Шәһри Казан

Хәзинә тапсаң, нишләргә?

Алдагы саннарда гына Лаешта сукыр һәм начар күрүче балалар интернаты өчен теплицага су үткәргәндә хәзинә табылуы, анда XVIII һәм ХХ гасыр башына караган акчалар, көмеш бизәнү әйберләре булуы хакында язган идек. Әлеге табылдыкны мәктәп директоры Татьяна Николаевна Камбаровага тапшырулары, мәктәптә киләчәктә музей ачарга җыенулары да мәгълүм булган иде. Хәзинә тапсаң,...

Алдагы саннарда гына Лаешта сукыр һәм начар күрүче балалар интернаты өчен теплицага су үткәргәндә хәзинә табылуы, анда XVIII һәм ХХ гасыр башына караган акчалар, көмеш бизәнү әйберләре булуы хакында язган идек. Әлеге табылдыкны мәктәп директоры Татьяна Николаевна Камбаровага тапшырулары, мәктәптә киләчәктә музей ачарга җыенулары да мәгълүм булган иде.
Хәзинә тапсаң, нишләргә?
Инде килеп, имеш, бу хәзинә 15 миллионлык икән, имеш, хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итмәгән өчен башта Лаештагы интернат-йорт директорына карата җинаять эше кузгатырга уйлаган булганнар икән, имеш, хәзинә тапкан егет юкка чык­кан икән, дигән сүз таралды. Төн чыкканчы йон чыккан, ди инде безнең татар мондый чакта.
Болары тагын ни дигән сүз дип, Лаешка шалтыратабыз. Сезгә бу мәсьәләдә Гавриил Романович Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазинадан да төгәлрәк җавап бирүче булмас, диделәр.
Бу, чыннан да, шулай булып чыкты.
- Татьяна Николаевнага рәхмәт, ул бөтенесен дә бик дөрес эшләде. Ул миңа хәзинә табылуы турында шунда ук хәбәр итте. Шулай булгач, җинаять эше кузгатырга уйлаулары турындагы сүз уйдырма. Мин үз чиратымда Казанга Татарстан Фәннәр академиясенең археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге өлкән гыйльми хезмәткәре Зөфәр Шакировка чыктым. Ул бу очракта нишләргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирде. Без полиция, Мәдәният министрлыгына хәбәр иттек. Ничә тәңкә, ничә бизәнү әйбере - бөтенесенең описе алынды. Хәзерге вакытта әлеге хәзинә полициядә сейфта саклана. Хәзинәнең бәһасе хакында берни дә әйтә алмыйбыз, чөнки әле алар экспертиза үтмәде. Хәзинәнең алга таба кайда сакланачагын да тәгаен әйтә алмыйбыз. Гадәттә, хәзинә кайда табыла, шунда кала. Бу очракта дәүләт музейларының берсендә сакланачак дисәк, дөрес булыр. Хәзинә тапкан егетебез дә исән-сау, аны юкка чыгарырга маташу да урынсыз. Монда бөтен нәрсә мәдәни мирасны саклау буенча закон нигезендә эшләнде, - дип җавап бирде безгә музей директоры Фәридә Гафиулловна, матбугатта күренгән бөтен имешләрне инкяр итеп.
Хәзинә табылу турында бу беренче генә хәбәр түгел. Аны табучылар беренче чиратта ни эшләргә тиеш? Шул сорау белән Татарстан Фәннәр академиясе археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.
- Фаяз Шәрипович, табылдык, хәзинә буларак бәяләнсен өчен, ул нинди булырга тиеш?
- Беренчедән, шуны әйтергә кирәк: археологик казу эшләре вакытында биш-алты бертөрле әйбер бер урында табылса, без аны, кайсы чорга каравына карамастан, хәзинә дип атыйбыз. Ә хәзинә хәзинә инде ул. Тарих өчен әһәмияте булмаган хәзинә юк. Әйтик, борынгы таш гасырын тикшерүчеләр дә хәзинәләр табалар. Элек-электән, борын төбендә күрше кабиләләрнең яу белән килгәнен күрсәләр, иң кирәкле, иң кыйммәтле әйберләрен талап алып китмәсеннәр дип, яшерә, күмә торган булалар. Бу очракта иң кыйммәтле әйбер нәрсә? Таштан ясалган эш, сугыш кирәк-яраклары - ук, сөңге очлары, балталар, өтергеләр. Гадәттә хәзинәләрдә әйберләрнең ватыклары түгел, ә исән килеш сакланганнары очрый. Хәтта балчык чүлмәкләргә кадәр тулысы белән сак­ланган була.
Бронза гасырын алсак та шул. Менә бер кызыклы мисал. 1969 елда мин беренче тапкыр археологик экспедициягә бардым. Биләрне казыдык. Миңа шул тиклем ошады бу. Болгар бабаларыбызның чүлмәк китекләрен алып, әти-әниләргә күрсәтергә дип өйгә - Зәй районы, Карман авылына алып кайттым. Артык исләре китмәде. «Мондый чүлмәк ватыклары безнең бакчада да дөнья», - диде әти. «Табып карагыз, мондый төсле чүлмәк ватыклары бармы икән?» - дим. Икенче көнне сеңлем күлмәк итәген тутырып чүлмәк ватыклары җыеп кайткан. Мин югалып калдым. Бу Болгарныкы кебек яхшы сыйфатлы кызыл балчыктан ясалган чүлмәкләр түгел, ә алардан да борынгырак, алардан күпкә тупаслар. «Кайдан таптың, күрсәт?» - дим. Киттек. Бер урында өч бронза урак, хәнҗәр, сөңге очы һәм чүлмәк ватыклары аунап ята. Ниндидер бер авыл урыны булган. Мин шуны өйрәнә-өйрәнә археолог та булып киттем инде. Безнең эрага кадәр икенче мең еллыкның икенче яртысы, ягъни моннан 4300‑4500 еллар элек калган авыл урынында табылган хәзинә булып чыкты. Безнең Татарстанда бронза гасырына ка
раган хәзинәләр аз. Ул әйберләрнең бер өлеше Бигәш урта мәктәбе музеенда саклана иде моңа кадәр. Кремльдә тиздән Татарстан археологиясе музее ачылачак, хәзер инде мин аларны шунда алып килеп тап­шырдым.
- Археологлар тапкан хәзинә аңлашыла. Алар ни дә булса табачагына өмет итеп эшли. Ә менә бер кеше очраклы гына юлыкты ди хәзинәгә, аңа нишләргә? Әйтик, үз бакчасында эшләгәндә тапты, ди.
- Үз бакчасы хосусыйлаштырылган икән, табылдык әйбер дәүләтнеке түгел, аныкы. Әмма ул кеше XIX гасыр акчасы белән нишләсен? Беренче чиратта, әлбәттә, район музеена мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә аннан Татарстан милли музеена хәбәр бирәләр. Ул шулай тиеш тә. Әгәр дә музей булмаса, райондагы мәдәният бүлекләренә чыгарга кирәк. Һәрхәлдә, табылдык турында галимнәр белергә тиеш. Чөнки галимнәр, табучыга караганда, ул хәзинәнең тарихи әһәмиятен күпкә яхшырак аңлый. Ә табучыга кызыксындыру чарасы буларак, хәзинә суммасының 25 проценты түләнә. Бу бик аз, чөнки ул бәядән 13 процент салым да түлисе бар. Швециядә шушы мәсьәлә уңаеннан кызыксынганым булды. Чөнки бит әле акча гына түгел, алтын‑көмеш әйберләр дә табалар. Бездә аны тапкан кеше, музейларга биргәнче мин аны базар бәясеннән үзем сатам, дип уйлый. Әйтергә кирәк: алар бер яктан дөрес уйлый. Ә чит илдә хәзинә табучы бу хакта уйламый, киресенчә, ул музейга чаба. Чөнки аларда тапкан хәзинәне алтынын, көмешен аерым үлчәп, законлы рәвештә бернинди салым түләтмичә, 100 проценты белән базар бәясенә сатып алалар. Бу әле үлчәү бәясе генә. Әле бит табылдыкның тарихи бәһасе, кыйммәте дә бар. Экспертлар әнә шул тарихи кыйммәтен бәяләгәннән соң, хәзинә тапшыручыга өстәмә рәвештә тагын түлиләр. Шуңа да аларның тарихчылары да: «Безнең тарих чит илләргә китеп югалмый, үзебездә кала», - диләр. Ә бездә исә хәзинәне әллә нинди юллар белән булса да, кыйм­мәт хакка читкә җибәрү ягында халык. Мәсәлән, без XI‑XII гасырларга караган «үрдәкле» чигә алкаларын беләбез. Кара археологлар таба бит шуларны. Мәскәүләргә алып барып коллекционерларга саталар. Кызганыч, аннан алар чит илләргә китә. Ә үзебезнең музейларда андый нәрсәне очрата алмыйбыз. Бу хәлдән арыну өчен, әлбәттә, хәзинә табу­чыга түләнә торган процентларны түләүне арттырырга кирәк.
Тагын бер кызык нәрсә. Кеше нидер табып музейга китерә. Ә музей аны сатып ала алмый. Акчасы җитми. Икенче ягы - кара археологлар кулыннан гомумән дә сатып алмыйбыз, ул тыелган нәрсә. Чөнки алган очракта без аларга бу эш белән шөгыльләнергә юл ачабыз дигән сүз.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: