Шәһри Казан

«Халыкка багышланган тормыш»

Татарстанның атказанган укытучысы, мәктәпләрдә музыка дәресләрен укыту буенча методик кулланмалар, дәреслекләр авторы Раил Түләш улы Сәйфуллинның милли сәнгатебезне үстерүгә лаеклы өлеш керткән шәхесләрнең тормышы, иҗади эшчәнлеге турындагы кызыклы язмалары, гамьле мәкаләләре тупланган яңа китабы дөнья күрде. Композиторлар, җырчылар, музыка белгечләре һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән артистлар, режиссерлар...

Реклама

Татарстанның атказанган укытучысы, мәктәпләрдә музыка дәресләрен укыту буенча методик кулланмалар, дәреслекләр авторы Раил Түләш улы Сәйфуллинның милли сәнгатебезне үстерүгә лаеклы өлеш керткән шәхесләрнең тормышы, иҗади эшчәнлеге турындагы кызыклы язмалары, гамьле мәкаләләре тупланган яңа китабы дөнья күрде. Композиторлар, җырчылар, музыка белгечләре һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән артистлар, режиссерлар тормышын һәм иҗатын яктырткан бу китап мәдәният, сәнгатьне яратучыларга, аларны өйрәнүчеләргә, мәктәп балаларына бик аңлаешлы һәм мәгълүматлы итеп язылган.
Мәкаләләрнең күбесе матбугатта дөнья күреп, укучыларның ихтирамын яулады. Язма һәм очеркларда теге яки бу актер, композитор, җырчының тәрҗемәи хәле, тормышы гына түгел, аларның иҗат үзенчәлеге, милли сәнгатьне үстерүдәге тарихи әһәмияте бәяләнә. «Халыкка багышланган тормыш» хезмәте бик актуаль һәм киләчәк буыннарга кыйммәтле мирас булыр дип ышанам.
«Күләме белән җыйнак, ләкин эчтәлеге белән бик тирән һәм бай китап татар халкы сәнгате корифейларының иҗатын автор ифрат дәрәҗәдә зирәк, төгәл итеп тасвирлый. Аерым мәкаләләрдән торган булуына карамастан, милли сәнгатебезнең барлыкка килүен, камилләшү процессын күз алдына китерә, шәхесләрнең үзенчәлеге, табигате, рухы тасвирлана», - дип бәяли бу китапны сәнгать белгече, фольклорчы профессор М.Нигъмәтҗанов.
Шунысын әйтергә кирәк - автор үзе күргән, аралашкан, иҗатларын хөрмәт иткән шәхесләр турында гаҗәеп төгәл, һәрберсенә үзенчәлекле ысул, тел табып яза. Мондый уңышның икенче чыганагы - автор үзе актер, җырчы, ул шәхесләр белән иҗатташ та.
Автор әле бик оста педагог та. Ул үзенең методикасы нигезендә татар гимназияләрендә бик уңышлы дәресләр алып барган, Калинин исемендәге мәдәният сараенда «Чулпан» вокаль ансамбленең җитәкчесе дә булган.
Бу китапта милли сәнгатебезнең чишмә башы булган Оренбург татар театрының гаҗәеп бай һәм данлыклы тарихына да лаеклы урын бирелгән. Гомерләрен җыр белән бәйләгән Ф.Насретдинов, Б.Вәлиева, Г.Гафиятуллина, Д.Сираҗетдинова, С.Йосыпов, Г.Рәхимкулов, Р.Тимерханова, Г.Сөләйманова, Т.Якуповлар язмышы ихлас һәм яратып өйрәнелгән. Китапта шулай ук татар опера сәнгатенең барлыкка килүе, «Шәрык» клубы эшчәнлеге, татар музыка сәнгатендә милли опералар, балетлар, музыкаль драмалар, авторның иҗатына карата төрле елларда басылган язмалар, коллегалары иҗатына, музыка программаларына, китапларга биргән фикер-бәяләмәләре, V-VII сыйныфлар өчен җыр программасы һәм авторның төрле конкурсларда җиңүче дип табылган иҗат җимешләре белән танышырга була.
Филүсә АРСЛАН

АНСАМБЛЬНЕҢ БЕРЕНЧЕ САНДУГАЧЫ
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә быел 75 ел тула.
Халкыбызның яраткан җырчылары Галия Гафиятуллина, Сөләйман Йосыпов, Габдулла Рәхимкулов, Габделхак Шаһиев, Әлфия Авзалова; биючеләрдән Мансур Гатиятуллин, Ильяс Якупов, Фәйтүнә Абдуллина, Гөлсем Баһманова һ.б.ның исемнәре Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарихыннан аерылгысыз. Шулар арасында ансамбль оешкан беренче көннән үк эшли башлаган Разия Тимерханова да бар.
...Разия Дәүләтша кызы Тимерханова 1918 елда Казанда туа. Әтисе Дәүләтша «Зингер» тегү машиналарын төзәтүче оста була. Әнисе Гыйззениса, курай-кубыз һәм гармунда уйнап, тирә-юньдә дан тоткан сәләтле музыкантлардан санала. Бәет-мөнәҗәтләр көйләп, моңлы итеп җырлаган да ул. Разия дүрт бала арасыннан музыкага аеруча сәләтле булуы белән аерылып торган. Кече яшьтән үк музыка мохитендә үскән кечкенә Разия әнисеннән ишеткән җырларны үзе дә көйли башлый. Хәтта күршедәге олы апалар һәм абыйлар соравы буенча да җырлый торган була. Ә атаклы Исмәгыйль Гаспринский исемен горур йөрткән мәктәптә укыган елларында инде ул яңгырашлы матур тавышы белән мәктәп сәхнәләрендә һәм даими оештырыла торган әдәби-музыкаль кичәләрдә җырлап, тыңлаучыларны таң калдыра.
Мәктәп сәхнәләрендә матур җырлавы белән аерылып торган Разиянең сабый күңелендә «җырчы булырга!» дигән матур хыял бөреләнә, укытучылары да аңа укырга, үзен сәнгатькә багышларга киңәш бирәләр. Ниһаять, мәктәпне тәмамлап, Разия Казан музыка училищесына укырга керә. Шунысы кызык: Разиянең ишетү сәләте шулкадәр көчле була ки, хәтта аны күренекле пианистка - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе М. Пятницкая үз классына ала (фортепиано классы).
Бераздан хор бүлеген җитәкләүче күренекле хормейстер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А. Бармусов (үз вакытында аның классында С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, 3. Хәбибуллин укыган), Разиянең тавышына сокланып, аңа җыр-вокал бүлегенә күчәргә киңәш итә. Шулай итеп, Разия Тимерханова, фортепиано классында укый башлап, соңрак атаклы җырчы, бик күп татар җырчыларына юнәлеш биргән Е. Кавелькова классында җыр-вокал серләрен өйрәнә. Кайчандыр үзе дә опера җырчысы булган, заманында хәтта атаклы Ф. Шаляпин белән бергә җырлаган Е. Кавелькова классында ул үзенең тавышын чарлый һәм, училищены тәмамлаганда, ныклы әзерлекле, шактый тәҗрибәле җырчы булып өлгерә.
Училищедан соң, Разия 1937 елны яңа оешып килгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә. Ансамбльнең тәүге репетицияләрендә үк, ул башлап җырлаучы - солистка итеп билгеләнә. Разия апа, беренчеләрдән булып, халкыбызның борынгы «Зиләйлүк» җырын ансамбльнең хор төркеменә кушылып башкара. Гомумән, күп тавышка җырлау культурасы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең барлыкка килүенә бәйле. Ансамбльнең оешкан көненнән үк, татар халкының борынгыдан килгән рухи байлыгы, мәдәнияте, этнографик традицияләре ансамбль иҗатында киң чагылыш таба.
Ансамбльнең хор төркеменә кушылып, борынгыдан сакланып килгән, халык җәүһәрләренә әйләнгән «Зиләйлүк», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Сибелә чәчәк» һ.б. җырларны Разия Тимерханова беренчеләрдән булып яңгырата.
Җырчы буларак, Разия апа, көмеш чыңлаган шикелле йомшак аһәңле, күкрәк түреннән чыккан иркен, саф, киң, тигез агышлы, ягымлы тавышы белән, тәүге чыгышларыннан ук тамашачының күңелен яулап ала. Җырчының репертуары бик бай була. Йөзләгән җырлардан торган репертуарын, нигездә, халкыбыз көйләре тәшкил итә. Разия апа, чыннан да, халыкчан башкару остасы иде. Ул композиторлар җырларын да бердәй осталык белән, тыңлаучының күңелен кузгатырлык итеп, моңлы бормалар белән бизәп, баетып башкарды.
Разия Тимерханованың иҗаты афәтле сугыш елларына, аннан соңгы авыр торгызу чорына туры килә. Әйе, ачы сугыш елларында - илебез халкын кайгы-хәсрәт, сагыш, моң-зар баскан михнәтле чорда, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Разия Тимерхановаларның җырлары бик кирәк була. Разия Тимерханованың фронтның алгы сызыгындагы сугышчыларга, Казан госпитальләрендә дәваланучыларга биргән концертлары бихисап. Көн саен берничә концерт биргән ул. Ә тылда сөекле ирләрен, газиз улларын сагынган аналар, беренче мәхәббәтләреннән аерылган яшь кызлар, сугышта һәлак булган якыннары өчен яшь түккән һәр кеше аның җырларын тыңлап, юаныч тапкандыр.
Разия Тимерханова, замандашлары кебек үк, төрле авырлыклар, үлем-китем белән тулган авыр, хәвефле елларның җәфасын татыган артистка. Ул концерт бирмәгән авыл сәхнәсе бармы икән?! Бу сорауга Разия апа болай дип җавап бирә иде: «Әлбәттә, җиңел түгел, юл газабы - гүр газабы. Бер чыгып кайту гына түгел бит ул, утыз ел рәттән - юлда. Без үз эшебезгә гашыйк идек, сәнгатькә булган чын мәхәббәтебез чыдамлык биргәндер, күрәсең. Авыр сугыш еллары... Көне буе ашамаган-эчмәгән көе юлда килеп, туры клубка керәбез, анда инде халык җыелган, безне көтә. Шул хәлдә сәхнәгә чыгып җырлыйбыз... Кайда гына булмадык - шахталарда, рудникларда, кырларда, заводларда... Безне зарыгып көтеп алалар, җырлап озаталар».
Разия апа онытылып барган борынгы озын көйләрне барлый һәм тасмага яздыра. «Кәләү Гайшә», «Кылый кантон» - әнә шундыйлардан. Разия апа башкаруында ул җырларда җанга якын борынгылык аһәңе, тирән моңы, үзенчәлекле матур бизәкләре күңелгә хуш килә. Ул көйләрне тыңлаганда, бабаларыбызның тарихына кайткандай, кичерешләрен, күңелләре тибрәнүен аңлагандай буласың. Бу - чын мәгънәсендә, халыкчан башкаручанлыкның үрнәге, дип әйтер идем. Җырчының иҗатына, элекке Союзның төрле төбәкләрендә яшәгән татарлар белән бергә, Урта Азия, Кавказ арты, Себер, хәтта чит ил тамашачылары да сокланды.
Разия Тимерханованы тыңлаганда, аның көйләрне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәннәрен генә сайлап алуына игътибар итәсең. Атаклы баян остасы, халык көйләрен җыючы-фольклорчы Рокыя Ибраһимовадан өйрәнеп алынган «Агач башы», «Бакалы», «Камәр» кебек халкыбызның борынгы көйләре - шундыйлардан. Халкыбыз рухының җәүһәрләре, күңелне якты өметләр белән нурландыручы затлы, гаҗәеп моңнар бит болар!
Татар җыр сәнгатенә керткән олуг хезмәтләре өчен, Разия Тимерханова «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды, «Почет билгесе» ордены һәм күп кенә медальләр, Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: