Шәһри Казан

Хәләл индустрия халыкара стандартларга туры китереләчәк

Кырмыска оясы кебек, халык кайный, тәм-томнар күзне кызыктыра, самавырлар гөрли, тегендә кызык, монда тамаша, шаулый гына ярминкә. 19-21 май көннәрендә «KAZANSUMMIT-2012» кысаларында уздырылган халыкара ярминкәне бер җөмлә белән әнә шулай итеп тасвирлап булыр иде.

Ярминкәгә һәркем үз теләгәнен эзләп бара: берәүләр тамаша кылырга, икенчеләре сәүдә итәргә, өченчеләре танышырга, яңалыклар белергә. Әйе, яңалыкларны белеп тору бик мөһим, без дә «KAZANHALAL» ярминкәсе белән таныштыруны яңалыклардан башлыйк.

Яңалыклар
Өченче тапкыр уздырыла торган бу ярминкә быел беренче тапкыр Казан күргәзмәләр залында булды. Оештыру да, колачы да алдагыларына караганда күпкә киңрәк, мәртәбәлерәк иде. Күргәзмә-ярминкәне «Хәләл индустрия милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган хезмәттәшлеге ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белән берлектә оештыра. Күргәзмәнең төп максаты - Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән хәләл продукцияне һәм төрле хезмәтләрне тәкъдим итү. «KAZANHALAL» күргәзмә-ярминкәсе - махсуслаштырылган зур чара, ул үзебездә һәм чит илләрдәге хәләл товарлар җитештерүче оешмаларны берләштерә. Әлеге күргәзмә-ярминкә кысаларында «2012 елда хәләл индустриясе» эшлекле форумы да узды. Сөйләшүләр «Хәләл» индустриясенең үсеше, «Хәләл» ирекле сертификацияләү системасы, логистика, консалтинг, хәләл продукциясенең үсешен һәм сатылуын тәэмин итү кебек әһәмиятле мәсьәләләр турында алып барылды.

Эшмәкәрләр: кечеләре һәм зурлары
Әйткәнемчә, ярминкәгә һәркем үз максаты белән килә. Әлбәттә, иң зур кызыксыну белән килүчеләр - эшмәкәрләр: кечеләре һәм зурлары.
Сүзне беренчеләреннән башлыйк. Рауфиль Сафинов - Пермь өлкәсенең Барда районыннан, кыздырылган көнбагышны пакетларга салып сатуга чыгару белән шөгыльләнә. «Казанда еш булсам да, хәләл ярминкәдә беренче катнашуым, теләгем - товарымны сатардай кешеләрне табу. Миңа арадашчылар кирәкми. Мин куйган бәягә ул өч сум кушса, кибет хуҗасы биш сум өсти. Нәтиҗәдә көнбагышымның бәясе шактый күтәрелеп китәчәк һәм ул аз сатылачак. Сәүдә нокталарына турыдан-туры чыгу минем өчен отышлырак. Тик әлегә бик әллә кемнәр белән очраштым, дип әйтә алмыйм», - дип, бераз кәефсезләнебрәк торды Рауфиль Сафинов. Миңа калса, Рауфиль әфәнденең үзенә дә бераз тәвәккәллек җитми бугай. Беренчедән, ул үз товарын пакетыннан чыгарып күрсәтеп кенә таныштыра, кем күрә дә кем юк. Икенчедән, форум барышында, тәкъдимнәр, сораулар бармы дип, кат-кат сорадылар, эндәшүче генә булмады. Югыйсә кирәкле кешеләре барында үзеңне борчыганны әйт инде.
«Пестречинка» кошчылык фабрикасы директоры Илһам Кашапов, мөгаен, зур эшмәкәрләрдән саналадыр. Алар, беренчеләрдән булып, хәләл ризык җитештерә башладылар.
- Кайда гына үтмәсен, ярминкәләрдә катнашырга тырышабыз. Бу үзеңне башкалар белән чагыштырып карарга, тәҗрибә уртаклашырга, билгеле бер югарылыкны югалтмаска менә дигән мөмкинлек бирә, - ди Илһам Кашапов.
- Әле генә сезнең янда Гарәбстаннан килгән вәкилләр булып китте, сезнең продукция белән кызыксындылар, ахрысы?
- Без алар белән күпмедер дәрәҗәдә таныш идек, шулай ук бер күргәзмәдә очраштык. Инде менә безнең продукцияне үз күзләре белән күрделәр, үзләрендә узачак ярминкәгә чакырдылар, киләчәктә эшлекле сөйләшүләр булыр дип уйлыйбыз.
- Гафу итегез, шулай да бик күпләрне кызыксындырган сорауны бирим әле. Хәләл дигәнебез хәләл булып бетәме, бөтен шартлар да үтәләме?
- Тулысы белән ышандырып әйтәм, бөтен таләпләрне дә үтибез. Диния нәзарәтеннән махсус билгеләнеп куелган кеше бар. Ул бары тик безнең белән генә эшли һәм үз эшен бернинди шикләнүләргә урын калмаслык итеп башкара. Тавыкны чалудан башлап, ризык әзерләнеп, кибет киштәсенә куелганчы, хәләл ризык хәләл булып кала.

Теләкләр, хыяллар
Күргәзмә залының капкасына таба атлаганда, үземне Гарәбстанда кебек хис иттем. Кая карама, шәригать кануннарына туры китереп киенгән кызлар, ап-ак киемнән гарәпләр йөри, азан тавышы намазга чакыра, кояш та кыздырыпмы-кыздыра, Гарәбстанның чүлләреннән ким түгел. «Хәләл ризык җитештерү, аны кибет киштәләрендә күрү бүген экзотика түгел. Ун ел элек моны аңлатып тору кирәк булган булса, хәзер хәләл ризыкны кулланучылар көннән-көн арта», - диде үзенең чыгышында инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов. Алда тагын да зуррак эшләр көтелә: эшне хәләл индустрияне халыкара стандартларга туры китерерлек итеп оештыру, Татарстан эчендә, Россия төбәкләре һәм чит илләр белән күпкырлы килешүләр төзеп, үзара уртак тел табып эшләү. Ул вакытта Казан урамнарында йөрүче гарәпләргә дә, Малайзиядән килүчеләргә дә ияләнеп бетәрбез әле.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: