Шәһри Казан

Игелек кылу аның җан таләбе иде

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Зиннур улы Закировның вафат булуына менә инде кырык көн була. Ә күңелнең моңа һич тә ышанасы килми... Ничек инде театрыбызның Атасыдай шәхесне югалту гади генә кабул ителсен. Театрга халык агылды да агылды... Өлкәннәрнең әйтүләренә караганда, мондый күренеш Тукай, Такташ, Сәйдәш вафат булганнан...

Реклама

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Зиннур улы Закировның вафат булуына менә инде кырык көн була. Ә күңелнең моңа һич тә ышанасы килми... Ничек инде театрыбызның Атасыдай шәхесне югалту гади генә кабул ителсен. Театрга халык агылды да агылды... Өлкәннәрнең әйтүләренә караганда, мондый күренеш Тукай, Такташ, Сәйдәш вафат булганнан соң гына күзәтелгән. Ә ул бит үзе иҗат әһеле түгел иде: гади генә итеп әйткәндә, идарә итүче, административ җитәкче. Халыкның аны тануы исә иҗади шәхескә тиң иде.
Бүгенге сүзебез дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры булып 24 ел эшләгән Шамил Закиров хакында. Чынлыкта бит театрның кеше күзенә күренми торган «кара эшен» җигелеп тартучы кеше - директоры. Аның булганлыгыннан, актив эшчәнлегеннән, әйтелгән сүзенең җәмәгатьчелеккә үтемлелегеннән театр дигән гаиләнең казанышлары һәм эчке, һәм рәсми торышы, иминлеге тәэмин ителә. Максаты - тамашачыга хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шамил Зиннурович алар арасында арадашчы, салкын акыл белән аларның барысын да бер ноктага җыючы, берләштерүче кеше иде. Табигый ки, директор булгач, театрның матди ягы өчен дә ул җаваплы булды. Тулы бер гасыр дәвамында театрда директорлар шактый күп алышынды, алардан иң эзлеләре дип Кәрим Гыйльманов белән Рәшидә Җиһаншинаны атыйсы килә. Ләкин алар үзләре дә талантлы артист булганлыктан, сәхнә өчен нәрсә мөһим, нәрсә кирәгрәк икәнне яхшы аңлыйлар иде. Соңгы елларда «театрның чын хуҗасы» дип танылган Шамил Зиннуровичка да әнә шул ук сыйфатлар хас булды. Репетицияләр вакытында ул да режиссер һәм актерларның уң кулы иде: иҗат процессында туган барлык четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә әзер торучы, сәхнә белән тамаша залы бердәм сулышта булсын өчен уңай шартлар тудыручы, аерым, беркемгә дә охшамаган миһербанлы шәхес иде. Моның өчен аңа кеше күзенә күренмәгән мең төрле киртәләрне үтәргә, әллә кемнәрне һәм әллә нәрсәләрне җайларга туры килде. Шамил Зиннурович үзенең артистлары, административ командасы, башка бүлекләрдә эшләүче хезмәткәрләре өчен дә җан атып торды.
Шамил Зиннурович үзе яшьтән үк театрга гашыйк кеше. Чистай районының Нарат-Елга авылында туып үскән, аннан Казанның химия-технология институтында белем алган бу егет 1963 елда аны бик әйбәт билгеләренә генә тәмамлый. Тик күңел дигәнең генә һаман да каядыр ашкына, ашыга һәм ул Казан театр училищесының ишеген ачып керүен, бер үк вакытта анда да сабак ала башлавын үзе дә сизми кала. Шулай ук милли-мәдәни, иҗтимагый тормышта да актив катнаша; комсомолның өлкә комитетында эшләп ала, аннан Ленинградның Н.К.Крупская исемендәге мәдәният институтының аспирантурасына укырга керә. Ә инде 1979-1985 елларда Чаллының «Энергетик» мәдәният йорты директоры булып эшли. Мин үзем аның белән шәхсән шул чорда таныштым. Ул елларда язучылар, театр белгечләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, бергә җыелышып, Чаллыга гастрольгә килгән Минзәлә һәм Әлмәт театрларының спектакльләрен карап, фикер алышу өчен Чаллыга сәфәр кыла идек. Бер-ике тапкыр бу гастрольләр «Энергетик» мәдәният йортында узды, һәм әлеге йортның хуҗасы буларак, Шамил Зиннурович безне бик җылы каршы алды. Ә инде китәсе көнне иртән сәгать 5кә ул да кунакханәгә безне озатырга килеп җиткән иде. Бу аның вазифасына керми иде югыйсә. Менә шунысы безне нык гаҗәпләндерде. Бу аның җан таләбе иде. Ә инде 1985 елда аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына директор итеп билгеләгәч, мин чын күңелдән куандым. Артистларга, театрга мөкиббән киткән, аның «хуҗасы да, ишәге дә» булырга әзер торган, акыллы һәм моңсу карашлы, якты күңелле, эшчән бу кешенең мондый эшкә алынуы матур фал иде. Аның театр директоры булып эшли башлавына нәкъ менә 27 ел вакыт узды. Бу вакыт эчендә театр яңа бинага - Горький урамыннан Татарстан урамына күчте. Яңа бинага урнашу, аны үзләштерү үзе үк никадәр көч-егәр таләп иткәнлеген аңлату кирәкме икән?! Өстәвенә театрдагы көндәлек хуҗалык эшләренең дә иге-чиге, очы-кырые юк.
Әйе, һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Бу очракта исә сүз хуҗалык мәшәкатьләре турында гына бармый. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге һәркемгә мәгълүм. Шамил Зиннурович коллективка килеп кергән һәр кеше өчен - режиссер һәм артистмы ул, шофер һәм костюмермы - һәркемнең язмышы өчен үзен җаваплы сизә, алай гына да түгел, театр белән нинди дә булса бәйләнештә торган кешеләргә карата да аның йөзе ачык иде. Шул ук вакытта ул принципиаль карашлы кеше, үз сүзенең хуҗасы булды, күңеле белән кабул итмәгәннәрне үзенә якын җибәрмәде. Яхшы беләм, театрда берәрсе җитди авырып китсә, иң беренче чиратта ярдәм кулын Шамил Зиннурович сузды, сырхау янына ул килеп җитте. Менә Уфада чыга торган «Тамаша» журналында танылган артистыбыз Фидан Гафаровка багышланган бер мәкаләдә мондый юллар бар: «Фидан Гафаров гаиләсе, һич уйламаганда, капылдан уй-газап эчендә торып кала. Фидан Сафа улына аорта аневризмы дигән коточкыч диагноз куялар. Ягъни йөрәк аортасы киңәйгән һәм җитмәсә, шуның бер җиренә тромб утырган. Операция, башка төрле бихисап чыгымнарны исәпләмәгәндә, 200 мең сум тора икән. Мондый сумманы каян табарга? Хатыны Фәридә бөтенләй хафага кала. Кая гына шалтыратып карамый: Башкорт академия театры да, Мәдәният министрлыгы да, Фидан Гафаровның туган районы да, Театр эшмәкәрләре берлеге дә - һәммәсе дә хәленә кереп кайгысын уртаклашалар, тик ярдәм итәргә ашыгучы гына юк. Бәхеткә, бөтенләй хәл ителмәстәй тоелган бер мәхшәр сыпырып ташлангандай юкка чыга. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры Шамил Закиров шалтыратып, акчалата ярдәм итәчәкләре хакында әйтә. Тора-бара бу мәсьәләне Башкортстан тарафыннан да уңай хәл итәләр. Ниһаять, Ф.Гафаровны Мәскәүгә операциягә озаталар. Дөньяда изге күңелле, шәфкатьле кешеләр бетмәгән бит!»
Мондый фактларны берәмләп түгел, дистәләп китерергә булыр иде. Бу - аның, борчулы җанның табигый халәте. Милләт язмышы дип шаулашып, кирәккә-кирәкмәгәнгә дә лаф орып, юкка чәпчеп йөрүчеләрдән аермалы буларак, ул ярдәм итә ала торган затларга тыныч кына, җаен табып, мөрәҗәгать итеп, әнә шундый яхшылыклар, изгелекләр кылды.
Гомумән, Шамил Зиннур улы өчен театр эше дә, игелек кылу да булды. Ул директор булып килгәннән бирле театр коллективы һәр елның май башында, инде мәрхүм булган артистларыбызның каберләрен чистартып тәртиптә тоту, аларны искә алу максатыннан, татар зиратына юл тота. Бу да үзенә күрә мирасыбызны барлау һәм милли рухыбызны пакьләү теләгеннән чыгып эшләнелә. Үз мәнфәгатен генә үз иткән кайберәүләргә аның мондый игелекле, вөҗданы кушканча эш кылуы бәлки бик үк ошап та бетмәгәндер. Ләкин халыкның борынгыдан килгән әхлак кагыйдәләре аның өчен беренче чиратта торды. Шушы язылмаган кануннарны, гореф-гадәтләребезне сакларга, олы шәхесләребезне зурларга омтылуы аның үзен дә олпат итте. Аңа күп еллар буена театрыбызның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов белән кулга-кул тотынып эшләргә туры килде. Бервакыт бер әңгәмәдә Марсель Хәкимовичтан: «Сез нәрсәдән куркасыз?» - дип сорагач, ул: «Иң беренче чиратта, мин үземнең театр директорымнан аерылудан куркам», - дип җавап бирде. М.Сәлимҗанов сыман бәйсез карашлы сәнгать җитәкчесенең болай дип җавап бирүе аның иҗат мәйданында директорны үзенең көрәштәше, сәхнәдәше итеп тануы да. Марсель Сәлимҗанов - көчле ихтыярлы, мөстәкыйль, хөр фикерле режиссер, театрның рухи мөнбәренә күтәрелеп, аннан ил күләмендә заманча фикерләр яңгыраткан шәхес. Ләкин ул шул ук вакытта үзсүзле хакимдар да иде. Бу очракта Шамил Зиннур улына җиңел булгандыр дип уйламыйм, ләкин үзара хөрмәт дигән хис көчле иде. Әйе, Галиҗәнап Вакыт һәм Язмыш дигәннәренең үз законнары бар. Марсель Хәкимовичтан соң да ул ун ел буена үзенең ышанычлы җилкәсен терәк итеп куеп, яшь буын вәкиле - театрның яңа баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән эшләде. Бу очракта да аңа аның акыл зирәклеге, игелекле зат булуы, талантны таный, аңлый һәм аңа ышана белүе ярдәмгә килде. Ул Фәриткә нык терәк булып кала алды. 2003 елда Г.Камал театры каршында драматурглар өчен «Яңа татар пьесасы» бәйгесе оештырылды. Бу проектның авторы да ул үзе иде. Бәйге оештырылгач та, жюри төркеменә театрдан шактый ерак торган кешеләрнең кертелүе дә күпләрдә гаҗәпләнү тудырды. Мәсәлән, жюри рәисе Миркасыйм Госманов булуы аптырашта калдырды. «Олы галим-тарихчы, абруйлы шәхес, ләкин аның театрга нинди катнашы бар?» дигән сорау үзеннән-үзе туды. Шамил Зиннурович моны бик гади аңлатты: «Безгә ул объективлык өчен кирәк иде. Милләт абруен үзенә җыя алган авторитет-шәхес кирәк иде. Һәм ул дөрес булып чыкты да». Ш.Закировның игелекле эшләрен санап китсәң, күп инде алар. Мисал итеп театр каршында ничә ел эшләп килгән «Инсаният» һәм «Балачак» төркемнәре турында да әйтергә булыр иде. Театрда 27 ел эшләү чорында гына да ул теге яки бу артистларыбызга багышлап уздырылган юбилей-бәйрәм кичәләренең үзәгендә кайнап, кулыннан килгән бөтен ярдәмен күрсәтте. Әлеге кичәләрнең саны-хисабы бармы икән?! Менә тагы бер чара: соңгы елларда мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевне искә алып Кызыл Байракта оештырыла торган сәяхәт үзе үк бүген матур бер традициягә әверелде. Эш башында ул торды. Гомумән, республикабызда берәр төрле сәхнә сәнгатенә кагылышлы чара үткәрелә икән, Шамил Зиннурович аңардан читтә калырга тырышмый, киресенчә, аның уртасында кайный иде. Җан таләбе дигәннән, Шамил Зиннуровичның тагы бер күңеле тарткан шөгыле бар иде: ул менә инде ничә еллар буе төрле илләрдә чыккан «Коръән» басмаларын җыйды, 38 телдә дөнья күргән бу изге китап аның шифалы байлыгы иде һәм ул аларны «Кол Шәриф» мәчетенә тапшырды. Шамил Зиннурович милләт җанлы кеше иде. Тик ул бер нәрсәне дә кабартып, күз буяу өчен эшләмәде. Күңеле кирәксенсә, җаны таләп итсә генә, теге яки бу эшне сабыр гына, тыныч кына һәм яратып башкарды. Камал театры шәһәребез үзәгендә - Кабан күле буенда урнашкан. Аның бинасы су өстендәге җилкәнле көймәне хәтерләтә. Һәм ул, заман җилләренең шаукымын үзенә кабул иткәндәй, дулкынланып, күңелләрне җилкендереп, кыйбласын эзләгән халыкның уй-моңын үзенә сеңдереп тора сыман. Шамил Зиннурович театр мәйданын шәһәрнең кендеге дип атады.
Без тарихыбызда эзле кешеләр турында язганда аларның талантына сокланабыз, баш иябез. Директор, яхшы җитәкче була алу ул шулай ук аерым сәләт таләп иткәндер. Шамил Зиннуровичның таланты милләтпәрвәр буларак игелек кылуда, изге хисләр белән тулы кайнар йөрәген сөйгән халкына, театрына, иҗатташ дусларына, гомумән, һәркемгә бүлеп бирергә әзер торуында булгандыр.
Сүзнең ахырында тагы шуны әйтәсем килә: моңа кадәр Казан шәһәренең мәдәният тарихында легендага тиң бары тик бер генә театр директоры бар иде. 1934-1962 елларда В.И.Качалов исемендәге Зур рус драма театрын җитәкләгән, исеме бөтен СССРга билгеле Григорий Ригорин. Бүген исә, горурланып, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Зиннурович Закиров исеме дә шундый ук мәртәбәгә ия, диясе килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: