Шәһри Казан

ХХ гасыр башында татар докторы

Таҗи Гыйззәтнең «татар докторы»ның сүзләре бу арада күп гауга кубарды. Җырның ертыгын эзләү дә, әдәби әсәрнең сүзләрен бозып маташу да - хилаф эшләрдер. Гомумән, совет чорында язылган әсәрне тарихи чыганак дип карау да дөрес булмас. Чынлыкта, XX гасыр башында татар докторлары бик сирәк булган, медицина буенча югары белемле кешеләрнең саны...

Реклама

Шәһәрдә яшәгән мөселманнар, телне белсәләр дә, белмәсәләр дә, рус докторларыннан кыенсынып тормаганнар, даруханәләрдән дарулар сатып алганнар, кирәк булса, операцияләр дә ясатканнар. Кайбер татар мәдрәсәләренә укырга керергә теләүче шәкертләрдән, башка документлар белән беррәттән, медицина белешмәләре дә сораганнар. Ә бит әле кайчан гына, дөресрәге, XIX гасырның беренче яртысында, Казан докторы Карл Фукс язганча, сырхаулы татар хатыннары авызларын ачып телләрен күрсәтергә дә оялып, чаршау эченнән кулларын гына чыгарып торганнар. Халык күбесенчә багучыларга, ишаннарга һәм башка төрле дәвалаучыларга мөрәҗәгать иткән. Аннан-моннан ишетеп, үз чаралары белән дәваланып интегүчеләр дә аз булмаган. Бу чорда химик препаратлар тарала башлый, ләкин аларны дөрес куллана белүчеләр генә сирәк булган.
XIX гасыр ахырында инде Казан табибларында дәваланучылар арасында татарлар (шул исәптән хатын-кызлар да) шактый булган. Татар байлары 1880 елларда Казан шәһәре Думасында хатын-кыз табибә - татарлар арасында ихтирам яуларга өлгергән Екатерина Карасинскаяны муниципаль эшкә алырга кирәклеген исбат итеп караганнар. Казан депутатлары озак кына бөтен Россия империясе буенча (бигрәк тә татар ханымнары өчен) хатын-кыз табиб эзләгәннәр. Әмма яраклы белгеч табылмый. XX гасыр башында Казанда мөселман хәйрия оешмасы тарафыннан мөселманнар өчен беренче бала табу бүлеге булдырыла. Димәк, татар хатыннары бала табу мәсьәләсендә кендек әбиләре ярдәменә генә түгел, ә белемле докторларга да таяну кирәклеген аңлыйлар. Шушы вакытларда сөннәтче бабайлар хезмәте әкренләп медицина белеме булган мөселманнарга йөкләтелә башлый. Әмма халык бу белгечләрдән буыннан-буынга сөннәт эше белән шөгыльләнгән бабайлардан рөхсәт алуларын үтенәләр. Шулай итеп, халык традицияләре һәм фәнни белем уртак тел таба.
Татарларга университетка укырга керү бу чорда бик авыр була. Моның өчен рус телен яхшы белү, гимназия курсын тәмамлау турында имтихан бирү таләп ителә. Казан университетының медицина факультетында Уфа һәм Оренбург губерналарыннан чыккан мирза балалары күбрәк булу, беренче чиратта, шуның белән бәйле. Казан татарлары рус белем учакларына бераз шикләнеп караганнар. Мәсәлән, Казан татар укытучылар мәктәбендә дә беренче елларда читтән килгән шәкертләр генә укыган. XX гасыр башында Казан сәүдәгәрләре гаиләсеннән булган Исмәгыйль Усманов, беренчеләрдән буларак, табиб дипломы ала. Бер төркем татар шәкертләре Төркиядә табиблык һөнәрен үзләштереп, шунда төпләнеп калганнар. Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәренең герое киләчәккә барып чыгып, шәһәрдәге табиблар арасында татарларның да булуларын күреп хәйран кала. Әдипнең бу хыялы 1910 елларда тормышка аша башлый. Шулай итеп, күренекле язучыбыз милләтнең үсешен, тәрәккыйпәрвәрлеген менә шундый - беренче карашка телгә һәм мәдәнияткә турыдан-туры бәйләнеше булмаган нәрсәләрдә күргән.
Россиядәге земство һәм шәһәр медицина хезмәте XIX гасырның икенче яртысында киң тарала, Оренбург мөселман диния нәзарәтенең прививкалар ясатуның кирәклеге, төрле эпидемиялар вакытында үтәлергә тиешле санитар кагыйдәләр турындагы боерыклары муллалар аша таратыла. Халык арасында татар телендәге төрле тыйбби фәнни-популяр китаплар, гәҗит-журнал битләрендәге мәгълүматлар (мәсәлән, К.Насыйри медицина буенча бик күп хезмәтләр язган) популяр булган. Шәһәрләрдә татар зыялылары чирләр һәм аларны булдырмау чаралары турында лекцияләр оештырганнар. Болар барысы да медицинага мөнәсәбәтне уңай якка үзгәрткән. Казандагы «Императорское человеколюбивое общество» даруханәсенең рецепт бланклары татар телендә дә чыккан. Димәк, дару сорап килүчеләр арасында мөселманнар күп булган.
Шулай итеп, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татарлар арасында медицинага булган караш аларның Европа мәдәнияте белән аваздаш булуын, шәһәр мәдәниятенең югары үсешен дәлилли. Һәм, әлбәттә, татар зыялыларының тәррәккыяткә булган омтылышын бүген дә ассызыклап үтсәк зыян булмас, чөнки татар тормышы бар тарафтан да тигез һәм камил үсешен дәвам итәргә тиеш. Бу нәүбәттә татар докторларының да рольләре зур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: