Шәһри Казан

Грипп октябрь-ноябрьдә көтелә

Салкын көз айларына да озак калмады. Шуның белән бергә салкын тиюләр һәм грипп сезонына да аяк басабыз. Дөрес, җәй айларында да салкын тидерүчеләр күп булды, әмма инде сентябрьдән үк ОРЗ белән авыручыларның артуы көтелә. Ә менә Россиядә грипп белән авыручылар октябрь-ноябрь айларында күбәергә мөмкин.

Бу турыда «Интерфакс»ка Роспотребнадзорның җитәкчесе, РФнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко хәбәр иткән. Г.Онищенко әйтүенчә, Россиядә быел грипп эпидемиясе булырга мөмкин, шуңа күрә, башка илләрдәге кебек үк, моңа әзерлек чаралары күрелә башлаган инде. «Без алдан ук вакциналар эшләп чыгарабыз: олыларга һәм балалар өчен махсус. Вакциналар төрле төбәкләргә җибәрелә башлады да инде», - ди ул.
Баш санитар табиб әйткәнчә, әле август ае гына булса да, грипптан саклану чараларын күрә башларга җирлек бар. АКШның 9 штатында дуңгыз гриппының яңа вирусын йоктырып авыручылар күзәтелә башлаган. Биредә бүген инде йөзләгән кеше авырый. Шуларның 225е - балалар. Дөрес, әлегә бары 8 кешене генә хастаханәгә алып китәргә туры килгән.
ОРЗ белән авыручыларның сентябрьдә үк артуы, каникуллар бетеп, укулар башлану, балаларның мәктәпләргә, студентларның уку йортларына кайтулары белән дә бәйле. Г.Онищенко билгеләп үткәнчә, бу - ел да күзәтелә торган күренеш.
Гриппка каршы вакцинаны сентябрь ахыры - октябрь башларында ясый башларга ниятлиләр. Узган елны федераль бюджет хисабына 32 млн россиялегә прививка ясалган булган, тагын 5 миллионга якынын корпоратив бюджет хисабына кадаганнар. Роспотребнадзорның нәтиҗәләре буенча, узган елны көз һәм кыш айларында көчле грипп эпидемиясе күзәтелмәгән булган.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: