссамнарының эшләрен тәкъдим итте. Тәрҗемәче кирәк булмады, Тбилисида туып үскән Тәймур әфәнде ул вазифаны үз өстенә алды. Казанга килү аның өчен яшьлегенә кайту белән бер иде булса кирәк. «Бу яклар миңа бик кадерле. 1978 елда студентларның төзелеш отряды белән без биредә «Шифалы су» шифаханәсендә эшләдек. Аннан солдат хезмәте дә Стәрлетамакта узды минем», - ди ул. Алар тәкъдим иткән күргәзмәдә Төркиянең төрле югары уку йортларында рәсем сәнгатен укытучы профессорлар Хәсән Пәкмәзҗи, Бәдри Караягмур һәм Нур Гокболыт һ.б. мәшһүр кылкаләм осталарының эшләрен күрергә була иде. Рәссамнарны Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсендә дә кабул иттеләр. Кунакларга Татарстан рәссамнарының каталоглары бүләк ителде. «Төрек рәссамнары 6-7 остаханәдә булып, төрле юнәлештә иҗат итүче рәссамнарыбыз белән очрашты. Кунакларыбыз бик канәгать калды. Мондый дустанә, иҗади багланышлар дәвамлы булырга охшап тора», - ди ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.
Санкт-Петербургтан килгән график рәссам Юрий Штапаков осталык дәресендә күрсәткән техника монотипия дип атала иде. Аның тирәсендә дә олысы-кечесе умарта күче урынына кайнады. Чөнки ул теләге булган һәркемгә үзен рәссам буларак сынап карау мөмкинлеге бирде. Дивар буйлап кибәргә тезеп куйган эшләргә караганда, җанында рәссам очкыны йөртүчеләр бихисап икән.
Ә менә Сәмәркандтан килгән Валерий Поваринис исә тәкъдим иткән 20дән артык эшнең һәммәсен Казанда язган. 2-3 ай дәвамында Татарстан башкаласында узган иҗади командировкадан алган тәэсирләр хакында иркенләп сөйләшсәң дә урынлы булыр иде! Монысын әлегә икенче юлга калдырып торыйк.
«Арт-галерея»ны халык сәүдә мәйданы булган өчен генә түгел, ә аралашу, тамаша кылу, проект кысаларында мавыктыргыч бәйгеләрдә, осталык дәресләрендә катнашу мөмкинлеге биргән өчен дә үз итә. Шуңа күрә дә аны оештыручылар елдан-ел яңадан-яңа осталарны җәлеп итәргә, кызыклы чаралар уйлап табарга тиештер дә. Ә быелгысын әле озаклап искә алачакбыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: