Шәһри Казан

Хәйриячеләрне зурладылар, яки яхшылык эшләү канда буламы? (ФОТОЛАР)

Кешегә яхшылык кылу адәм баласына код буларак салынадыр. Кечкенәдән сине «Бер яхшылык мең бәладән коткара» дип үстерсеннәр дә яхшылык кылмый кара!

Шуңа да хәйриячелек хәрәкәте киң яклау тапкандыр бездә.

Моннан 10 ел элек, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән, Татарстанда хәйриячелек буенча республика советы төзелә һәм 2007 елдан әлеге хәрәкәткә бөтен республика кушыла. Бу хакта кичә, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узган «Ел хәйриячесе» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искә төшереп үтте.

- Шул вакыт эчендә әлеге бәйгедә 1700 кеше катнашты, хәйриячеләр тарафыннан 23 млрд сумлык ярдәм күрсәтелде. Хәзер дә Татарстанда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында ел саен мондый чаралар уза. Ихлас күңелдән сезгә кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, - диде ул, залдагыларга мөрәҗәгать итеп һәм «Ел хәйриячесе» кебек матур традицияне сакларга һәм алга таба да дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады. - Уртак хезмәтебез нә­тиҗәсендә, Татарстан башка төбәкләрдән нык аерылып тора, монда сезнең һәркайсыгызның өлеше бар, - диде ул.

Бәйгенең «Яхшылыкка юл» һәм «Мәрхәмәтле түгәрәк» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкне нәкъ менә Президентыбыз кулыннан алды.
«Игелекле эшләр» номинациясендә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде.

- Моннан ун еллар элек булган идея бүген чын-чынлап күпләрнең яшәү рәвешенә әверелде. Бүген без инде ниндидер проектларда катнашырга чакырмыйбыз да. Бүген залда утыручыларның күбесе моны үзләре, күңелләре, җаннары кушканга эшли. Ходай тарафыннан бирелгән сәламәтлек, физик һәм матди мөмкинлекләр ул бары шуңа мохтаҗ булганнарга ярдәм итү өчен кирәк икәнен алар бик яхшы аңлый. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Сез кылган яхшылыклар үзегезгә, гаиләләрегезгә әйләнеп кайтсын. Туу, уңышка ирешү, якыныңа ярдәм итү, бәхетле булу - ахыр чиктә, тормышның максаты да, мөгаен, шулдыр, - диде Илдар Халиков.

Сәхнәгә бер-бер артлы хәйриячелек юлында булучылар - эре һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм кече бизнес вәкилләре һ.б. күтәрелә. Барысы да тормыш мәгънәсен шәхси уңыш һәм матди байлык белән чикләмичә, кеше хәленә кереп ярдәм кулы сузучылар. Мохтаҗларга үз малыңнан өлеш чыгарган саен, күңелең байый, җаның тынычлана, диләр алар. Шуларның берсе - сигезенче ел рәттән шушы хәрәкәтнең алгы сафында баручы Мөслимдәге «Агромастер» җитештерү компаниясенең генераль директоры һәм «Исламов» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз әфәнде белән сөйләшеп тордык. Юк, кылган гамәлләре турында түгел. Аның медицина учреждениеләренә җиһазлар кайтаруы, авыруларга операцияләр ясату өчен зур суммалар бүлеп бирүе, һәртөрле акцияләргә үзеннән саллы өлеш чыгаруы, сугыш ветераннарына ел саен бәйрәм күчтәнәчләре әзерләве, әтисенең туган авылында сугышта катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерүе кебек сөйләп-әйтеп кенә бетерерлек булмаган изгелекләре турында безгә Илгиз әфәнденең үзен күргәнче үк Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Солтанов инде сөйләп өлгергән иде.

- Бүген акчасы булган бөтен кеше дә сезнең кебек үк юмартланырга, акчасын чыгарып салырга бик ашыкмый, яхшылык эшләргә сезне нәрсә этәрә? - дип сорыйм көн героеннан.
- Салсын, акчасы бар икән - салырга тиеш! нигә жәлләп торырга. Яхшылык эшләү, күрәсең, ул канда да бардыр инде. Мин аны аңлата да алмыйм. Ярдәм сораган кешегә булышасы килә. Кешегә яхшылык эшләсәң, үзеңә дә рәхәт булып китә. Кемнәндер нәрсәдер алуы күңелле нәрсә, әмма бирү ул икеләтә рәхәтрәк, - ди ул, катгый итеп.

Залда, хәйриячеләр бе­лән беррәттән, күпбалалы гаиләләр һәм үз балалары өчен генә түгел, тәрбия­гә алып үстерүче балалары өчен дә җавап тотучы, аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган гаиләләр дә шактый иде. Алар арасында Чирмешәннән килгән Светлана һәм Сергей Севасяновлар да бар. Биш бала бу гаиләдә.
Әлеге изге адымнары белән, беренче чиратта алар балаларына игелек кылуның ни икәнен үз мисалларында күрсәтә. Әлмәттән Альфира белән Салават Бадриовлар моннан ике ел элек үзләренең алты баласы янына биш айлык һәм ике яшьлек ике кызны тәрбиягә алганнар.

- Әлмәттә ике катлы йорт салдылар, бик күп мал тоталар. Авылда 20 сутый җирдә тагын бер агач йорт салып куйдылар. Соклангыч тырыш, игелекле гаилә, - дип сөйләп бетерә алмый алар турында Әлмәт социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова.

Реклама

Кайбыч районы Мәлки авылыннан килгән керәшен гаиләсе Надя белән Михаил Маланиевлар да шундыйлардан. Гаиләдә алты ир бала үсеп килә, җиденчесен алып кайтырга да исәп­ләре юк түгел. Алар фермер хуҗалыгы оештырып җибәргәннәр. Биш савым сыер, симертүгә куйган алты үгезләре бар. Көн саен 50-60 литр сөт тапшырып, үз көчләре белән матур итеп яшәп яталар икән. Мөслим районының Яңа Сәет авылында яшәүче Тихния һәм Муллашәех Галиевләр дә үзләренең биш баласы янына ике сабыйны сыендырган. Терлек асрап, умарта тотып, балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерә алар да.

35 яшьлек Петр Мускатинов - инвалид коляскасында. Чүпрәле районы, Зур Акса авылы егетен якыннан белгәннәр аның активлыгына шакката. Матур гаилә корып, хатыны белән ике бала үстерә алар. Петр үзе кул көрәше буенча ярышларны бер дә калдырмый, ди. Казанда узган бәйгедән - беренче, Мәскәүдән өченче урынны алып кайткан. Ноябрь аенда инде дөнья чемпионатына да җыена икән! Азнакайдан килгән Елена Исламова шулай ук алты бала анасы. Язмыш аны 2005 елда инвалид бала үстерүче аналарны берләштерүче «Умырзая» дип аталган ирекле иҗтимагый оешма оештырырга мәҗбүр иткән. Бүген бу оешмада 384 гаиләнең уртак проблемасы хәл ителә, ди ул. Биредә кайсы өстәл янына тукталсаң да, һәркайсының һичшиксез үз тарихы булачак иде... Тантанада катнашкан барлык гаиләләрне Хәйриячелек эше буенча Республика Советы, «Бәхетле» ҖЧҖ, Кукмара металл савыт-саба заводы истәлекле бүләкләр һәм Кырымдагы, Татарстандагы сәламәтләндерү лагерьларына путевкалар белән бүләкләде.

Лениногорск районы, Ормышлы авылында бер үк вакытта имам да, ветераннар советы рәисе вазифаларын башкарып күп кенә хәйриячелек акцияләренең башында торучы Шәһид Сәйфуллин да бүләкләнүчеләр арасында иде.

- Авылда зиратларны, чишмәләрне төзекләндердек. 10 елдан артык Корбан бәйрәмнәренә, картлар белән беррәттән, мәктәп балаларын да чакырабыз. Балалар аз булса да динебезне белеп, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнеп үссеннәр дигәннән чыгып эшлибез моны. Бәйрәмнәрдә сугыш толларын да, мохтаҗларны да онытмыйбыз. Кешене сөендерү - җанны тынычландыра бит ул, - ди аксакал.

Менә шундый олы җанлы кешеләр белән очраштырды быелгы бәйге. «Ел хәйриячесе» өчен киләсе ел - юбилей елы булачак. Анда да Әсгать абый Галимҗанов кебек олы җанлы шәхесләрне күрергә булсын.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: