Шәһри Казан

Гриппның котырган чагы

Узган атна ахырында Казанда грипп белән авыручылар саны артык күбәеп китүе турындагы хәбәр килеп ирешкән иде инде. Җитмәсә, мәктәпләрдә кышкы каникуллар тәмамланып, балаларның уку йортларына кабат җыелган, бер-берләре белән ныклап аралаша башлаган вакыты да әле. Бу атна башында тагын да куркынычрак хәбәр алынды. Казанда дуңгыз гриппы белән авыручыларның саны 30га...

Реклама

Узган атна ахырында Казанда грипп белән авыручылар саны артык күбәеп китүе турындагы хәбәр килеп ирешкән иде инде. Җитмәсә, мәктәпләрдә кышкы каникуллар тәмамланып, балаларның уку йортларына кабат җыелган, бер-берләре белән ныклап аралаша башлаган вакыты да әле. Бу атна башында тагын да куркынычрак хәбәр алынды. Казанда дуңгыз гриппы белән авыручыларның саны 30га җиткән. Бу хакта Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов белдерде. Әмма кешеләр күңелендә инде моннан 3-4 еллар элек үк курку тудырган дуңгыз гриппының болай артып китүеннән әллә ни куркырга кирәкми, ди ул. Дуңгыз гриппы бүгенге көндә массакүләм үпкә ялкынсынуына һәм үлем очракларына китерми.
Тик бер дә борчылмыйча да мөмкин түгел. 30 очрак - лаборатория шартларында ачыкланганнары гына, чынлыкта дуңгыз гриппы белән авыручыларның саны күбрәк дигән сүз бит инде. «Дуңгыз гриппы кечкенә балаларга һәм олы яшьтәгеләргә «ябышмый». Аның белән, нигездә, эшкә яраклы яшьтәге буын авырый. Ә аларның сәламәтлекләре нык булу сәбәпле, бу гриппны җиңел кичерәләр», - ди Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы. Дуңгыз гриппы гадәти грипптан әллә ни аерылмый һәм вирусларга каршы препаратлар белән дәвалана, дип белдерә ул. Авыру катлауланып, үпкә ялкынсынуына китергән очраклар өчен Казан хастаханәләрендә 300 дән артык урын әзерләп куелган инде. 11 нче хастаханәдә балалар өчен тулы бер бүлек тә әзер тора. «Температуралары югары күтәрелеп, сулыш алулары авырлашкан кешеләр кичекмәстән хастаханәгә салынырга тиеш», - дип белдерә Рамил Әхмәтов.
Сүз уңаеннан: Татарстан буенча алып караганда, бүгенге көнгә дуңгыз гриппыннан үлүчеләр 2 кеше. Алар арасында казанлылар юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: