Шәһри Казан

Гүзәл Яхина: “Зулейха открывает глаза” романы буенча фильм төшерсәләр, шат булыр идем"

Үзенең "Зулейха открывает глаза" дигән тәүге китабы белән "Большая книга» дигән милли әдәби бүләккә лаек булган, «Ел китабы» конкурсында җиңү яулаган Гүзәл Яхина Мәскәүдән китап укучылар белән очрашырга кайтты.

Китап нәшриятында ул журналистлар белән аралашты. Әлеге очрашулар Мәскәүнең "Пушкин китапханәсе" фонды оештырган "Большая книга - встречи в провинции» иҗади проекты кысаларында узды.

Гүзәл узган атнада әбиләренең туган ягы Байлар Сабасында китабын тәкъдир итүе хакында сөйләп алды.

- Сабада очрашу аеруча дулкынландырды. Минем әби белән бабам Сабада мәктәптә эшләгәннәр. Әбием Рәйсә Шакирова - Президент Рөстәм Миңнехановның да укытучысы булган. Әле бу турыда башка җирдә әйткәнем булмады. Аларның укучылары Сабада да яшиләр. Очрашуда бабай белән әбине искә алдылар. Мин анда үземне өемдәге кебек хис иттем, - диде ул.

Гүзәл үзенең татарча аңлавын, Тукай әкиятләрен, шигырьләрен укып үсүен дә яшермәде. Ул Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлаган. Китап язганда эшен ташлап Мәскәүдәге кино мәктәбендә сценарий язу белгечлеге алган. Әлеге романын да башта сценарий рәвешендә язган. Моңа кадәр ул төрле журналларда хикәяләрен бастырган. Бу романын иҗат иткәндә ул аерым максатны күздә тотмаган. Әсәр 30 нчы еллардагы татар хатын-кызы язмышына багышланган. Башта Гүзәл репрессия еллары турында күп кенә мемуарлар укыган, Мәскәүдә ГУЛАГ музеенда булган. Иске Казан фотолары белән танышкан. Ул әбисе сөйләгәннәргә дә нигезләнеп язган. Аларның гаиләсен Ерак Себергә, Ангара елгасы буендагы Пит Городок дигән авылга сөрәләр. 1946 елда гына кабат туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була аларга. Гүзәл әбисенең гаиләсе яшәгән ул авылны барып карарга хыялланса да, су юлыннан 300 чакрым араны үтәргә куркып калган.

Гүзәлне катлаулы темалар кызыксындыра икән. "Киләчәктә, бәлки ачлык еллары турында язарга булыр", - ди Гүзәл. Китапка кереш сүзне танылган язучы Людмила Улицкая язган. Ул Гүзәл Яхинаны Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов кебек язучылар белән чагыштыра.

Реклама

- Роман буенча фильм төшерсәләр шат булыр идем. Әмма аның өчен шактый чыгымнар кирәк", - диде Гүзәл Яхина.

- Безнең максат - татарлар тормышына бәйле, яисә Татарстаннан чыккан авторларның китапларын үзебездә булдыру. Кешеләр алар белән таныша алсын. Тиздән Гүзәл Яхина китабының да татарчасын укырга мөмкин булачак, - диде нәшрият директоры Камил Сәгъдәтшин. Шул хакта алар Гүзәл Яхина белән килешүгә кул куйдылар.

Әсәрне татарчага шагыйрә Флюра Тарханова тәрҗемә итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: