Шәһри Казан

Халыклар булган-беткән...

«Мордва дип аталабыз, керәшен дип йөртәләр, ә без бөтенләй башка халык, без - каратайлылар» - диделәр миңа Кама Тамагының Каратай авылында яшәүче өлкәннәр беравыздан. Аралаша, сөйләшә торгач, аларның чыннан да бөтенләй башка, үзенчәлекле халык икәннәренә инандым. Каратайларны мордва халкының этник төркеме дип исәплиләр. Ә алар мордва телендә бер авыз сүз...

Реклама

Фин, төрки, славян халыкларының кушымтасы булган мордва-каратайлар турында борынгы язма мәгъ­лүматлар бөтенләй юк дияр­лек. Иң беренче тапкыр алар XVIII гасырда гына телгә алыналар. Эзләнү-тикшеренүләр күрсәткәнчә, мордва-каратайлар бу якларга XII-XIII гасырларда эрзә һәм мукшылар яшәгән җирлекләр­дән килгәннәрдер һәм беренче күршеләре төркиләр булгандыр дигән фикер бар. Бу аларның йорт бизәлешләрендә, алар өстенлек биргән төсләрдә күренә. Туган телгә килгәндә, каратайлар, татарлар арасында яшәп, үз телләрен оныткан мордвалылар түгел. Монда яшәүче һәркем кистереп әйтә: элек-электән алар нәкъ менә каратай телендә сөй­ләшкәннәр. Йөз чалымнарын, милли киемнәрне күрмәгәндә, татар кешесе белән аралашам дип уйларга мөмкинсең, кайбер сүзләр генә үзгәрәк әйтелә. Җырларның көйләренә килгәндә, ул - рус халкыныкы. Гомумән, соңгы чорда мордва-каратайлар рус мәдәниятенә ныграк якынайганнар, кү­рәсең, диннең уртак булуы да йогынты ясагандыр. Борынгы гореф-гадәтләрне барласак, татар халкы белән тыгыз бәйлә­нештә булганлыкларын кү­рергә була. Мәсә­лән, кыз бирнәсен китерү йоласы. Каратайлылар, православие динендә булсалар да, мөселманнарныкына охшап, дини бәйрәмнәрнең бер­сендә сарык чалалар. Ләкин аның итен мохтаҗларга таратмыйлар, ә гаиләне сыйлыйлар. Кама елгасыннан балык тотып, иген игеп, табигатьне яратып, аңа табынып яшәгән мордва-каратайларның бүгенге язмышы бик аяныч. Кайчандыр тулы бер этник төркем булып яшәгән халыкның саны бүген йөзгә дә тулмый. Ибраһим Газинең: «Дәүләтләр булган-беткән, халыклар яшәгән - эзе дә калмаган, ай калган да, кояш калган һәм китап калган», - дигән сүзләре бар. Китапханәнең диварында язылып куйган бу сүзләрне укыган саен, халкы булмагач, аның китабы кемгә кирәк инде, дип уйлый торган идем. Ни кызганыч, мордва-каратайлылар киләчәктә китап битләрендә генә сакланачактыр, мөгаен. Исән чакта барлап-кадерләп калыйк, ди­гәндәй, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Каратай авылында «Шумбай, Каратай!» дигән авыл бәй­рәме уздырылды. Бәй­рәмдә Казан кунаклары, район җитәкчеләре дә катнашты. «Мордва халкының Россиягә кушылуына 2012 елда 1000 ел булды. Әлеге уңайдан һәм Татарстанда яшәүче аз санлы милләтләргә ярдәм итү кысаларында, ТР Мә­дәният министрлыгы ярдәме белән, мордва-каратайлыларның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, тарихи-этнографик язмалардан, фотолардан, документлардан һәм ноталардан торган китап, «Мордваларның музыкаль фольклоры» дигән аудиодиск чыгарылды, мордва-каратайлар турында документаль фильм төшерелде», - ди ТР мәдәният министрының урынбасары Гү­зәл Нигъмә­туллина. Кама Тамагы муниципаль район хакимияте дә каратай халкын күз уңыннан җибәрми. Узган көз генә менә дигән мәдәният йортын ачканнар. «Бетеп ба­ра торган авылга нигә кирәк соң бу өр-яңа бина?» - дип сорыйм район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльметдиновтан. «Бу мәдәният йортында кибет, медицина-акушерлык пункты урнашкан. Халыкны җыйнап, сөйлә­шер, сайлаулар үткәрер өчен дә бер бина кирәк иде, боларның барысын күздә тотып, мәдәният йорты төзелде. Авылда мәк­тәп яшендәге биш бала бар, алар күрше авылга йөреп укыйлар. Эшләүче кешеләр күп түгел, күрәсез, авылда, башлыча, өлкәннәр яши», - диде Рөс­тәм Гыйльметдинов, сәхнә тотучы өлкәннәргә ишарә­ләп. Бәй­рәмгә район чын-чынлап, бик якын килеп әзерләнгән. Өс­тәлдәге эскәтерләр дә, мордва-каратайларга хас чигешләр белән өр-яңадан тукылып, кунаклар алдына җәелгән. Бәй­рәмгә килүче һәр кунакны милли ризыклар, кайнар чәй белән сыйладылар. Каратайлар, тау халкы кебек, озын гомерле, туксанга җитеп килүче өлкәннәр, күз тимә­сен, үз акылларында, сәх­нәдә биеп-җырлап йө­риләр. Әнә шундый сыйлы, җырлы-биюле бәйрәмдә катнашырга туры килде, тик күңелдән генә сагыш, ниндидер бер үкенү, сагаю китмәде. Әйе, халыклар булган-беткән...
* * *
Бу мордва-каратайларның милли ризыгы - сякана. Пилмән камырыннан зур булмаган түгәрәкләрне кисеп алып, кырыйларын аз гына күтәртеп бөгәбез һәм суга салып пешереп алабыз. Аны судан алып, эченә киптерелгән гөмбәгә, атланмай кушып ясалган эчлекне салып, кайнар килеш табынга бирәбез. Ашап карадым, бик тәмле, үзенчәлекле ризык, пешерү өчен үзгә бер осталык кирәктер дип уйлыйм. Мордва-каратайларның өстенлек биргән эчемлеге - кипкән җиләкләргә аз гына чүпрә салып ясала торган буза һәм урман җиләкләре, кызыл чөгендер белән кайнатылган сыра. Бу халык элек-электән төрле­дән-төрле шулпаларны (алар үзләре шурпа ди) бик яраткан һәм аларны мичкә тыгып әзерли торган бул­ганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: