Шәһри Казан

Халык көнкүреш техникасы кибетләрен «штурмлый»

Доллар белән евроның артып торуы, рубльнең бөтенләй очсызлануы халык арасында ыгы-зыгы тудырды. Нишләргә дә белми аптыраган халык, 2014 елдагыча, көнкүреш техникасы сатыла торган кибетләрне штурмлый башлаган.

Кризис вакытында алар акчаларын товар алып саклап калырга уйлый. Әмма шунысы бар: халык бу юлы техниканы кредитка ала. Россия базарындагы банклар да халыкның кредитны күпләп ала башлавын искәртә, дип яза «Коммерсантъ».

ХКФ-банк идарәсе рәисе урынбасары да «РБК» электрон газетасына, валюта курсы үскәнлектән, көнкүреш техникасы белән электроникага да бәяләр арта, ә аларның күпчелеге исә чит илдән кертелгән товар, дип белдергән. Ритейлер халыкның товарларны кредитка алуын 2015 елда аларның кереме азрак булу белән аңлата. «Ренессанс кредит» банкының банк продуктлары үсеше һәм маркетинг буенча баш вице-президенты Евгений Лапин сүзләренчә, рубль көчсезләнү сәбәпле, ритейлерлар бәяләрне 30-40 процентка күтәреп куйган. Нәтиҗәдә күп кенә гражданнар, бәяләр тагын да артмагае дип, товарларны алдан алып кую хәстәренә керешкән.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2015 елда кибет киштәләрендәге товарларга бәяләр 12,9 процентка арткан, 2014 елда - 11,4 процентка. Бәяләр арту, беренче чиратта, долларның артуына бәйле. Май аенда бер долларга 50 сум бирсәләр, узган елның декабрь ахырында аның курсы 73 сумнан артты.
«Российская газета» 2016 елда, илдә нинди генә икътисади вазгыять торуга карамастан, бәяләре артачак товарлар исемлеген төзегән.

Көнкүреш техникасы һәм электроника

Гади генә тузан суырткычтан алып иң соңгы модель смартфонга кадәр кыйммәтләнәчәк. Электрон коммерция үсеше ассоциациясе президенты Герман Клименко фикеренчә, уртача алганда, бәяләр 5тән алып 12 процентка кадәр күтәреләчәк. Электр чәйнеге һәм телевизор җитештерүчеләргә Россия пропискасы ярдәм итә алмаячак, техниканы җыю материаллары чит илләрдән кертелә һәм доллар белән евро артыннан ук кыйммәтләнә. Шунысы да бар: чит илдән тузан суырткыч капчыкларына кадәр кертелә икән.

Узган елны исә әлеге төр товарларга бәяләр 20-25 процентка арткан. Яңа ел чорында бүләккә дә күп кеше электроника алган.

Полиграфия продукциясе

Кәгазьгә бәя артканлыктан, газета, журнал һәм китапларның да бәясе күтәреләчәк. Вакытлы матбугат наширләре гильдиясе башкарма директоры Елена Шитикова сүзләренчә, кәгазь җитештерүчеләр полиграфистларга бәяләрне февральдән арттыруларын хәбәр иткән дә инде. Июнь аенда бәя артуның икенче дулкыны да күзәтелергә мөмкин. Бәя якынча 5-15 процентка күтәреләчәк дип фаразлана. Китап һәм журналларның күбесе чит илдән кертелгән кәгазьдә басыла. Шунлыктан аларга бәяләрне күтәрми мөмкин түгел. Полиграфия продукциясенә бәяләр арту аркасында, үзебезнең кәгазьдә басыла торган продукция дә алар артыннан «кузгалачак». Моңа өстәп, коммуналь тарифларга бәя күтәрелүне дә истән чыгармаска кирәк.

Реклама

Төзелеш материаллары

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин сүзләренчә, ком, кирпеч, цемент, вак ташның 5 проценты гына чит илдән кертелә. Төзелеш материалларына бәяләр кышкы сезонда артмаячак, чөнки бу вакытта аңа ихтыяҗ аз. Язга ул да «җанланып китәчәк».

Кием-салым

Әлегә базар чит илдән кертелгән товарлар белән тулган. Бәяләре, димәк, доллар арту белән күтәрелә бара. Россия­нең текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елда кием-салым базарын тулысынча үзебездә җитештерелә торган товарлар белән алыштырып бетереп булмаячак. Киемгә бәяләрнең күпмегә артачагын төгәл генә әйтеп булмый.

Аяк киеме

Әзер продукциянең 80 проценты чит илдән кертелә. Димәк, бәя арту-артмау долларга бәйле. Россиянең күнчеләр һәм аяк киеме җитештерүчеләр берлеге Александр Андрунакиевич шәрехләгәнчә, быел әлеге төр товарга бәяләр уртача 10-12 процентка күтәреләчәк.

***
Кичә Мәскәү биржасында сәүдә ачылганда доллар курсы рубльга карата 1,63 сумга төшкән һәм 76,39 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС. Евро курсы исә 2,02 сумга - 82,22 сумга кадәр төште.
Россия валютасы үсешенә нефтьнең кыйммәтләнүе сәбәп булган. Лондонның «ICE Futures» биржасында «Brent» нефтенә март фьючерслары котировкасы барреле 0,47 процентка - 32,33 долларга кадәр арткан.

Вадим Иосуб, «Альпари» финанс компаниясенең баш аналитигы:
- Икътисади кризис чорында, керемнәр азайган вакытта, эш урыныннан кыскартылу янаганда, бурычлар һәм кредитлар алу хупланмый. Бигрәк тә сатып алынган товарлар иң беренче чиратта алынырга тиешле әйбер булмаганда. Киресенчә, булган кредитларны ябарга кирәк. Акчаны «кара көн»гә җыеп кую да яхшы булыр иде.

Кредитларга сорауның артуы кешеләрнең югары инфляция белән девальвациягә ышануындадыр. Алар була калса, кредитлары үзеннән-үзе капланачак дип уйлыйлар. Әгәр дә бу өметләре акланмаса, кешеләр авыр хәлдә калачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: