Шәһри Казан

Хатын-кызларның ирдәүкәләнүенә заман гаеплеме?

Алдан ук әйтеп куйыйк: бу язмабыз белән тормыш йөген җилкәсендә тартып барган, чын мәгънәсендә көчле ирләрнең бәясен төшерергә теләмибез. Чын хатын-кыз булган гүзәл затларыбызның да кәефен бозасы килми. Тик ирләрнең көчсезләнүе, хатыннарның паравоздан алда йөгерү сәләтләре артканнан-арта баруы, кызганычка каршы, инде закончалык кебек. Кем баш, кем муен? Ни өчен рольләр...

Алдан ук әйтеп куйыйк: бу язмабыз белән тормыш йөген җилкәсендә тартып барган, чын мәгънәсендә көчле ирләрнең бәясен төшерергә теләмибез. Чын хатын-кыз булган гүзәл затларыбызның да кәефен бозасы килми. Тик ирләрнең көчсезләнүе, хатыннарның паравоздан алда йөгерү сәләтләре артканнан-арта баруы, кызганычка каршы, инде закончалык кебек. Кем баш, кем муен? Ни өчен рольләр алмаша? 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шул хакта фикер алышу урынлы булыр. Бу хакта фикерләрегез булса, сездән дә хатлар көтәбез, кадерле укучыларыбыз.

Әтисе, сиңа әйтәм...
Флюра НИЗАМОВА,журналист, шагыйрә
Россиядә ир-атны мәхлукка әйләндерү гамәле Октябрь инкыйлабыннан башлангандыр, мөгаен. Илгә Көнбатыштан, "Интернационал"ны җырлап, кызыл байраклар болгап килеп кергән Маркс, Энгельс, Ленин идеяләренең бер шигаре -тигезлек. Социаль тигезлек кенә түгел, гендер тигезлеге дә. Ир-ат белән хатын-кызны тигезләү, хокукый яктан караганда, алга китеш кебек күренсә дә, Россия шартларында бар нәрсә дә абсурдка әйләнгәнгә күрә, Ходай Тәгалә үзе бүлеп-күрсәтеп биргән аерымлыкларны, тигезсезлекне инкарь итеп, урыс илендә хатыннарны ирләр белән шундый итеп тигезләделәр ки, хатын-кыз шахтага да төште, урман да кисте, рельслар да салды. Һәм, билгеле инде, аракыны да ирләр белән бертигез чөмерергә, тәмәке тартырга, чалбар кияргә өйрәнде. Иҗтимагый эш активистлары дигән булып, совет идеологиясе хатын-кыздан агитатор, трибун ясады. Комсомолка, спортсменка, красавицалар данга менде, ирләр өстеннән командовать итәргә тотынды. Партия белән комсомол мондый эшләрне хуплап-мактап торды. Билгеле инде, ир-атның абруе төште. Инде совет системасы күптән сүтелсә дә, аның шаукымы бүген дә нык сизелә әле. Гаиләләргә генә игътибар итик: ире дә, хатыны да сәгатьле эштә бертигез дәрәҗәдә бил бөккән гаиләләрдә ирнең абруе зур түгел. Менә, авыл тормышы күз алдымда, мисаллары бер дә сөендерми. Күршеләремне күзәтеп киләм. Хатыны укытучы, ире водоканал системасында эшче. Хезмәт хаклары ягыннан алганда, хатыны акчаны күбрәк ала. Ярты көне мәктәптә уза. Кече кызларын күрше авылга, балалар бакчасына йөртәләр. Димәк, хатынның бала карау вазифасы да шактый чикле. Һай, ирем эштән кайта, безне туендыручы бит ул дип, ашыгып ашарга пешерәсе юк - кем алдан кайта, шул әзерли. Өстәвенә, хатынның холкы да шактый коры, ире аңардан узып берни дә эшли алмый. Кыскасы, өйдә кем хуҗа дигәндә, үлчәү хатын ягына авыша. Ирнең ир буларак та, балаларына әти кеше буларак та абруе нык кына төшә. Бу гаиләне чынлап торып татар гаиләсе дип атап буламы? Әлбәттә, юк. Аралашу телләре генә татарча аларның, ә менә ата-бабадан килгән гадәтләр, йолалар, ирне ир итү, милли әдәп-әхлак хакында сөйләп тә торасы юк инде.

Менә тагын бер гаилә. Ире эчәргә ярата, шуңа күрә гаиләдә аңа ышаныч юк. Дилбегә дә, чыбыркы да хатын кулында. Алай дигәч тә, хатынга тормышны алып баруы бер дә җиңелдән түгел анысы. Һәр эшкә үзе башлап тотынырга, ирен әрләпме, юмалапмы, эшкә кушылырга өндәргә кирәк аңа. Бюджет та хатын кулында, ирнең кесәсендә тәмәкелек тә акча юк. Акча да юк, җаваплылык та. Шулай мәхлук сыйфатында яшәве әллә ни кыен да түгел бугай иргә. Барысы өчен дә хатыны җавап бирә бит...
Күреп торабыз: эшкуарлыкка юллар ачылган заманда, үз эшләрен ачып, ярыйсы ук мантып киткән ирләрнең күбесе, хатыннарын аерып, яшь хатын алды, күп гаиләләр йә таркалды, йә эчтән чатнады. Чөнки акча белән бергә, ирләргә мөстәкыйльлек, ирек һәм ирлек тойгысы килде. Ә кайчагында, киресенчә, хатыннарга. Үзләрендә эшкуарлык, гаярьлек сәләтен ачкан хатыннар моңарчы үз җилкәләрен кимереп яткан ир дигән йөктән котылырга көч таптылар. Кыскасы, ирләрнең гаиләдә үз урыны, хатыннарның - үзләренеке дигән формула кайчакта тискәре ягы белән дә әйләнеп куйгалый. Гомумән, советлардан һәм урыслыктан йоккан гадәтләр бездә ирдәүкә хатыннарны һәм хатынша ирләрне үрчетте. Россиянең тагын бер зур бәласы - эчкечелек тә безгә татарлыгыбыздан һәм мөселманлыгыбыздан чигенгәнгә күрә чат ябышты. Эчкечелек афәте ир-атны мәхлукка гына түгел, аңсыз хайванга әверелдерде. Әлеге затсызлар чиреннән татарның мишәр якларында гына чагыштырмача азат безнең халык. Минем Чувашия, Түбән Новгород якларындагы мишәр авылларында йөргәнем булды. Менә аларда чын-чынлап ирләр үз урынында, хатыннар - үзенекендә. Чөнки гаиләдә дә, авыл җәмгыятендә дә мөселманча тәртип хөкем сөрә. Авылларны авыл советлары түгел (алары да бар, тик форма өчен генә!), ә мәчет тирәсенә тупланган үз җирле оешмалары идарә итә. Мисалга, Чувашиянең Урмай төбәге татарлары шул рәвешчә яшиләр. Бездә күп сөйләнеп тә, әлегә тормышка ашмаган, бәлки ашмаячак та үзидарә дигәннәре анда күптән гамәлдә!

Бу арада Төркия киносын карап куанам. "Фатмагөлнең гаебе нидә?" исемле күп серияле фильмны, күрмәгән булсагыз, Интернеттан табып карарга киңәш итәм, бик тә гыйбрәтле ул безнең өчен. Европа кыйммәтләрен күптән үз иткән булсалар да, фильмнан күренгәнчә, төрекләр үз милли һәм дини традицияләрен югалтып бетермәгәннәр икән әле. Һәм бүгенге темага якыны шул: гаиләдә ирләр үз урынында кебек тоелды миңа. Алар гаилә бөтенлеге өчен тулысынча җавап бирәләр, хатынын, балаларын матди яктан да тәэмин итәләр, рухи тәрбиягә дә зур өлеш кертәләр, дигән тәэсир калдыра фильм. Безнең күп әдәби әсәрләрдә чагылдырылган иске тормыш күренешләре, татар гаиләсендә ир белән хатынның бер-берсенә ихтирамлы, йомшак, әдәпле мөгамәләсе, "әтисе, сиңа әйтәм", "әнисе, тыңла әле"ләр искә төшеп китте төрек киносын карагач. Бүгенге "Тагы тыгынып кайттыңмы, хайван?", "Бар әле, чүпне түгеп кер, барыбер диванда аунаудан ары эшең юк!" кебегрәк мөнәсәбәтләр бездә нормага әйләнде югыйсә. Нишлисең, тигезлек шул бездә һәм тоташ культурасызлык.

Паровоздан уздырып чабучы хатыннар юк бездә
Әгъзам ШАКИРОВ, эшмәкәр,Чувашстанның Тукай авылы
Дөньяда ирләр үзләренең ирлеген югалтып бара. Мин моны тоям. Ил күләмендә күрәм, паровоздан уздырып алда баручы хатыннар күбәйде. Татарлар арасында да бар бу. Белмим, алар мөстәкыйль булырга телиләрме соң? Әллә беркемгә дә бәйле буласылары килмиме? Миңа калса, хатын-кызның мал табуы - ул татарга бөтенләй хас әйбер түгел кебек. Динебездә дә бит, ирнең вазыйфасы мал табу, хатын-кызның вазыйфасы бала тәрбиясе, диелә. Бездә ирләр мал таба - хатыннар шуны урнаштыра. Татар халкында, бигрәк тә безнең мишәр халкында, Аллага шөкер, ул шулай. Безгә килгән журналистлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә күрәләр моның шулай икәнен. Бездә хатыннар эшләми, хатын-кызның 80-90 проценты бала тәрбияли. Анага бала якынрак, хайваннар да бит, аналары янына күбрәк елыша. Бу авыр чорда хатын-кызлар гаиләгә элеккедән дә җаваплырак карый. Минем хатыным да, укыган булса да, безнең аңлашу буенча, эшне ташлап, балаларымны тәрбияләде. Ике балам бар. Берсе институт тәмамлады, икенчесе быел 11 сыйныфны тәмамлый. Мин башкаларга әллә ни киңәш тә итә алмам. Әмма ир затлары хатыннарына бала тәрбияләргә күбрәк вакыт калдырсыннар иде. Тормышыбызның бәрәкәте - динебезне зурлап яшәүнең нәтиҗәсе. Авылыбызда клуб юк, мәчетләр эшли, мәдрәсә ачылды. Динле кеше Аллаһы Тәгалә кушканча яши: ир-ат гаиләсен карый, ашата-эчертә, тәэмин итә, ә хатын-кыз күбрәк гаилә учагы, йорт җылысы булып тора. Аллага шөкер, минем дусларым арасында да, танышларым арасында да, авылдашлар арасында да спиртлы эчемлеккә хирыслар бөтенләй дә юк. Минем андый ир-атны күргәнем дә юк. Күрмәгәнне әйтә алмыйм. Бездә ир-ат иртән торып эшкә дип чыгып китә. Минем бабай да шулай иде, әти дә шулай булды. Авылда 500 хуҗалык, 15-16 кибет бар. Күбесе шәхси кибетләр. Кызганычка каршы, райпо кибетләрендә аракы сатыла. Аңа карамастан, аракы эчеп яткан кеше күргәнем юк. Минем кемнедер өйрәтерлек, акыл сатырлык тәҗрибәм юк, әмма бер әйберне әйтә алам: ирне ир иткән дә, хур иткән дә хатын.

Артист булырга кирәк
Сәидә абыстай АППАКОВА
Бисмиллаһир-рахман-иррахим. Гаилә тәрбиясе дибез. Әмма бер генә гаиләдә булса да, ир баланы гаилә башлыгы булырга өйрәтүче бармы бездә? Нигә кыз балаларыбызны хатын булырга өйрәтмибез? Россия, Татарстан буенча йөреп бу сорауны йөзләрчә кешеләргә бирәм. Җавап бер: "Кирәк чагында өйрәнерләр әле, без дә өйрәндек", - диләр. Без нәрсәгә өйрәндек? Шпаллар салырга өйрәндек. Сапоги кияргә өйрәндек. Нәфислегебезне югалттык. Үзебез гаепле. Имеш, кирәк булганда өйрәнерләр әле... Кайчан? Никахтан соңмы? Тормыш без дигәнчә генә бармый. Баланы ашатабыз-эчертәбез, киендерәбез, институтларда укытабыз, өйләндерәбез, кияүгә бирәбез. 2-3 айдан эш эшләми үскән балаларыбыз кабат әти-әни җилкәсенә кайтып утыра. Елына 1300-1400 никах таркала. Радио, ТВ, газеталарда сөйләргә тиеш без бу хакта, Кыямәт көнендә үзе, хатыны, балалары өчен җавап бирергә тиешле ир безнең бүген хатын җилкәсендә утыра. Димәк, ул эшләп үсмәгән. "Ай балам, вай балам", дип бөтерелә һаман ата-ана баласы тирәсендә. Әтинең әйткәне әле дә исемдә: "Кызым сиңа 7 яшь инде - колхозда эшләрлегең бар", - диде. 7 яшьтән умарталыкта эшләгән мин. Иртәнге 6дан кичке 6 га кадәр. Ә хәзер таләп юк. Таләп булса, тикшерү юк, үрнәк тә җитми. Иркәләнеп, телевизор карап, телефон-компьютерда уйнап кына үскән ир бала бервакытта да гаилә башлыгы була алмый. Ул соры корт булып килеп керә яңа корылган гаиләгә. Нәселдә тырыш кешеләр булса, геннарга салынган булса, килеп чыгарга мөмкин, әлбәттә. Ә бит тормышта иңгә-иң куеп, бер-береңә ярдәм итеп, ат кебек җигелеп хезмәт итәргә кирәк. Динебез буенча хатын-кыз өйдә бала карарга, ир кеше гаиләне алып барырлык хезмәт итәргә тиеш. Әмма аның хәзер эш урыннары да чамалы бит. Шуның өстенә яшьләргә "Шулай ит тә, болай ит" дип әти-әнисе дә кысыла. Эшләмичә генә иркә үскән балалар, никахтан соң аптырашта калалар. Сыналар, яисә ир-ат, үзенең әти-әнисе өендәге кебек, әзергә-бәзер утыра башлый. Мондый очракта тавыш-гауга да чыкмый түгел. Ир булган кеше аңлашып та тормый, дуслары янына ашыга. Кайда дуслар - анда аракы. Гаиләнең никахы кыскаруга тагын бер сәбәп өстәлә.

Ни өчен хатын-кыз гүзәл зат булып кына яши алмый? Иң беренче чиратта, кабатлап әйтәм, аны ничек ана, ничек хатын-кыз булырга өйрәтүче булмаган. Шуңа күрә дә, тормышның авыр булуын әти-әнисенә, дусларына гына түгел, үз-үзенә дә белгертәсе килмәгән хатын-кыз ничек итсә-итә, көн күрергә тырыша. Кайберләре үз әти-әнисе үрнәгендә, тормыш шулай барырга тиеш дип, бөтен эшне беренче көннән үк үз өстенә ала. Бусы да безнең гаеп. Базарына да үзе бара, өйне дә җыештыра. Балаларның дәресләрен тикшерергә дә, ашатырга да, ирне көйләргә дә кирәк. Ул бичара, төнлә уятсаң, үз исемен дә әйтә алмас хәлгә килә. Арый, талчыга, ир алдында төнге вазыйфасын да үти алмый. Менә шулай итеп, ирләр читкә китәләр. Хатын-кыз роза чәчәге кебек. Ул да тәрбиягә, җылы сүзгә мохтаҗ. Янында ир булганы да фасонга гына булса, хатын-кызның холкы үзгәрә, сабырлыгы бетә, матурлыгы да югала.

Миңа калса, хатын-кыз өендәге вак-төяк эшнең 50 процентын иренә бирә белергә тиешле. Хатын кызның чиста-пөхтә, ару булуы һәм шуның өстенә артистка булуы кирәк. Сүз монда җыр, бию турында түгел. Менә шушы элементларны кертеп "тормыш сценариен» төзи белүдә хикмәт. Әз генә булса да хәйләкәррәк булырга, "җаным" сүзе белән ирне эшләтергә кирәк. Кайнатай миңа әйтер иде: "Кызым, ирләргә бер вакытта да эшне команда белән башлама, моны алар тыңламаслар. "Җаным" сүзе белән эшләт",- дип. Тагын бер киңәше: "Күтәрмә бу авыр сумканы. Ирләр күтәрергә тиеш авырны". "Әти, күтәрми бит ул сумканы", - дим. "Өйрәтимме? - ди. - Башта: "Әйдә, җаным, кибеткә чыгып кына керик әле", - дип әйт. Сумканы башта үзең күтәр. Аннан шапка астыннан чәчеңне тартып чыгар да: "Мәле, җаным, сумканы гына тотып тор, мин чәчләремне рәтлим", - дип әйт. Төзәтенгәннән соң, иреңне култыклап ал да, сумканы яңадан күтәрмә..." Менә бит ничек! Безне өйрәттеләрме моңа?
Хәзер бит мәктәпләрендә дә "балл" җыю белән шөгыльләнәләр. Укытучының балаларга тәрбия бирергә вакыты юк. Болар барысы да безнең озакка сузылган чиребез. Өзлектек тә инде ахры. Чирен яшергән яшәми, дигән сүз дә бар. Шуңа күрә без бу хакта сөйләргә, аңлатырга тиешбез.

"Көчсез зат" дигән төшенчә юк
Рамил ГАРИФУЛЛИН, психотерапевт

- Рамил әфәнде, безнең бүгенге сөйләшүнең төп темасын күреп торасыз: ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең шундый көнгә калуын, белгеч буларак, ничек аңлатыр идегез?

- Бу заман шаукымы, заман чире. Чөнки постмодернизм чорында, асылда, бөтен нәрсә үзгәрә, бөтен кагыйдәләр, бөтен гореф-гадәтләр юкка чыга. Бүгенге көндә завод-фабрикалар ябыла, шул сәбәпле ирләр профессияләре икенче планга чыга бара. Шуңа күрә дә хатын-кызның эш урыны нәтиҗәлерәк була бара. Аның хезмәт хакы да күбрәк. Шуңа да ир-атның хатынына булган симпатиясе прагматик буларак үсә, чөнки аңа да яшәргә кирәк бит. Мин моны статистикага нигезләнеп әйтәм. Ир-ат эшли торган эш урыннарын хәзер гостарбайтерлар биләде. Әллә нинди аңлашылмый торган, шәхеснең үсеше белән бернинди дә бәйләнеше булмаган, диградацияләнгән һөнәрләр барлыкка килә. Тир түгеп хезмәт кую юк. Моның шулай икәнен танымый хәлебез юк. Мәгълүмати җәмгыяттә хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп эшли торган бик күп урыннар барлыкка килде. Әйткәнемчә, ир-егетләр, бер яктан, завод-фабрикалардагы престижлы урыннарын югалттылар. Икенче яктан, аларның аз хезмәт хакы түләнә торган җиргә барасылары килми. Анда хатын-кызлар бара. Бусы да аңлашыла. Бу чорда хатын-кыз үзен яхшы хис итә, камилләшә, җәмгыяткә үз йогынты ясый. Сәясәтче хатын-кызларның арта баруы шуңа дәлил булып тора. Үземнең кабинет статистикасына карап әйтә алам: бала тәрбияләүне үз өсләренә алган ир-атлар саны арта бара. Бу ни белән аңлатыла? Алар моны әни ролендә үзләрен яхшырак эшли алуы белән аңлата. Кайбер ир-егетләр өйдә йорт эшләрен алып баруга, "әни" ролендә булып бала тәрбияләүгә акцент ясый. Шәхсән минем үземнең дә шундый ике танышым бар. Эшсез калгач, алар өйдә утырып, 2 яшьлек кечкенә балаларын тәрбиялиләр. Хатыны әйткән: "Тәрбиялә алайса",- дигән. Шулай итеп, ир декретта утыра. Миңа калса, озакламый депутатлар декретка әниләр генә түгел, әтиләрнең дә китү мөмкинлеген карарлар, дип уйлыйм. Әгәр дә бу хәл ителә икән, акчаны күбрәк эшләүче хатыннар, ирләрен өйдә бала карарга калдырып эшкә чыгачак.

- Ирләр белән хатын-кызларның урыннары алышыну - матриархатка китермәсме?

Реклама

- Ахыр чиктә ирләр үз өсләрендә эшләмичә, хатын-кызларның һаман саен күбрәк позицияләрне били башлауларын күзәтеп кенә тора башласалар, бу дөньяда күп нәрсә кешелекнең яртысы булган хатын-кыз ихтыяры буенча эшләнәчәк. Бу хакта мин фәлсәфи хезмәтләремдә дә яздым. Дөньяда булган бөтен сугышлар, конфликтлар ир-ат психологиясе белән бәйле рәвештә башланган. Иман-дин - шулай ук ир-ат: Библия, Коръән ирләр тарафыннан язылган.

- Тормыш өчен кирәкле бөтен кодекслар ирләр тарафыннан эшләнгән диясегез килә инде?

- Әйе. Бөтен нигезне, җирлекне алар төзеде. Ә хәзер хатын-кызларга иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелде. Моңа кадәр аларның бердәнбер иҗаты - ул бала табу иде. Һәм бала башка төр иҗатны күләгәдә калдыра иде. Шуңа да ул иҗат белән шөгыльләнмәде. Ә хәзер әкренләп шундый ситуация формалашырга мөмкин - дөнья "хатын-кызларча»га әйләнә һәм бу кешелекне коткарып калыр. Чөнки ир-атта агрессия бар, ә хатын-кызда мондый башлангыч азрак. Шуңа да күп кенә эшләр хатын-кыз кулына күчсә, проблемаларның күбесе хәл ителәчәк.

Миңа күп кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Хатын-кызлар белән мин күбрәк уртак тел табам һәм алар белән эшем дә уңа. 30 ел эчендә газеталарга биргән әңгәмәләрнең дә иң яхшыларын хатын-кызлар эшләде. Хатын-кызда җаваплылык та, бурыч дигән әйбер дә күбрәк. Ә ир-атларга килгәндә, алар белән ниндидер конфрантация, конкуренция бар.

- "Көчсез зат" дигән ярлык, сезнеңчә, хатын-кызга батмый булып чыга?

- Хатын-кыз турында сүз барганда, "көчсез зат" - дигән әйбер ул юк. Бу хакта минем язганым да булды. Хатын-кыз ул ныклырак та, көчлерәк тә! Шуңа күрә дә ул бала таба. Әгәр дә ир-ат бала тапса, ул үләр иде. Ир-атның бәдәне генә көчле... Хатын-кызның көче, бер яктан, аның көчсез булуында. Дөресрәге, көчсез хатын-кыз ролен уйный белүендә. Артист кебек уйнасын - бу аның көче!

- Сезгә кем күбрәк мөрәҗәгать итә: хатын-кызлармы, ир-егетләрме?

- Кагыйдә буларак, хатын-кызлар биш тапкырга күбрәк мөрәҗәгать итә. Ир заты үзенең нервыларын тынычландырырга башка юл таба: йә аракы, йә тагын берәр нәрсә... Соңгы өч елда игроман, кредитоман ирләрнең саны кискен артты. Дөресен генә әйткәндә, мин тәмам арыдым алардан. Болар үз хатыннарының акчасын оттырып, җилгә очырып кайта торган ирләр. Хатыннары елый. Болар бик куркыныч, паразит ирләр... Тагын шундый егетләр бар: дуслашалар, гүзәл затның ышанычын яулыйлар да, кызны "кредитка утырталар". Кредит аферистлары да дөнья.

- Сездән, белгеч буларак, бер киңәш ишетәсе килә.

- Ир-атны кызганырга кирәкми. Минем уемча, хатын-кыз ир-ат үссен, камилләшсен өчен һәрвакыт шартлар тудырып торырга тиеш. Ир-ат янәшәсендәге гүзәл зат белән бергә булырга лаек икәнен, ягъни үзенең иң яхшы икәнен гел раслап торырга тиеш. Юк икән, хатын-кыз башка берәү янына китәчәк. Тагын шунысы: дөньяның төп законнарын ирләр язган чор бетеп бара.

Фото jobspapa.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: