Шәһри Казан

Җиңү алып килгән хатын-кызлар

Билгеле булганча, 1941-1945 еллардагы сугыш чорында фронтка киткән ир кешеләрне производствода, колхоз, совхозларда хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар, һөнәр, тимер юл училищеларын, ФЗУ мәктәпләрен тәмамлаучылар алыштыра. Татарстанда сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең яртысыннан күбрәге, хәтта кайбер кооперацияләрдә 75 проценты, хатын-кызлар була. Эшче сыйныф нык яшәрә. Фронтка киткән ир-егетләр урынына хезмәт резервлары системасыннан...

«Тылда - фронттагы кебек үк!» дигән девиз халыкның патриотик бурычын яхшы аңлавын күрсәтә. Республикабызның дистәләгән мең хезмәт кешесе аңа тугры булып кала. Сугышчыларга Казандагы Куйбышев исемендәге «Тасма» берләшмәсе - фотопленка, мехкомбинат - бүрек, бияләй, унты (очучылар өчен җылы аяк киеме), шлемофон, «Спартак» комбинаты солдат-офицерлар өчен аяк киеме җитештереп җибәрә.
Сугыш чорында 22 нче авиация заводы Пе-2 дигән 10 меңнән артык бомбардировщик озата. Шул ук вакытта Пе-8 дигән бомбардировщик та җитештерелә башлый, ул үзен яхшы яктан күрсәтә. Татарстаннан фронтка барлыгы 21 меңнән артык самолет озатыла, бу - илдә җитештерелгән һәр алты очкычның берсе дигән сүз.
«Катюша»лар өчен Казандагы дары заводы фронтка бер миллион заряд озата.
1944 елда Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә 83600 хатын-кыз эшли. Бу - производствода эшләүчеләрнең 54 процентын тәшкил итә.
Эвакуацияләнеп Татарстанга килгән күп кенә завод-фабрикаларның кайбер цехларында эшчеләр (күпчелеге хатын-кызлар) ачык һавада уңайсыз шартларда 12-18әр сәгать фидакарь хезмәт куя. Кышкы салкынга карамастан, эшчеләр түзә. Аларның бүгенге көндә 60ар еллык хезмәт стажы бар, яшьләре дә 90 тирәсендә инде.
Республикабызда бер үк вакытта 59 госпитальдә 334 мең фронтовик дәвалана. Нәтиҗәдә, 207 мең солдат һәм офицер яңадан сафка баса. Ул- фронт өчен өстәмә 20 дивизия дигән сүз. Академик Б.В.Петровский сүзләренә караганда, «Бу - тарихта дөньяда тиңе булмаган саннар».
Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 600 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә.
Сугышта барлыгы 2 миллион хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнән артыгы - Татарстаннан. Аларның 41 проценты - табиблар, 40 проценты - санинструкторлар һәм санитаркалар. Шәфкать туташларының исә 100 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Чистай шәһәреннән 9 нчы сыйныф укучысы Роза Сафинаның ике абыйсы сугышта катнаша, 17 яшьлек укучы да, үз теләге белән, район хәрби комиссариаты аша сугышка китә. Пулеметчы булып хезмәт итә, гади солдаттан лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә.
Сугыш чорында халык мәгарифе системасында гына да 48758 хатын-кыз армия өчен төрле белгечлек буенча әзерлек үтә. Күпчелеге сугышта телеграфистлар, телефонисткалар, радистлар, радиооператорлар булып катнаша. Элемтә хәрби частьләрендә хезмәт итүчеләрнең 80 проценты хатын-кызлар була. Мәсәлән, Яшел Үзән шәһәреннән Евдокия Кирпичникова үзен оста элемтәче итеп күрсәтә.
Татарстан кызлары Саимә Сәлимова һәм санинструктор Мамонтова сугыш кырыннан 126 яралыны алып чыгып, аларга ярдәм күрсәтә. Казан кызы Анна Новикова һәм комсомолка А.Калекина яраланган 82 сугышчыны коткара. Татарстан кызы - шәфкать туташы П.Гриднева сугыш кырыннан җәрәхәтләнгән 30 сугышчыны алып чыга. Алар орден-медальләр белән бүләкләнә.
Таман хатын-кызлар авиация полкы очучылары арасында татар халкының курку белмәс атаклы кызлары Ольга Санфирова һәм Мәгубә Сыртланова да була. Мәгубә Сыртланова төнге бомбардировщик У-2 дә 780 сугышчан очыш ясый, дошман өстенә 140 тонна бомба ташлый, ә Ольга Санфирова исәбендә исә - 630 сугышчан очыш. 1942 ел ахырыннан 1944 елның декабренә кадәр ул командалык иткән эскадрилья 3270 сугышчан очыш ясый. Ул үзе генә дә дошманның 4 эшелонын, 6 елга кичүен, 12 танкын, йөк төягән 62 автомашинасын, 7 складын юкка чыгара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, аларның икесенә дә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Мондый мисалларны дистәләп кенә түгел, йөзләп китерергә мөмкин булыр иде.
Кама Тамагы районыннан 18 яшьлек Мария Щелокова, Яшел Үзәннән А.Золотарева, Казаннан А.Перегонец һәм З.Яковлева партизан отрядларында бик мөһим бурычлар үтиләр. Кайбер хатын-кызлар кавалерия гаскәрләрендә хезмәт итеп, орден-медальләр белән бүләкләнәләр.
Тыл фронтка зур ярдәм күрсәтә. 1941 елда Казанның май комбинатында 122 хатын-кыз тимерче, штамповщик, металл коючы булып хезмәт итәләр. «Урак һәм чүкеч» заводында 380 эшченең 258ен хатын-кызлар тәшкил итә. Бу - барлык эшләүчеләрнең 70 проценты дигән сүз. Металл коючылар булып эшләүче 75 кешенең 10ысы гына ирләр була, хатын-кызлар 87 процентны тәшкил итә.
1943 елда республикабызда комбайнчылар сафында хатын-кызлар - 73, тракторчылар 79 процент була. 1941 елда республикабызда 112 хатын-кыз трактор бригадалары үзара ярышып эшли, анда 5228 тракторчы хатын-кыз катнаша. Сугыш чорында 320 хатын-кыз колхоз рәисе, 6327се - кырчылык бригадасы бригадирлары, 2575е терлекчелек комплексы мөдирләре булып эшли. 10 мең хатын-кызга җитәкчелек вазифаларын үтәргә тәкъдим ителә.
1941-1945 елларда Татарстан хезмәт ияләре фронтка 23 меңләп кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең телогрейка, шарф, 100 мең пар күлмәк-ыштан озата. Бу эшләрне башкаруда хатын-кызларның роле бик зур була.
1941 елда бер Казанда гына да 5700 донор кан бирә. Һәркөнне 60 литр кан җыела. Сугыш чорында 12 мең литр кан, 5 мең литр плазма һәм дәвалау сывороткасы фронтка һәм госпитальләргә озатыла. Кан бирүче 300 хатын-кыз орден-медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш башлану белән, тимерьюлчы ирләр фронтка китә. 1942 елда Казан тимер юлы коллективы 43 процентка яңара. Фронтка киткән ирләре урынына аларның хатыннары, апа-сеңелләре, әниләре, яшүсмер егетләр-кызлар утыра. Хатын-кызлар машинист, вагоннарны караучы (осмотрщик), кондуктор, тимер юлны караучы (обходчик) һөнәрләрен үзләштерә.
Сугыш чорында Татарстанда 1 миллионга якын шинель, 1 миллион 500 мең плащ-палатка тегелә. Хатын-кызлар һәркөнне бер полкны - өс, бер дивизияне аяк киеме белән тәэмин итәләр. Сугыш чорында республика хатын-кызлары өч миллионлы армияне өс һәм аяк киеме белән тәэмин итә. Татарстан дәүләткә, сугышчыларга 131 миллион пот икмәк, 39 миллион пот бәрәңге, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт, 11 миллион пот печән, шуның өстенә, дистәләгән пот май, бал, тәмәке, сало, йомырка тапшыра.
Авылда төп тарту көче булган атлар саны сугыш чорында 2 тапкыр кими. Еш кына сыерлар, үгезләр җигеп җир сөрергә туры килә. Сөрү җирләре, терлекләрнең баш саны бик азая.
Авылда эшче көчләр, техника җитми. 1941 елда Татарстаннан фронт кирәк-яраклары өчен 3150 йөк автомашинасы, 390 трактор озатыла. Барлык эшче атларның 10 проценты 1941-1942 елларда ук сугышка озатыла. 1941 елның июленә ашыгыч рәвештә кыска сроклы курсларда 3169 тракторчы, 989 комбайнчы хатын-кыз укый һәм 1941 елның урып-җыю компаниясендә катнаша. Төгәл мисалларны һәр район буенча күрсәтергә мөмкин.
Авылларда төп эшләүчеләр булып хатын-кызлар, картлар һәм балалар кала. Татарстан буенча эшләнгән хезмәт көненең 75 проценты хатын-кызларга туры килә.
1941 елның 27 октябреннән 1942 елның 15 февраленә кадәр тарихка «Казан каймасы» дип кереп калган оборона чиге төзелә.
Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызудагы фидакарь хезмәтләре өчен, хәзерге вакытта тылда эшләүчеләргә багышлап «Хәтер китабы» нәшер итү планлаштырыла. Якын киләчәктә бу гамәл тормышка ашар. Әлбәттә, беренче чиратта моңа безнең гүзәл хатын-кызларыбыз лаек!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: