Шәһри Казан

Ибраһимов эзләреннән

- Минем әнием - Ибраһимова Мөршидә. Аның әтисе - Ибраһимов Абсаттар. Абсаттарның әтисе - Вилдан. Вилдан белән Галимҗан Ибраһимовның әтисе Гыйрфан мулла - бертуганнар. Әниләр Галимҗан Ибраһимовлар гаиләсе белән күрше булып, арада җилкапка гына торган ди, ике гаилә йөрешеп яшәгән. Ике йортка бер кое булган, - дип искә ала Марат...

Реклама

- Минем әнием - Ибраһимова Мөршидә. Аның әтисе - Ибраһимов Абсаттар. Абсаттарның әтисе - Вилдан. Вилдан белән Галимҗан Ибраһимовның әтисе Гыйрфан мулла - бертуганнар. Әниләр Галимҗан Ибраһимовлар гаиләсе белән күрше булып, арада җилкапка гына торган ди, ике гаилә йөрешеп яшәгән. Ике йортка бер кое булган, - дип искә ала Марат ага Сәетов әнисе сөйләгәннәрне. - Без бәләкәйдән үк Галимҗан Ибраһимов турында белеп үстек. Ул безгә ориентир булды. 1925 елларда төп йортта калган энесе Хәкимҗанның аты аягын сындыргач, энесе, абыйсыннан ярдәм сорап, Казанга хат яза. Чөнки авылда атсыз яшәп булмый. Галимҗан энесен Казанга чакырып, акча биреп, киендереп, китаплар төяп, авылга озата. Әни Галимҗан абыйның туган җанлы булуы турында сөйләгәндә, бу вакыйганы еш искә ала иде, безне: «Туганнар бер-беренә ярдәм итешеп яшәргә тиеш», - дип өйрәтте. Хәзер без - аның туганнары - язучының исемен мәңгеләштерүдә кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
- Марат Мәҗитович, әниегез Галимҗан Ибраһимовның холык-фигыле турында сөйли идеме?
- Аны гаделлек өчен көрәшкән бунтарь холыклы шәхес итеп күзаллыйм. Мәдрәсәдә дә шәкертләрне кыйнауларга каршы чыгып, дөньяви фәннәр укытуны таләп итеп йөргән. Кыскасы, дөреслек өчен ызгышкан, сугышкан үзсүзле кеше булган…
Марат Сәетов - Авыргазы районының Әпсәләм авылыннан. Аның әнисе Солтанморат авылыннан 5 чакрым гына читтәрәк утырган Әпсәләмгә укытырга килеп, бирегә кияүгә чыгып калган. Марат Мәҗитович - Стәрлетамак якларында билгеле шәхес, эшмәкәр. Татар җәмәгатьчелеге өчен ул - язучының исемен мәңгеләштерергә алынган чын татар меценаты. Әнисе үтенече буенча, Марат Сәетов 1997 елда язучы һәм галим Суфиян Поварисов белән таныша. Бу вакытта язучының Ибраһимовка багышлап язылган трилогиясе берничә ел дәвамында Казанда чыга алмыйча ята торган була. Абыйлы-энеле Сәетовлар булышлыгы белән, китап тиз арада дөнья күрә. Марат ага шул гомердән бирле Галимҗан Ибраһимов исеме белән яши. Хәтта йортындагы бер бүлмәсен дә язучыга «бүләк иткән» ди. Әйе, ул кунак бүлмәсендә Галимҗан Ибраһимовка бәйле истәлекләр яши, язучы рухын аңларга тырышкан язучылар һәм галимнәр меценатта кунакта булганда, шушы бүлмәдә ял итәргә яраталар ди.
Стәрлетамак һәм Авыргазы районнарында гөрләгән Галимҗан Ибраһимов көннәрен оештыручыларның берсе Марат Сәетов иде. «Алма агачыннан ерак төшми» дигәндәй, Марат әфәндедәге зыялылыкны, итагатьлелекне, тыйнаклыкны күреп, «Зыялы нәсел шул, юкка гына Галимҗан Ибраһимов шәҗәрәсе башында ахун исеме тормыйдыр!» - дип сокланып куйдым. Рәхмәт аңа. Ә галимнәрне берләштергән чарага килгәндә…
Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясе бусагасын атлап кергәч, бермәлгә безне Галимҗан Ибраһимов үзе каршылаган кебек булды. Елдан елга классик язучыбызның исемен зурлаган, аңа багышланган фәнни-гамәли конференцияләр, Ибраһимов укулары, кичәләр оештырып йөри торгач, Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия институты проректоры, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насипов үзе дә аңа охшап калган булса кирәк.
Безне гимназиядә бөтен Башкортстан Республикасыннан җыелган, фәнгә таба беренче кыю адымнарын атлаган балалар көтә иде. Әйе, биредә традицион «Ибраһимов укулары» - укытучылар, укучылар һәм студентларның фәнни-гамәли конференциясе тәмамланып килә. Классик язучыбыз, барлык төрки халыкларның уртак галиме, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов хөрмәтенә биредә ел саен «киләчәк галимнәре» җыела. Беренче табышлар, беренче ачышлар, беренче алкышлар һәм иң мөһиме - күренекле галимнәрнең хәер-фатихасы. Без гимназиядә әнә шундый матур күренешләрнең шаһиты булдык.
Без дигәнем - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры филология фәннәре докторы профессор Ким Миңнуллин җитәкләгән делегация: академик Мирфатыйх Зәкиев, профессор Фоат Галимуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллина, фәнни хезмәткәр, композитор Эльмира Галимова…
Дәрәҗәле галимнәрнең чыгышы, «Ибраһимов укулары-2012»дә катнашучылар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирү өстенә, үзенчәлекле мастер-класс та булгандыр. Күренекле тел галиме Мирфатыйх ага: «Башкорт милли культурасына зур өлеш керткән күренекле галим Н.К.Дмитриев, үзенең башкорт теле грамматикасына кагылышлы фәнни хезмәтләрен язганда, Галимҗан Ибраһимовның хезмәтләреннән файдаланган», - дип искәртеп, Галимҗан Ибраһимовның бөтен төрки дөньяга танылган зур галим булуын билгеләп үтте. Фоат Галимуллин бөек язучыны бүләк иткән якларның «мамыклы теленә» сокланды. Язучының, романтик рухтагы матур әсәрләр язуы өстенә, әле җәмәгать эшлеклесе дә булып, төрки халыклар арасында аларны уяту мәшәкатьләре белән йөрүен ассызыклап үтте.
Ибраһимов укулары җайлап кына «Төрки филологияне өйрәнү һәм укыту проблемалары: тарих, бүгенге көн һәм перспективалар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең беренче этабына күчте. Икенче көнне ул Авыргазы районының Солтанморат авылында дәвам итте. Кунаклар язучының бюстына чәчәкләр салдылар, музейны карап чыктылар. Музей дигәннән, аны җылыту чыгымнарын әлеге дә баягы Сәетовлар күтәргән икән. Их, бөтен кешенең шундый - ярдәм итә алган һәм ярдәм итәргә теләгән туганнары булса!
Хәер, эш туганнарда гына түгел. Казанда Ибраһимов исемендәге татар гимназиясе алдындагы бюст та аерым кешеләр теләге белән генә барлыкка килгән: ул шушы гимназия укытучылары акчасына куелган икән ләбаса.
Инде уйларыбыз белән Казанга кайтканбыз икән, искә алыйк әле: күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовны ни дәрәҗәдә хөрмәтлибез соң без?! Аллага шөкер, Тел, әдәбият һәм сәнгать белеме институты аның исемен йөртә. Җәмәгатьчелек Казанда узасы «Г.Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә әзерләнә. Иң мөһиме - институт Галимҗан Ибраһимовның 12 томлыгын әзерли башлады. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать белеме институты директоры, филология фәннәре докторы профессор Ким Миңнуллин бу яңалыкны зур канәгатьләнү белән хәбәр итә. Алар моңарчы дөнья күргән 9 томлыктан тулы һәм туракланмаган булуы белән аерылып торачак.
Азактан гомеренең иң уңдырышлы елларын Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә багышлаган 88 яшьлек Суфиян ага Поварисовның матур хыялы турында язасым килә. Әлбәттә, Фоат ага Галимуллин аның «тормышка ашмастай» хыял булуын билгеләп үтте. Ярар, шулай да булсын ди. Солтанморат клубындагы кичәдә яңгыраган ул хыял «тормышка ашмастай» булуы белән дә матур. «Дөньяның иң яхшы шагыйре билгеле: ул - Байрон, - ди Суфиян ага. - Ә иң яхшы язучысы танылмаган. Минемчә, Галимҗан Ибраһимов ул исемгә лаек. Безгә шушы юнәлештә эшләргә кирәк». Фоат Галимуллин, бу тәкъдимне анализлап: «Беренче чиратта, үз язучыбызны һәм галимебезне үзебез зурлыйк. Ул безгә кирәк!» - диде. Әйе, иң элек безнең тануыбыз һәм төрле юк-бар шикләрдән арындыруыбыз сорала. Һәм, әлбәттә, чын-чынлап зурлау өчен Хөкүмәт карарлары да кирәк.
Сыерчык бураннарына уралып, Башкортстаннан йөреп кайтканда, үзебез белән Халыкара конференция «эстафетасын» да алып кайттык. Алда - «Г.Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция. Ул бүген Казан шәһәрендә үтәчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: