Шәһри Казан

Илләр төрле, максатлар бер

Казанда төрки телле әдәби журналлар мөхәррирләре берничә көн дәвамында үзләре каршында торган бурычлар турында фикерләште. Проблемалар, нигездә, бер төрле: укучыларның интернетка күчүе, басма матбугатка игътибар кимү. Инде язганыбызча, Татарстан башкаласына 14 илдән төрки телле журналлар мөхәррирләре җыелган иде.

Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Үмәруглы соңгы ун елда әдәби журналларны тарату системасы бозылуына борчылуын белдерде.

- Бу уңайдан төрки телле журналларның мөхәррирләре бергәләп сөйләшергә, киңәшергә тиеш, - диде ул. - Кардәш әдәбиятләр әсәрләрен дә бастыру кирәк. Ул журналлар барысы да халыкара була ала. Без төрки телле әдәби журналларның уртак сайтын эшләдек. Безнең максат - аларны туплап, бөтен дөньяга тарату. Укучы кайсы телдә тели, шулай укый алырга тиеш.

«Әзәрбайҗан» журналы мөхәррире Интикам Касыймзадә XXI гасырны төрки журналларның берләшү гасыры дип атады. Ул 40 елга якын әлеге журналны җитәкли икән. Үзләрендә татар язучыларыннан Тәүфыйк Әйди, Марсель Галиев әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырганнар.

Башкортстанның «Агыйдел» журналы мөхәррире Әмир Әминов соңгы елларда яңа талантлар ачуын һәм аларга ярдәм итүләрен әйтеп узды. Ул Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев турында үзләре бастырган китапларын Язучылар берлегенә бүләк итеп алып килгән.

Төрки телле язучыларның әсәрләрен бастыруны һәр мөхәррир хуплап кабул итте. Кайбер республикаларда инде ул эшкә тотынганнар. Мәсәлән, Үзбәкстандагы «Гөлстан» журналы мөхәррире үзләренең республикасында 1945 елдан бирле татарча китаплар чыгып килүен әйтте. Заманында язучы Абдразак Әбдрәшитов Муса Җәлил шигырьләрен үзбәк теленә тәрҗемә итеп бастырган. Гагаузларның «Ана-Созу» журналы мөхәррире Занет Флодерны халыкны үз телләрен белмәүләре, милли мәдәнияткә игътибар кими баруы, хөкүмәт тарафыннан финанс ярдәме булмау борчый. Алар Габдулла Тукайның «Туган тел»ен гагауз теленә тәрҗемә итеп бастырганнар.

Реклама

- Кырым - төрки дөньяның төзәлмәгән ярасы, - диде язучы Диләвер Осман. - Төрек дөньясында Исмәгыйль Гаспралыны беләләр. Безнең Чыңгыз Дагджы дигән күренекле язучыбыз да бар. Аның турында да төрек дөньясында белгертәсе килә. Ул чакта без үзебезне таныр идек. Бездә утызга якын кырым татар язучысы бар. Соңгы вакытта без яшь буын язучыларны үстерәбез. Аларның әсәрләрен тугандаш халыклар телләренә генә түгел, рус, инглиз әсәрләрен дә тәрҗемә итәргә ниятлибез. Безнең күрсәтер байлыгыбыз күп әле. «Йолдыз» журналының бер санын Татарстан язучыларына багышлап чыгарырга уйладык.

- XX гасырда тугандаш әдәбиятләрне тәрҗемә итү дәүләтнең сәясәте иде. Ни кызганыч, әдәби тәрҗемә соңгы елларда үз алдына куелды. Безгә әдәби тәрҗемәне җанландырырга кирәк. Бу эшне дәүләт ярдәменнән башка эшләп булмый. Җиде миллионлы татар кешесе өчен милли мәктәпләр проблемасы Татарстан белән Башкортстанда гына кала. Үз укучыларын тапсын дисәк, яшьләр журналларына игътибарны арттырырга кирәк. «Казан утлары» Чыңгыз Айтматов әсәрләрен тәрҗемә итәргә кереште. Кырымдагы язучылар белән хезмәттәшлек башланды,- диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов.

Кунаклар милли китапханәдә сирәк китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, милли музейда «Моабит дәфтәре»н карадылар, Болгарга сәяхәт кылдылар, «Туфан Туфан инде» фильмын, «Зәңгәр шәл» спектаклен карадылар. Шулай ук аларны республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кабул итте.

- Форумга килгән һәр кеше Казанны үзенең йөрәгендә алып китә. Без бу шәһәрне бу хәтле үк гүзәл дип уйламаган идек. Казан тиктомалдан гына төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителмәде. Ул төрки телле илләр һәм республикаларның мәдәният үзәге булды һәм шулай булачак та, - диде Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Үмәруглы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: