Шәһри Казан

Идел һәм Кама буенда рәхәтләнәселәр алда әле

Татарстанда Туризм буенча дәүләт комитеты «Пять ветров» дигән яңа проектны тормышка ашыра башлады. Әлеге проект буенча, Идел һәм Кама елгалары буенда - Югары Ослан, Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарында зур биш ял итү урыны төзеләчәк. Бу хакта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. «Пять ветров» -...

Татарстанда Туризм буенча дәүләт комитеты «Пять ветров» дигән яңа проектны тормышка ашыра башлады. Әлеге проект буенча, Идел һәм Кама елгалары буенда - Югары Ослан, Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарында зур биш ял итү урыны төзеләчәк. Бу хакта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
«Пять ветров» - кластерларга нигезләнгән. «Нариман», «Кама Тамагы», «Балык Бистәсе» һәм «Бөек Болгар». Моннан тыш, Зөя өчен аерым проект әзерләнә.
«Нариман» велнес-туризм, ягъни сәла­мәт тормыш образын пропагандалауга юнәлгән. Ул, нигездә, бик яхшы шартларда, уңайлыклары булган җирдә ял итәргә күнеккән зур керемле клиентларга исәп тотып эшләнә.
«Кама Тамагы»нда балык тотарга яратучылар ял итә алачак. Биредә шулай ук аучылык юнәлешен дә кертергә җыеналар.
«Бөек Болгар» кластеры - тарих белән кызыксынучы, тарихи һәм мәдәни мирас белән танышырга теләүчеләр өчен, сәламәтләндерү һәм этнографик туризм.
«Балык Бистәсе» исә беренче чиратта гаилә һәм балалар аудиториясенә исәп тота. Биредә рәхәтләнеп балалар белән ял итеп булачак.
Проект дәүләт һәм шәхси инвестицияләр партнерлыгына нигезләнеп төзеләчәк. Дүрт кластерны төзеп чыгу өчен 2 миллиард сум акча кирәк: 1,4 миллиард инвестицияләр һәм дәүләттән 600 миллион сум. Хәзер инвесторлар белән сөйләшүләр алып барыла.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: