Шәһри Казан

Хизб-ут тахрирчыларны тоткарладылар

Фото: prokazan.ru Бүген, ягъни 14 октябрь көнне Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, махсус операция уздырып, «Хизб-ут тахрир Әл-Ислами» террористик оешмасының төбәктә актив эшчәнлек алып барган 8 лидерын кулга алды. Бу хакта ФСБның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 20 адрес буенча уздырылган обыск нәтиҗәсендә...

Фото: prokazan.ru

Реклама

Бүген, ягъни 14 октябрь көнне Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, махсус операция уздырып, «Хизб-ут тахрир Әл-Ислами» террористик оешмасының төбәктә актив эшчәнлек алып барган 8 лидерын кулга алды. Бу хакта ФСБның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 20 адрес буенча уздырылган обыск нәтиҗәсендә шактый күп пропаганда материаллары алынган.

ФСБның Татарстан идарәсенең тикшерү бүлегендә «террористик оешма эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашкан өчен» җинаять эшләре ачылган инде. Моның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Кулга алынучыларның шактые «Хизб-ут тахрир» эшчәнлеген оештырган өчен берничә тапкыр хөкемгә тартылган булган. 2010 елда Казанда әлеге оешма активистлары «хакимлекне көчләп алу яки хакимлекне көчләп тоту» өчен хөкем ителгән.

БЕЛЕШМӘ. «Хизб-ут тахрир Әл-Ислами» Лондонда штаб-квартирасы булган псевдодини сәяси оешма. 2013 елның 14 февралендә Россиянең Югары суды чыгарган карар буенча, Россиядә оешма эшчәнлеге тыелган. Алар «чын» ислами идарә - хәлифәт урнаштырабыз дип ислам дәүләтләрендә хәлне тотрыксызландыру максатында эшлиләр. Шунлыктан Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия илләренең күп өлешендә аларның эшчәнлекләре тыелган. «ХТ» әгъзаларының мөселманнарга каршы провакацияләрдә актив катнашулары мәгълүм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: