Шәһри Казан

Җиңү бәйрәме кайсы шәһәр-районда ничек узды (ФОТО)

Җиңү балкышы Казан Ирек мәйданындагы Җиңү парады тантанасына сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге көнне әһәмиятен ассызыклап: «1945 елның 9 мае мәңгелеккә илебезнең бөеклеге символына, аның күпмилләтле халкының батырлыгы һәм түземлеге символына әверелде», - диде. Казандагы парадта барлыгы ике меңләп кеше, ретро автомобильләр һәм беренче...

Җиңү балкышы
Казан
Ирек мәйданындагы Җиңү парады тантанасына сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге көнне әһәмиятен ассызыклап: «1945 елның 9 мае мәңгелеккә илебезнең бөеклеге символына, аның күпмилләтле халкының батырлыгы һәм түземлеге символына әверелде», - диде.
Казандагы парадта барлыгы ике меңләп кеше, ретро автомобильләр һәм беренче тапкыр хәрби техника катнашты. Кич исә 2,5 меңнән артык залптан салют аттылар. Ә бәйрәм чараларын исә 600 меңләп кеше тамаша кылган.
Аксубай
Яңа Дума авылында 9 май көнне төзекләндерелгән һәйкәл ачтылар. Авылдан сугышка 300дән артык кеше киткән, яртысы әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә исән калганнар өчәү - Гобәй Гизятов, Мидхәт Фәизов һәм Кыям Галәветдинов... Алар өчесе дә туксанны узган инде.
Һәйкәлне төзекләндерү эшен авылдан чыккан, аның язмышына битараф булмаган Ирек Сәләхов башлап йөргән. Идеяне район башлыгы Камил Гыйльманов күтәреп алып, химаячеләр табарга булышкан. Ачылыш һәм Җиңү бәйрәменең иң йөрәккә үткән мизгеле - мәктәп укучылары төзегән «Үлемсез полк» узуы булды. Укучылар үзләренең бабайларының, туганнарының фотоларын тоткан иде.
Аксубайның үзендә исә бәйрәм чаралары көне буе гөрләде.
- Районнан сугышка китүчеләрнең саны 10 меңнән артык булган, 5700е кире әйләнеп кайтмаган. Җиңү алып кайтучыларның сафы көннән-көн сирәгәя, бүгенге көндә районда 29 сугыш ветераны яши. Без аларга карата кайгыртучан һәм игътибарлы булырга тиеш, - диде район башлыгы Камил Гыйльманов.
Әтнә
Күлле Киме авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә өр-яңа һәйкәл ачтылар.
- 1945 елның 9 маен да шушы мәйданда каршы алдым мин, ул чакта сабый идем. Бар халык елый. Шушы зур бәйрәм көнне нигә елыйлар икән, дип уйлаганым әле дә хәтердә... - дип хатирәләре белән уртаклашты Сибгат Хәким музее директоры Луиза Шәмсиева.
70 елдан соң да җиңү көнен күз яшьләрсез генә каршы алып булмый. Һәйкәл ачу тантанасына килгән әби-бабайларның калтыранган куллары белән күз яшьләрен сөртүләрен күреп кем генә битараф калыр икән? Аларның кулларыннан тотып мең кат рәхмәт әйтәсе, бабайларның үксүдән калтыранган җилкәләреннән кочып юатырдай сүзләр табасы килә. Иң куанычлысы - җиңү китергән буын бүген кадер хөрмәттә. Күлле Киме авылын соңгы берничә елда яңа үсеш этабына баскан дияргә була. Яңа төзелеп килә торган йортлар, кырларда гөрләп эшләүче техника - тыныч тормышның матур билгеләре. Өлкәннәр туган җирләренең үсеше өчен «Татнефть» җәмгыятенә, Рөстәм һәм Илһам Сабировларга, хуҗалык җитәкчесе Линар Сәмигуллинга рәхмәтләрен белдерделәр.
- Бу һәйкәл авылдашларга бездән бүләк булып, яшь буынга бүгенге тыныч тормышның нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынганлыгын искәртеп торсын, - диде тантанага килгән тыл һәм хезмәт ветераннарын, якташларын бәйрәм белән котлап «Дусым» хуҗалыгы җитәкчесе киңәшчесе Наил Сабиров.
Бәрәскә авылы мәдәният йортында «Хәтердән җуелмас ул көннәр» китабын тәкъдир итү булды. Тамаша залын тутырып утырган өлкәннәрнең һәрберсенең кулында әле яңа гына табадан төшкән китап. Аның битләрендә аларның язмышы, яшьлекләре, балачаклары.
- Монда кайтырга мине ике сәбәп этәрде: беренчесе - без көне-төне тырышып әзерләгән китапның геройларын күрәсем килсә, икенчесе - хәзерге заманда китап чыгарам дип йөргән колхоз рәисен үз күзләрем белән күрәсем килде, - диде үзенең чыгышында китапны дөньяга чыгарган «Яз» китап нәшрияты директоры Рамил Миңнуллин.
«Ленин» күмәк хуҗалыгы рәисе Илгиз Хәйруллин үзенең бу гамәле белән җитмеш ел әрнегән яраларны дәвалады. Бәрәскә авыл җирлеге, Бәрәскә һәм Бәрәзә мәктәбе укытучылары, авыл җирлеге Ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева, Өшкәтә авылы активистларының да өлеше зур бу эштә.
Бөек җиңү уңаеннан «Ленин» күмәк хуҗалыгы башкарган изге гамәлләр әле моның белән генә дә бетми.
Бәрәзә авылыннан сугышка барысы 460 кеше алына. Шуларның бары 222сенә генә исән-сау туган якларга кайту насыйп була. Әнә шул сугышта катнашканнар, ил өчен, Ватан өчен башларын салганнар хөрмәтенә Бәрәзә мәктәбе каршында һәйкәл дә ачылды.
- Аллага шөкер, хәзер үзебездә дә һәйкәл бар, күрше авылга барып йөрисе юк, чәчкәләрне монда салырбыз, - диде Илгиз Хәйруллин. Һәйкәлне салуда эшмәкәр Рәшит Гайнетдинов матди ярдәм күрсәткән.
Балтач районы Таузар авылы
- Сугышта катнашып исән калучылар, һәлак булганнар, Таузар авылының тол хатыннары, сугыш ятимнәре исемлеген урнаштырып, узган көз һәйкәл ачкан идек. Ә менә уллары сугышка киткәч, аларның эшен дәвам иткән, ачлык­тан тилмергән сабыйларны юмалап эшләткән, тол калган хатыннарга терәк булган сугыш чоры өлкәннәре, сугыш чоры балалары, исән кайткан солдатларның хатыннары беркая да керми калдылар. Быелгы җиңү көненә без аларның да исемнәрен мәрмәр ташка яздырдык, - диде техник фәннәр докторы профессор Азат Зыятдинов.
Әлеге изге эшнең барлык чыгымнарын ул үз өстенә алган.
- Без - таузарлылар, ач-­ялангач сугыш елларында да бер-беребезне сатмадык, бердәм булдык, бер уч ашлык урлаган өчен әләкләп, беркемне дә төрмәгә утыртмадык. Киләчәктә дә шулай яшәгез, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә апа авылдашларына.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: