Шәһри Казан

Хәлил Әбҗәлилов васыятьләре

Татар театрының горурлыгы, СССРның халык артисты, Тукай бүләге иясе Хәлил ага Әбҗәлилов бөекләр арасында да бөек оста санала иде. Алай әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Ул безнең хәтеребезгә, күңелләребезгә галиҗәнап шәхес булып кереп калды... Безгә, Мәскәүнең Кече театр мәктәбендә белем алган шәкертләргә, дөньяның атаклы театрларын, бөек артистларын күрүләр насыйп булды....

Аңардан тыш, без - театр мәктәбе студентларына Мәскәү театрлары яхшы таныш иде. Ә «үзебезнеке» саналган урыс театрының күп кенә спектакльләрендә («Макбет», «Стакан воды», «Порт-Артур», «Когда горит сердце», «Веселка» һ.б.) гомуми күренешләрдә катнашып, урыс театрының горурлыгын тәшкил иткән артистлар (Царев, Жаров, Гоголева, Аненков, Матвеев, Ильинский, Бабочкин һ.б.) белән бер сәхнәдә булу бәхетен кичергәнебез бар. Ул гына да түгел, драма сәнгатенең иң югары үрләрен яулаган Франция, Италия, Англия һәм Германия театрларының бар дөньяны таң калдырган мәшһүр артистларының чыгышларын күреп хәйран калганыбыз, хәтта алар спектакльләрендә дә «халык» ролендә катнашып (Гете. «Мефистофель»), аларга ярдәм иткән чакларыбыз булды.
Кичләребезне файдасызга үткәрмәдек. Бу тынгысыз яшьлегебезнең үзебез өчен сәнгать дөньясын ачарга, аның серенә, мәгънәсенә төшенергә дигән максатлы омтылышының бер чагылышы - Хәлил аганың, белемне аудиториядә утырып кына алмыйлар, Мәскәүдә яшәгән дәверегезнең кадерен белеп калыгыз, дип, күңелләребезгә сеңдерергә теләгән васыятьләренең берсе иде.
Бу кеше гомере буена белемгә сусап, аңа табынып яшәгән шәхес. Белемнең кадерен, мөһимлеген бөтен тирәнлеге белән тоеп белгәнгә күрә, милләт язмышы өчен чын күңелдән борчылучы шәхес буларак, татар театр сәнгатенең дә заманга тиң үсештә булуын теләп, киләчәкне күздә тотып, Мәскәүдә югары белемле артистлар әзерләү өчен, чын мәгънәсендә зурдан кубып, беренчеләрдән булып чаң суга, шул максатка ирешү юлында армый-талмый чаба, төрле инстанцияләрне уза, аларны бимазалый иде.
Бәлки ул сөйләп тә минем күңелгә сеңми калгандыр, ә бәлки ул заманда тыелган «Идегәй» хакында сүз кузгатуны кирәк санамагандыр, аңа тукталганын хәтерләмим. Ә бит, Биктимер карт, Король Лир, Хуҗа Насретдиннан тыш, декадага ул Идегәй ролен дә алып барырга тиеш була.
Без инде аның бу җәүһәргә тиң эшләрен Мәскәүдә шаулап-гөрләп үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында (Идегәйдән башкаларын) күрдек, хәтта «халык» булып бу спектакльләрдә катнаштык та. Инде әйтеп үткәнемчә, безгә башка халыклар декадаларының да байтагын күрергә насыйп булды. Ләкин Мәскәүне шаулаткан, башкаланы аякка бастырган мондый декаданың булганы юк иде әле.
Театр иң олы бүләккә лаек булды. Бу уңышка ирешүдә инде декададан соң татарлардан беренче булып СССРның халык артисты дигән исемгә лаек булган Хәлил Әбҗәлиловның роле гаять зур. Спектакльләр күрелмәгән уңыш белән узды. Ә төп йөкне тартучы, хәзерге тел белән әйткәндә, иң якты йолдыз булып Хәлил Әбҗәлилов йолдызы балкыды.
Аның Биктимер карты белән Хуҗа Насретдин рольләре татар театрының гына түгел, гомумән дөнья театр сәнгате җәүһәре дәрәҗәсенә күтәрелде.
Кызганыч ки, ул вакытта да, әле хәзер дә тумыштан килгән шушындый талантка тиң бәя бирерлек, ягъни шушындый даһиның осталыгын, нинди биеклектән торып фикер йөртеп эш иткәнен фәнни рәвештә төпле нигезләп, инде бар булганга нәтиҗә ясап, үз тамашачысына ачып һәм башка халыкларга җиткерә алучы сәнгать галимнәребез табылмады.
Без, әлбәттә, аның бәйрәмнәр, каникуллар алдыннан без шәкертләр өчен матди ярдәм юллап, хөкүмәт учреждениеләре бусагаларын таптап, чиновникларны бимазалап йөрүен белә идек. Ул аларны, балалар башкалар алдында ким-хур булып калмасыннар: әнә таҗикларга, башкортларга, төрекмәннәргә, балкарларга җибәргәннәр, без дә үзебезнекеләргә ярдәм итик, боегып йөрмәсеннәр, дип талкый торган булган. Сүз уңаеннан искә алу урынлы булыр: безнең хәлгә керүче ул чактагы мәдәният министры Рәхмәтуллин абыйга, Министрлар Советы Рәисе урынбасары Шакирҗанова апага без һәрчак олы рәхмәтле булдык, урыннары оҗмахта булсын.
Инде яңадан очрашкач, йә ничек соң, баедыгызмы, дип шаярткалап, тагын берәр төрле сабак биреп куяр иде. Әйтик, элек артист халкы тамашачы күзенә күренеп йөрергә тиеш булмаган. Бу - антрепренер таләбе, бу - куелган шарт. Күп күзгә чалына башласаң, серлелек бетә, кадерең калмый. Бу - этика. Гомумән, күзгә керергә тырышу ул - талантсыз, булдыксыз артистлар эше.
Хәлил ага боларны лекция итеп тукып түгел, үзенә хас рәвештә гади генә мисалларда аңлатып куяр иде. Минем сәмән ягы нинди генә чамалы булган чакларда да, өйгә каретада кайтып керү өчен кесәмдә бер сумым һәрчак кала иде, дип сөйләве хәтергә уелып-сеңеп калган. Димәк ки, моннан, сез инде алны-артны карап йөрергә өйрәнегез, сез хәзер үзегезгә-үзегез генә хуҗа түгел, сезне халык үзенчә үз итеп, олылап, үрнәк итеп күрергә теләр - сез бу теләкне һәрдаим истә тотарга тиешсез, дигән нәтиҗә ясала иде. Бу аның безгә төшендергән чираттагы васыятьләренең берсе инде.
Без аның ничек эшләвен, үз хезмәтенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын күрдек. Аның репетициясе үзе бер ритуал: ул нәрсәдер эшләп, кыланып азаплану түгел, ә эшкә чын мәгънәсендә җитди караш; тулы әзерлектә кил, бар мәшәкать ишекнең теге ягында калсын - ул шундый, ул спектакльгә генә түгел, репетицияләргә дә сәгать ярым алдан килеп, эчке зур әзерлек белән тулып, куелган материалны, текстны үзләштереп, үз мисалында башкаларны да эшкә җибәрелгән вакытның кадерен белергә мәҗбүр итә иде. Хезмәтнең асылын аңлап, иҗат вакытының кадерен белергә өйрәтү мисалы - үзенә күрә бер васыять түгелмени?!.
Актер хезмәте гомер буе имтиханнан, ягъни һәр яңа эш, яңа роль саен өр-яңадан шәкерт була белүдән гыйбарәт. Ул шулай була ала иде. Ә инде андый шәхесләр белән янәшә эшләү, эш ысулларын күзәтү - үзе бер дәрес.
Без, диплом спектакле итеп, Ә.Фәйзинең «Тукай» драмасын куйдык. Пьеса саллы, катнашучылар биниһая күп... Шул сәбәпле, Тукай көннәренә туры китереп куелган бу спектакльне Г.Камал театры артистлары белән бергәләп куярга дигән карарга киленде. Премьера чынлап та яз көне Казанда, Тукай көннәрендә, академия театрында уйналды.
Нинди олы күңеллелек, нинди мәрхәмәтлелек булган безнең олпат артистларыбызда! Без чебешләр - зур-зур төп, ә танылган атаклы артистлар эпизодик рольләрдә, халык күренешләрендә (Х.Уразиков, Г.Зыятдинов, Г.Надрюков, Ш.Биктимеров, В.Закиров, Д.Ильясов һ.б.) катнашып, спектакльнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрделәр.
Ә СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов ул спектакльдә крәстиән ролендә, кечкенә бер эпизодта килеп кереп, халык арасыннан баскычтан төшеп килүче авыру Тукайны (Тукай ролен башкару миңа насыйп булды) эзләп тапкан, өмет белән балкып янган зур зәңгәр күзләре, соңыннан хәлне аңлап, үз таягын тәкъдим итүе, миңа, спектакль финалына килгәндә ниндидер бер илаһи көч, эчке ышаныч, ныклык өстәгәндер дип уйлыйм. Ул күзләр, ул гади крәстиән таягы әле дә булса минем күз алдында. Хәлил ага шушы эпизоды белән генә дә гади халыкның Тукайны ничек үз итүен иң-иң самими сыйфатларда бирә алды. Бу күләме белән кечкенә булган эпизодта чыгыш ясарга алынып, ул безгә хикмәт эшнең зур яки кечкенә булуында түгел, ә мәсьәләгә нинди карашта булып, нинди мөнәсәбәт белән эш итүдә икәне виртуоз осталык белән башкарып, үз мисалында чәйнәп каптырды. Бу аның чираттагы васыяте иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: