Шәһри Казан

Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ: «Мин – Путин өчен җавап биргән кеше»

Кайчандыр, дөресрәге моннан ун ел элек, болай гына, сөйләшеп утырганда, бер шактый ук билгеле абзый: «И-и-и, безнең буын картаер, бүгенге яшьләр килер җитәкчелеккә, вәт шунда белерсез әле безнең кадерне», - дигән иде... Сүз татар матбугаты, башка шул өлкәгә караган нәрсәләр турында барды ул вакытта. Килде кебек ул заман. Безгә кагылышлы...

Реклама

- Илнур, иң беренче, әлбәттә, сәвит журналистикасы традицияләреннән чыкмыйча, үзең турында сорыйм. Туган ягың, гаилә һәм башкалар... Ничек килеп кердең син радио өлкәсенә?
- Мин Балык бистәсе районының Юлсубино авылыннан. 17 яшьтә авылдан чыгып китеп, Казанда төпләндем. Хатыным белән ике бала үстерәбез. Радиога килеп чыгу очраклылык дияр идем. Тик ул вакыйгадан соң да инде менә 14 ел узып киткән. Радиога ул вакытта инде танылып өлгергән алып баручы Алсу Исмәгыйлева киңәше белән килдем. Беренче тапкыр студиягә кереп текст укып караганда «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» газеталары мәктәбен узып, тәҗрибәле каләм ияләренең киңәшләрен сеңдереп өлгергән идем инде.
- Радиогыз «Болгар радиосы» дип атала. Нигә шулай? Нигә, мәсәлән, «Алтын Урда» радиосы түгел? Белүемчә, бу хакта тыңлаучылар да шактый бәхәсләште.
- Ребрендингка тотынгач, чыннан да, шактый сүз ишеттек. Мине Болгариягә сөрергә теләүчеләр дә, «мәетләр радиосы» дип атаучылар да булды. 2011 елның икенче яртысы иде ул. Тулы куәтенә Болгар шәһәрчеге торгызыла, тарихи сәхифәләр барлана башлады. Шушы вакыйгалар казанында кайнаганда тарихи җирлеккә бәйле атаманы куллануның табигый икәнен аңларга теләмәделәр. Бүген тынычландык шикелле. Аеруча радионың исемен алыштыру финанс планында үз нәтиҗәсен биргәч, үзем дә төрле шәхесләрнең сызгырып оча торган укларына игътибар итми башладым. Шуны гына тәгаенлисем килә: без беркайчан да болгарлашу сәясәте алып бармадык.
- Бүгенге көндә сезнең аудитория күпме? «Болгар радиосы»н кайларда тыңлыйлар? Татарстаннан читтә тыңлап буламы?
- Аудиториянең санын тәгаен генә әйтеп бирүче табылмас. 2 миллион тирәсе дисәм, чынбарлыкка якынрак булыр. Безнең максатчан аудитория - 25 яшьтән 45 яшькә кадәрге тыңлаучылар. Потенциаль аудитория дип 15-60 яшьлекләрне саныйбыз. Таралу мәйданы - Татарстан, Башкортстан, Самара, Ульян өлкәләре, Мари Эл республикасы, Киров өлкәсенең бер өлеше. Пермь краеның Барда районында 105 ФМ ешлыгында сөйли башладык. «Болгар радиосы» Казан, Татарстаннан тыш, иярчен, интернет аша да җир шары буйлап тарала.
- Бер тәүлек әйләнәсендә радио эфирында ничә җыр яңгырый? Ничек сайлана алар?
- Бер сәгать дәвамында уртача унлап җыр яңгырый. Тәүлек әйләнәсе эшлибез. Димәк, 240 җыр. Әмма шунысы бар, популяр һәм түләүле шартларда урнаштырылган җыр­лар көн дәвамында өч-дүрт мәртәбә кабатлана. Бер тәүлек эшләп тору өчен безгә 200 җыр җитә дип әйтергә була.
- Сез турыдан-туры эфирда эшлисез, тапшыруларыгыз шактый, алып баручылар да төрле. Кешенең төрле чагы була. «Ялгыш берәр ярамаган сүз ычкындырсалар, нишләрмен?» - дип уйлап, чәчләрең үрә торгаламыймы? Гомумән, андый хәлләр булганы бармы?
- Әйткәнемчә, мин радиода, бер урында 14 ел эшлим. Шушы вакыт эчендә алып баручылар сафы, нигездә, даими сакланды дияргә була. Иң соңгы булып килгән алып баручыбыз да бишенче елын эшли инде. Мин һәр алып баручының эфирда ни сөйләячәген алдан ук чамалый алам, шуңа курку юк. Ялгыш сүзләр ычкындыру була, аның өчен эләккәләгәне дә бар. Әмма һәр алып баручының күп еллар дәвамында җыйган репутация­се, эшләп тапкан исеме бар. Һәм, әлбәттә, алар инде үз исемнәренә каршы эшләрлек сүз әйтмәячәк. Мин коллегаларыма ышанам. Аларны һәр җирдә якларга әзермен.
- Тормыш иптәшең Гөлназ да радиода. Икең бер җирдә эшләү кыен түгелме?
- Төрле чак була, тик бер бик яхшы ягы бар - эштәге борчуларны уртага салып сөйләшергә мөмкин. Минем кәефсез кайтканны да, очынып йөргәнне дә Гөлназ аңлый. Монысы өйдә. Ә эштә минем өчен хатын юк. Ул гап-гади алып баручы, бернинди өстенлеге юк. Киресенчә, киртәләр аңа күбрәк тә куела әле.
- Радиога даими шалтыратып торучы берничә кеше бар...
- Берничә генә түгел, күп алар. Студиягә кереп, стенадагы номерларны карагыз - 150ләп телефон номеры бар анда. Болар инде ВИП-исемлек (көлә). Еш чыгучылар. Эфирда эшләүче алып баручы телефон шылтырап, номеры ачыклануга, шул стенадагы исемлекне карап ала. Таныш номер икән, аны параллель линиягә чыгарып, икенчесен кабул итә.
- Радионы тәүлегенә ничә сәгать тыңлыйсың?
- Мин үзебезне генә тыңламыйм. Җыеп әйткәндә, 4-5 сәгать чыга торгандыр. Башкаларны тыңлыйсың, чагыштырасың. Ә гап-гади тыңлаучы буларак, мин Спорт радиосын үз итәм. Күз алдыңа китер: машинада барасың, нинди дә булса матч вакыты... Ә эфирда турыдан-туры трансляция, рәхәт...
- Радионың киләчәген ничегрәк күз алдына китерәсең? Башка мәгълүмат чаралары белән конкурентлыкны сизәсеңме? Ә башка татарча радиолар сезгә ни дәрәҗәдә конкуренция тудыра?
- Бүген тыңлаучыны бер дулкында тоту авыр. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Төрле форматтагы радиолар булу да тыңлаучы өчен отышлы. Конкуренция нәрсәдән барлыкка килә? Радиоларның күбрәк акча эшләргә омтылышыннан. Ә акчаны төрле оешмалар китерә. Ул оешмаларның җитәкчеләре шулай ук үз зәвыкларына туры килә торган радиоларга өстенлек бирәләр. Күп очракта рейтингка да караучы юк. Ә рейтинг буенча безгә эшлисе дә эшлисе әле. Хәер, рейтинг шулай ук шартлы әйбер. Монысы икенче бер глобаль тема...
- Минем карашка, эш­ләвен заманча эшлисез.Тапшырулар да җитәрлек, җырлар төрлелеге дә бар. Алга таба «шуны эшләргә» дигән нинди план-идеяләрең бар?
- Әгәр идеяләре булмаса, җитәкче үз урынын бушатырга тиеш. Безнең җитәкчебез Илшат Әминов шулай әйтергә ярата. Ул үзе дә, иҗади кеше буларак, әле бер яңалыкны кертергә, әле икенчесе буенча эшләп карарга омтыла. Планнарыбыз шактый. Әмма безгә, эзләнүдән туктап, бүгенгә кадәр булдырганны халыкка җиткерү өстендә эшләргә кирәк. Тәҗрибәләр вакыты узды. Бүген төпләнеп эшләү зарур. Аеруча интернет аша таралу сыйфатын яхшыртырга, радионың интернет версиясе белән дә табыш китерергә омтылырга кирәк.
- Гөлназ белән икегез дә бер районнан. Авылга еш кайтасызмы?
- Юк, сирәк кайтыла. Атна буе эш белән өй арасында йөреп балаларга вакыт та калмый. Ял көннәрендә авылга да чыгып кителсә, балалар үскәнен дә күрмәячәкбез.
- Очрашып, Владимир Путинга бер сорау бирү мөмкинлегең булса, ул сорау нинди булыр иде?
- Беләсеңме, бер татар агаеның Путинга юлланган соравына минем үземнең җавап биргәнем бар (көлә). Шуңа күрә минем сорауларга ул мине канәгатьләнерлек дәрәҗәдә һәм миңа файдалы булырлык итеп җавап бирә алырмы икән? Миңа Путин алып бара торган тышкы сәясәт ошый. Украина буенча тоткан позициясе дә хуплауга лаек.

Безнең белешмә
Фәйзрахманов Илнур Файзияздан улы
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының радио буенча урынбасары
Туган җире - Балык бистәсе районының Юлсубино авылы
Туган көне - 1980 елның 16 августы
Белеме - Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеге
Өйләнгән. Тормыш иптәше Гөлназ Фәйзрахманова белән бер малай һәм кыз тәрбиялиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: