Шәһри Казан

«Хәтер сандыгыннан» конкурсы дәвам итә

Ел башында «Шәһри Казан» газетасы «Хәтер сандыгыннан» дигән конкурс игълан иткән иде. Бу уңайдан газетабызга хатлар даими рәвештә килеп тора. Хөрмәтле укучыларыбыз, конкурста катнашырга теләгегез булса, әле вакыт бар - язмаларны ел ахырына кадәр җибәрергә мөмкин. Конкурсның шартларын исегезгә төшереп узабыз. Сез яшәгән төбәкләрдә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен...

Реклама

Ел башында «Шәһри Казан» газетасы «Хәтер сандыгыннан» дигән конкурс игълан иткән иде. Бу уңайдан газетабызга хатлар даими рәвештә килеп тора. Хөрмәтле укучыларыбыз, конкурста катнашырга теләгегез булса, әле вакыт бар - язмаларны ел ахырына кадәр җибәрергә мөмкин.
Конкурсның шартларын исегезгә төшереп узабыз. Сез яшәгән төбәкләрдә бик борынгы биналар, үзенең тарихи әһәмиятен җуймаган йортлар сакланып калгандыр. Фотога төшереп, шунда ук кыскача мәгълүмат язып, редакциягә юллагыз. Бәлки, гаиләгезнең ядкаре булып, сандык төбендә чиккән сөлгеләр, чулпы-муенсалар, бик борынгы, тарихи вакыйгаларны тасвирлаган фотосурәтләр саклана торгандыр. Аларны да фотосы һәм аңлатмасы белән бергә редакциягә җибәрегез (Чистай урамы, 5 нче йорт, E-mail: shahrkzn@finet.ru). Шуңа игътибар итегез: конкурсның шарты буенча, язманың бер биттән артмавы һәм фотосурәт белән дәлилләнүе сорала.
Җиңүчеләр, ел ахырында билгеләнеп, түбәндәге бүләкләргә ия булачак:
беренче урын - (ике бүләк) ЖК телевизор,
икенче урын - (ике бүләк) фотоаппарат,
өченче урын - (ике бүләк) электр иттарткычы.

Барыгызга да уңышлар телибез!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: