Шәһри Казан

«Гыйлемгә мәхәббәтле кеше тапмадым...»

Үзенең гомерен сайлаган һөнәренә багышлап, тормышның башка якларын игътибардан читтә калдырган кешеләр һәр заманда да очрый. Эш белән беррәттән гаилә коруны бер үк югарылыкка куйган, үзеннән соң нәсел калдыруга зур игътибар биргән татар халкында да андыйлар, күп булмаса да, очрый.

Бөтен энергиясен, көчен тулаем һөнәри эшчәнлеккә сарыф иткән, гомерен эшкә багышлаган кешеләр арасында галимнәр аеруча күп. Моның сәбәбе фән дигән мавыктыргыч дөньяга башка берәүне кертергә теләмәүдәме, гаилә кору, балалар үстерү төп эшчәнлегенә зыян сала дип караудамы яисә үзен йотып алган эшчәнлекнең башка өлкәләргә вакыт та, урын да калдырмавындамы, һәр очракта үзенчәдер.
Сүзебез шундый ялгызакларның берсе - энциклопедик галим Каюм Насыйри турында.
Педагог, этнограф, лингвист һәм фольклорчы буларак танылган К.Насыйрины белмәүчеләр юктыр. Ләкин аны күбрәк башкарган эше буенча беләләр. Тормыш юлына багышланган хезмәтләрдә дә нигездә К.Насыйриның фәнни-педагогик эшчәнлеге турында сөйләнә, ә шәхси тормышы күләгәдә кала. Каюм Насыйри белән якын аралашып яшәгән татар зыялылары язып калдырган истәлекләрдә галимнең бик авыр тормышта яшәве турында әйтелә. Гаяз Исхакый хәтта: «Ул чын мәгънәсендә бәхетсез тормыш кичергән», - дип тә язып калдырган. Бу бәхетсезлеге, беренче чиратта, аның, гаилә җылысын күрмичә, ялгызлыкта яшәве белән бәйледер. Чөнки һөнәри эшчәнлектә аны бәхетсез дип әйтергә һич кенә дә тел бармый.
Г.Исхакый язуынча, Каюм 1865 елда фәкыйрь генә бер ятим кызга - Казанның ямщик Мәсәгыйть кызы Зөһрәгә өйләнгән була. Гаилә тормышы бик уңышлы чыккан, хатыны тиз арада яхшы хуҗабикәгә әверелгән. Әмма бу гаиләле, бәхетле тормыш озакка сузылмый, бер елдан соң, бала тапканда, хатыны үлеп китә. Каюмның шуннан соңгы гомере ялгызлыкта уза. Галим Мөхәммәт Гайнуллин, истәлекләргә таянып, Насыйриның хатынын бик яратуы, бер генә ел булса да бәхетле яшәп калуы турында яза. Язмышның бу ачысы Габделкаюмга бик нык тәэсир иткән - ул, Исхакый сүзләре белән әйткәндә, «кая барырга белмәенчә, тиле кеби калган вә бик күп еллар хатынының үлүе, ялгыз калуы уе берлә килешә алмаган». Хатынына булган мәхәббәтен, хөрмәтен ятим калган балдызын тәрбияләүгә, аны укытуга сарыф иткән. Г.Исхакый шулай итеп ул бу кызны үзенә хатынлыкка әзерләгән дип саный. Бик матур, акыллы булып үсеп җиткән кыз, көннәрдән бер көнне, икенче берәүгә ябышып чыгып, өйдән качкан. Шушы вакыйгадан соң, Каюм абзый өйләнү уеннан бөтенләй ваз кичеп, буйдак тормышы кичергән. Аның бөтен байлыгын да, гаиләсен дә газиз баласыдай якын булган китаплары алыштырган.
Буйдак кешеләрнең күбесе кебек, К.Насыйриның да тормыш-көнкүреше бик үк җайга салынмаган була. Җитмәсә, күршеләрендә ут чыгып, галимнең бөтен яшәешен бер мизгелдә юк итә - китапханәсе, җиһазлары янып юкка чыга, ул, бер күлмәк-ыштаннан килеш, ут зәхмәтеннән чак кына качып котыла. Бигрәк тә китаплары, әле басылырга өлгермәгән кулъязмалары юкка чыгу аның рухын сындыра. Үзенә карата мөнәсәбәтнең төрлечә булуы (аның сәерлегеннән көлеп йөрүчеләр дә очраган), алып торган китапларын кире китереп бирмәүләре кешеләргә булган ышанычын югалта. Кайбер истәлекләрдә Насыйриның үзенә килгән кешеләргә бик сак, берәр китап-мазарымны урламагайлары дип каравы турында язалар. Бервакытны ул хәтта шәкерте Гөлнар ханым (Ольга Лебедева) белән Төркиядән килгән «Икъдам» газетасының мөхәррире Җәүдәт бәккә, үзенең өстәлендәге пәкесе белән уйнап утырганын күреп: «Пәкене куй, шулай уйнап утыралар да пәкемне урлап китәләр», - дип кисәтү дә ясый.
Каюм Насыйри янына татар зыялылары күп йөри торган була. Кемдер аннан киңәш, кемдер китап сорап торырга килә. Бигрәк тә медицина буенча мәгълүмат сорап килүчеләр күп була. Ул аларның һәрберсенә теге яки бу авыруны ничек дәваларга икәнен өйрәтеп җибәргән. Кайберәүләр, бигрәк тә шәкертләр, Каюм бабадан әҗәткә дип акча да алып торганнар. Әмма күп очракта алар аны кире кайтарып бирмәгәннәр.
К.Насыйри янына еш килеп йөрүчеләр арасында тумышы белән хәзерге Биектау районының Мәмдәл авылыннан булган, Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң озак еллар Киров өлкәсенең Смәел авылында мулла булып торган Мөхәммәтзыя Бәхтияров та була. Ул әле Мәмдәлдә яшәгән чорда ук математика, астрономия дәреслекләре һәм мәңгелек календарь төзеп бастыра. Шул вакытларны киңәш сорап остазы Каюм агага килеп йөри. Бәхтияров язуынча, Насыйри баба бик гади яши, бөтен фатиры китап һәм кулъязмалар белән тулган була. Яшь мулланың хәтерендә иң уелып калганы - Каюм ага утырган тәбәнәк кенә өстәл янындагы стенага зур хәрефләр белән язып куелган «38 ел эшләдем, ләкин гыйлемгә мәхәббәтле кеше тапмадым» дигән сүзләр була. Гомере буе алны-ялны белми эшләп тә, ахыргы көннәрендә төшенкелеккә бирелгәнме галим? Бәлки гыйлем алуның чиксезлеген күрсәтергә теләгәндер ул.
Ни кызганыч, кешеләргә хезмәт итүгә багышланган гомер ялгызлыкта тәмамлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: