Шәһри Казан

Эльмира Зарипова: «Киләчәкне бүгеннән кайгыртырга кирәк»

Елның бик җиңел булмаячагы беренче айдан ук сиздерә башлады. Казан урамнарында шактый оешмалар, кафе-рестораннар ишекләренә йозак элде. Илдәге икъдисадый киеренкелек халыкны эш белән тәэмин итүгә дә йогынты ясады.

- Кыскартулар сәбәпле, хезмәт биржасында гыйнвар аенда гына да 15 211 кеше теркәлде, - дип хәбәр итте хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. - Бу ел бик авыр һәм борчулы башланып китте. Әлегә безгә тынычланырга ярамый. Алдыбызда торган иң җаваплы һәм иң төп бурыч - кешеләрне эш белән тәэмин итү. Эшсезлек илдәге икъдисадый киеренкелек аркасында барлыкка килде. Безгә хәзер барысына да әзер булып торырга кирәк. Ләкин күңелне төшерергә ярамый, бу вакытлыча гына булыр дип өметләник.

Министр белдергәнчә, кыскартулар тагын булачак һәм шактый. Кризис күбрәк икътисад, финанс, туризм, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, банк системасында эшләүчеләргә сизеләчәк. Быел урта һәм кече бизнес өчен дә сыналыр чак.

Ләкин Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда,Татарстанда яшәү шартлары начарланмаган. Россия буенча минималь хезмәт хакы - 5965 сум. Татарстанда исә бюджет секторына карамаган оешмаларда ул 6420 сумнан да ким булырга тиеш түгел. Республика буенча карасак, Казаннан кала Алабуга белән Түбән Кама шәһәрләрендә югары хезмәт хакы күзәтелә. Районнардан Лениногорск, Лаеш, Әлмәт уртача хезмәт хакы буенча алдынгы урында тора.

Хезмәт хакын тоткарлаучы яки түләми калдыручы оешмалар да бар. Ләкин җитәкчеләрнең хезмәткәрләре алдындагы бурычы 2014 ел башындагы белән чагыштырганда шактый кимегән. Элек ул сан 119 миллион сум тәшкил итсә, ел ахырына 27 миллион сумга калган.

- Бу безнең администрацияләр, җитәкчеләр белән шактый катгый эш алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән саннар, - диде Эльмира Зарипова.
Министр пенсия алучылар өчен каралган субсидияләргә дә тукталып китте. Узган ел бары тик 6420 сумннан азрак кереме булган пенсионерларга гына бушка ярдәм күрсәтелә иде. Хәзер исә керемнәре 8563 сумннан кимрәк булганнар да дәүләттән бушка ярдәм чаралары көтә ала. Шуңа күрә бу елны социаль ярдәм алган пенсионерларның саны аерым районнарда 10-30 процентка арткан.

Эльмира Зарипова шулай ук «конвертта» бирелгән хезмәт хакыннан баш тартырга өндәде.

Кайберәүләр килешү рәвешендә эшләп, эш хакын «конверт»та гына ала. Бу хәзер «больничный»га, хатын-кызларга декрет ялына чыкканда кыенлыклар китереп чыгарса, пенсия яшенә җиткәч бөтенләй зур проблемаларга китерәчәк, - дип киләчәк турында бүгеннән кайгыртырга өндәде министр.

Реклама

Фото: kazanfirst.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: