Шәһри Казан

Илшат Ганиев: «Безнең кыярлар судан чиста»

Голландиялеләр дә көнләшерлек «Майский» агрокомбинатының генераль директоры Илшат Ганиев экскурсиягә килгән журналистларны берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы яңалыклар белән хәйран калдырды. Хәер, «Майский» теплицалары үзе бер могҗиза кебек, Европаның теләсә кайсы агрокомбинатына көндәш була ала. Биредә кышкы теплицаларның гомуми мәйданы 42 гектарга җитә, 24 гектары бары тик яңа технологияләргә нигезләнеп эшли. Бер елга 30 мең тонна яшелчә җитештерәләр. Россиядә бу кадәр яшелчәне башка бер генә агросәнәгать комплексы да үстерә алмый. Голландиялеләр үзләре тапкан кыяр сортыннан да татарстанлылар хәтле уңыш алуга ирешә алмыйлар. Шунысын да искәртергә кирәк, мондагы җиһазлар, автомат системаларның барысы да Россиядә эшләнелгән.

Юмыйча да ашарга була
Кибет киштәләрендә чәчәге өзелмәгән кыяр күрәсез икән, шикләнми сатып алыгыз: бу - үзебезнеке - «Майский» агрокомбинатыннан. Иң мөһиме: алар бернинди химия кулланылмыйча үстерелгән. Илшат Ганиев кыярны безнең күз алдында өзеп ашап та күрсәтте.

- Биредә бар да бик чиста, бернидән курыкмыйча кыярны юмыйча да ашый аласыз. Без үстергән кыярларны шикләнүсез яңа гына теш чыгара башлаган балаларга да бирергә мөмкин, аллергия дә булмаячак, - дип ышандырды ул.

«Майский» агрокомбинатының иң зур өстенлеге, фишкасы - биредә экологик яктан чиста продукция генә җитештерелә. Хәтта теплицаларны эшкәрткән вакытта да зыянлы матдәләр кулланылмый. Бу эш бары тик водород перекисе ярдәмендә генә башкарыла. Корткычлар белән исә энтомофаг дип атала торган файдалы бөҗәкләр «көрәшә». Аларны шулай ук әлеге комбинатның үзендә, махсус лабораторияләрдә җитештерәләр. Теплицада Воронеждан килгән шөпшәләр дә «эшлиләр», кыярларны серкәләндерәләр. «Эшкә килгән» бер шөпшә 45 көн яши икән.

Бәяләр тотрыклы
Сатып алучы игътибар итәдер, гадәттә, «Майский» тамгасы белән сатыла торган яшелчәләр кыйммәтрәк була.

- 2011 елдан бирле безнең бәяләр үзәрмәде диярлек, - ди Илшат Ганиев. - Сәүдә челтәрләрендәге бәяләрне алыпсатарлар куя. Наценка салу буенча Совет чорындагы кебек берәр канун булса да бик яхшы булыр иде. Югыйсә бүген без җитештергән товарга 100-200 процентка кадәр наценка салалар. Бу үз чиратында сатып алучыларны читтән китерелгән сыйфатсыз товар сатып алырга мәҗбүр итә. Әгәр дә безнең продукциягә ихтыяҗ ике тапкырга күтәрелсә, җитештерелә торган товар күләмен иртәгә үк ике тапкырга арттыру мөмкинлегебез бар.

Кыяр уңышын һәр көн, помидорныкын атнага ике-өч тапкыр җыялар, димәк, татарстанлыларның ел дәверендә көн саен сыйфатлы яшелчә ашау мөмкинлекләре бар.
Илшат Ганиев кыяр-помидорны очсыз бәядән сатып алу өчен «Казан» агропромпаркына чакырды, анда аларның үз нокталары бар. Республикадан читтә яшәүчеләр дә «Майский» агрокомбинаты яшелчәләрен Россиянең һәрбер зур шәһәрендә диярлек таба алалар. Кайбер калаларга яшелчә тутырган машиналар атна саен китсә, кайсыберләренә көнаралаш җибәрәләр.

Реклама

Илшат Ганиевтән кыяр сайлау киңәшләре:
Кыярда сары таплар була икән, андый яшелчәне, гомумән, сатып алмагыз. Сыйфатлы кыярны кискәннән соң аның эче яшькелт, сусыл булырга тиеш. Кавын кебек ак икән, димәк, бу «үлгән» яшелчә. Ерактан китерелгән яшелчәләргә кызыкмагыз. Үзегез уйлап карагыз, аларны бирегә китереп җиткергәнче күпме вакыт үтә. Нәтиҗәдә, ул куллану өчен яраксызга әверелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: