Шәһри Казан

Әгәр сүзебезне ишетмәсәләр...

Узган атнаның шимбәсе вакыйгаларга бай булды. Татар һәм рус милләтчеләре һәркайсы үз телен яклап мәйданга килде. Иң әүвәл көндезге сәгать 10нар тирәсендә Ирек мәйданына плакатларын күтәргән Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре җыелды. Алар төрле тематикага караган шигарьләре белән һәркайсы мәйданда аерылып торырга тырышты. Бераз соңрак, ике обой озынлыгы язылган плакатлары белән,...

Реклама

Узган атнаның шимбәсе вакыйгаларга бай булды. Татар һәм рус милләтчеләре һәркайсы үз телен яклап мәйданга килде. Иң әүвәл көндезге сәгать 10нар тирәсендә Ирек мәйданына плакатларын күтәргән Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре җыелды. Алар төрле тематикага караган шигарьләре белән һәркайсы мәйданда аерылып торырга тырышты. Бераз соңрак, ике обой озынлыгы язылган плакатлары белән, аларга «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләре дә килеп кушылды. Яшьләр башта үз пикетларын рус милләтчеләренең митингы янәшәсендә - ТР Дәүләт Советы янында уздырырга ниятләгән булган, тик соңгы мизгелдә полиция хезмәткәрләре, шәһәр хакимиятеннән рөхсәт юклыгын аңлатып, аларны кире борган. Плакатларга «Татар телен «Рус мәдәнияте җәмгыяте» басымыннан яклыйк!», «Татарстанда татар телен һәркем белергә тиеш», «Чын тигезлек мондый: 50 процент - рус, 50 процент - татар теле!», «Ә беләсезме, Рязаньда татар телен белү мәҗбүри түгел!» ише шигарьләр язылган иде. Кояш астында үзләре ясаган «Үз телемдә белем алырга телим», «Татарча укыйсым килә» дигән язулар күтәргән ике сабый да басып торды.
Рус митингы исә һәркемне барабаннар кага-кага каршы алып торды. Рус яшьләреннән Дмитрий Павлов, микрофон алдына чыгып: «Без, милләтеннән һәм яшәү территориясеннән бәйсез рәвештә, туган теленә, туган мәдәниятенә һәркемнең хакы булган зур илдә яшәргә телибез. Татарстан - Россиянең бер өлеше! Татарстан ул - Россия!» - дип чыгыш ясады. Ахырдан «Рус мәдәнияте җәмгыяте» җитәкчесе Михаил Щеглов резолюция проектын тәкъдим итте. «Татарстанның балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен татар телен өйрәнү мәҗбүрияте кертелә, ә тугызынчы сыйныфтагылар өчен, милләте кем булуына карамастан, татар теле буенча БДИ бирүне таләп итү каралган. Болар Татарстанның мәгариф өлкәсенә карата ике төрле стандартлар куллануы турында сөйли», - диде ул. Һәм: «рус телен дә, татар телен дә дәүләт телләре буларак өйрәтүне ике сәгать кенә калдырырга. Ә тел һәм әдәбият өйрәнүгә каралган калган өч сәгатьне кайсы тел файдасына сайларга икәнен хәл итүне ата-ананың үзенә калдырырга кирәк», - дигән тәкъдим белән чыкты. Соңыннан, Татарстан хакимиятен күздә тотып: «Әгәр сүзебезне ишетмәсәләр, көрәшнең башка юлларына күчәргә, мәсәлән, Универсиадага бойкот игълан итәргә мәҗбүр булачакбыз!» - дип янады.
Сүз уңаеннан, узган җомгада Чаллы иҗтимагый хәрәкәте лидеры Зиннур Әһлиуллинга суд булды. Узган җәйдә Чаллыдагы рус митингына комачау иткәне өчен, аны бер елга шартлы рәвештә хөкемгә тарттылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: