Шәһри Казан

Хокукларыгыз бозылса, шалтыратыгыз!

28 һәм 29 август көннәрендә Татарстан Республикасында, мәгариф һәм фән системасына караган сорауларга җавап бирү өчен, кайнар линия эшләячәк.

Россиядә мәгариф һәм фән системасында соңгы берничә ел эчендә әллә никадәр үзгәрешләр булды, төрле реформалар уздырылды. Шул сәбәпле, күпләр, бигрәк тә укучылар, ата-аналар, ә кайчакта укытучылар да соңгы яңалыкларны белеп бетерми.
Нәкъ менә шушы проблемаларны хәл итү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасында 28 һәм 29 август көннәрендә сәгать 10.00 - 17.00 аралыгында кайнар линия эшләячәк. Бу көннәрдә татарстанлылар түбәндә күрсәтелгән телефон номерларына шалтыратып, мәгариф системасында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының хокук саклау комиссиясе, ТРның Яшь юристлар берлеге, ТР Кеше хокукларын яклау, ТР Балалар хокукларын яклау оешмалары белгечләре җавап бирер дип көтелә.
Телефоннар: 8(843) 236-40-62; 8(843) 236-40-98; 8(843) 236-29-39.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: