Шәһри Казан

Илсур Гыйльметдинов: «Сулык янында патшалык ясап яшәргә телиләр»

Татарстанда 2016 ел Су сак­лау зоналары елы буларак үтте. Ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре, хәл ителгән проблемалар, киләчәккә планнар турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе­нә Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов сөйләде.

- Илсур Ирекович, ел дәвамында нинди нәтиҗәләргә ирештегез? Проблема массакүләм төстә хәл ителде дип әйтеп буламы?
- Дөресен генә әйткәндә, без бу елга әзер булып кердек, чөнки эш элегрәк башланган иде, аны бары дәвам иттердек. Бездән еш кына, күпме киртә җимердегез, дип сорыйлар. Андый бурычны күздә тотмадык. Без, беренче чиратта, кешегә ничек эшләргә кирәк, ә ничек ярамый икәнлеген җиткерергә тырыштык.

Ел дәвамында халыкка сулык­ларга төшүне чикләү белән бәйле 387 факт ачыкланды. 334 административ материал төзелде, 67 дәгъва гаризасы буенча 276 объект сүттерелде. Әйтергә кирәк, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан да зур эш башкарыла. Хәзерге вакытта барлык вак елгалар буенча инвентаризация үтелде. Сулыкларга төшү буенча кайда чикләүләр бар - барысы да билгеле. Быел беренче квартал эчендә, кайсын милекчеләрнең үзләреннән сүттереп, кайсын судка җибәреп, квартал ахырына бу эшләрне бетерер­гә тиешбез.

- Аеруча киң яңгыраш алган фактларны мисал итеп китерсәгез иде.
- Мишә буенда берничә авылда тоташ коймалар белән тотылган урыннар бар иде. 2013 елда рейд нәтиҗәсендә эш башладык. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы су саклау зоналарын кадастрга куйды. Аннары шул коймаларны сүтү буенча эшне алып бару мөмкинлеге туды. Чөнки судта картографик кәгазьләр буенча корылманың су саклау зонасында урнашканын дәлилләп була башлады. Шуннан соң, 2014, 2015, 2016 елларда бу эшне дәвам иттек. Хәзерге вакытта Мишә елгасы буенча гына да судка кырыклап гариза язылган, йөзләгән административ материал бар.

Хәзерге вакытта чиста дип әйтерлек бер сулык та юк, шуңа күрә безнең эш нәтиҗәсендә сулар чистарырга тиеш. Суга иң күп пычракны су чистарту җайланмалары агыза. Казанда, Әлмәттә дә бар алар, 70-80нче елларда салынган, күбесе рәтләп эшләми, нинди пычрак керә, суга шул пычрак агып төшә. Быел су чистарту җайланмаларын карап чыктык. Бөтенесендә «суны чистартып агызырга» дигән суд карары бар. Мәсәлән, Питрәч районында күптән түгел генә җинаять эше кузгатылды. «Теп­лострой» дигән ферма су чистарту җайланмалары белән эшләп, суны чистартмыйча гына, Мишәгә агызган. Анда пычрак матдәләрнең ПДК, ягъни рөхсәт ителгән концентрация чигеннән 360 тапкырга күбрәк булуы ачыкланды, шул сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта, суд карары нигезендә, реконструкция эшләре алып барыла. Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм күп кенә зур шәһәрләрдә дә шундый ук эшләр үткәрелә.
«Водоканал»ның ләм саклау җайланмаларын бетерү турында суд карары бар. Отары, Кукушкино янында урнашкан зур гына территориядә «Водоканал» пычранган ләмен ташлый иде. Халыктан бик күп шикаятьләр килде. Былтыр чыккан суд карары нигезендә, бу ләм саклау җайланмалары бетерелергә тиеш. Быел 25 ноябрьдә суд карары үз көченә керде. Суд приставларына ул карарны җибәрдек. Хәзерге вакытта эш бара. Тиздән бу проблема чишелер дип ышанып калам.

- Илсур Ирекович, сезнең фикерегезчә, закон бозуларның сә­бәбе нидә? Халыкка аңлату җитмиме? Әллә белеп торып, санга сукмыйлармы?
- Халыкка аңлату да җитми, кайберәүләр белеп тә эшли. Мунчасыннан ук суга сикереп булсын өчен, йортын суга терәп сала кеше. Шуңа күрә, дөресен әйткәндә, күбесе белеп эшли. Элек халык, киресенчә, су басудан куркып, судан ерак урнашырга тырышкан. Элекке йортларны карасак, су янындагылар бик аз. Хәзер модасы шундый: сулык янында биек киртә белән уратып алып, патшалык ясап яшәргә телиләр. Шуңа күрә без ачыклаган барлык фактлар белеп эшләнгән.

Шуны әйтәсе килә: безнең эш нәтиҗәсендә кеше аңлый, уйлана башлады. Элегрәк җәза бирергә, судка барырга туры килә иде. Хәзер тикшерү барышында ук законсыз корылма хуҗаларының күбесе, коймаларын сүтеп, су кырыйларын бушата.

- Шулай да халыкка кагыйдә­ләрне искәртеп үтсәгез иде.
- Су кырыеннан ярдан алып 20 метр буш урын булырга тиеш, аңардан бөтен кеше дә куллана ала. 20 метрдан узгач төзергә була, әмма бер шарт бар: төзелә торган урында су саклау җайланмалары булырга тиеш, ягъни өйдән, мунчадан суны аерым бер җирдән генә агызырга мөмкин. Алар елгага агып төшәргә тиеш түгел. Агыза калсагыз да, су чистарту җайланмалары булырга тиеш. Суга, шулай ук җиргә агулы химикатлар кертергә ярамый. Эшмәкәрләргә ягулык салу станция­ләре төзү рөхсәт ителми.

Эш барышында пирслар күп очрады. Күп кеше үз белдеге белән куя да, аннары безгә бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә туры килә. Пирсларга килгәндә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән судан файдалану буенча махсус килешү төзергә кирәк. Ул очракта пирслар да, причаллар да төзергә була.

- Законсыз корылмалар төзегән кешеләр нинди штрафка тартыла?
- Физик затларга 5 мең сумга кадәр штраф каралган, һәм алар шул коймаларны үзләре сүтәргә тиеш. Корылмаларны үзләре ишмәсә, суд карары нигезендә, приставлар ишәчәк. Аннары приставлар моңа сарыф ителгән акчаны үзләренә ала.

- Карьерлар, урманнар белән бәйле вазгыять ничегрәк?
- Карьерлар - безнең бәла инде ул. Бигрәк тә Универсиада, спартакиада уздырганда күп кенә төзелеш эшләре башланды. Ә һәр төзелеш ком, таш сорый. Шуңа күрә бөтен тирәдә, бигрәк тә Казан тирәсендә казый башлаганнар иде. Дөрес итеп, лицензия нигезендә казучылар бар. Ә бар шундыйлар: киләләр дә, экскаватор куялар да, бер-ике төн эчендә зур-зур чокырлар казып китәләр. Аннары бөтен кеше шул чокырга чүп ташлый. Урманда, су кырыйларында да чокырлар бар бит хәзер. Нәтиҗәдә әкренләп эрозия башлана, ишелә башлый.

Хәзерге вакытта бу фактлар бераз кимеде. 20 җинаять эше кузгатылды, берничә суд карары бар. Без җинаять эше генә кузгатып калмыйбыз, табигатькә китергән зыянны исәплибез. Ә бу - йөзләгән миллион сумнар. Мәсәлән, Теләче районында зур карьер казылып, табигатькә китерелгән зыян 250 миллион сум күләмендә бәяләнде. Хәзер гаепле оешма шул сумманы түләргә тиеш, без җинаять эше белән генә туктап калмыйбыз. Ул аны киредән күмеп, рекультивация ясап, үлән чәчеп, агач утыртып, тәртипкә китерергә тиеш. Хәзерге вакытта тикшерү бара, әлегә җинаять эше кузгатылмаган.

Бөгелмәдә, Питрәчтә күптән түгел генә җинаять эше ачылды, Лаешта дүрт җинаять эше кузгатылды. Зыян суммасы 1,5 млн сумнан алып 250 млн сумга кадәр тәшкил итә. Лицензия нигезендә эшләүче оешмалар да бар. Алар лицензия өчен дә, салымнарны да түли. Әмма «кара» казучылар аларның клиентларын үзләренә юнәтеп, эшсез калдыра. Салым да түләнми дигән сүз, бюджетка да зур зыян салына.

Урман кисү, урман тирәсендә казу эшләре аркасында табигатькә килгән зыянны исәплибез. Урман буенча шундыйрак хәл: элеккедән калган сыйфатмы - урман безнеке, барабыз да кисәбез дип уйлыйлар. Кешенең психологиясен үзгәртергә кирәк. Чүпне урманда ук ташлап калдыручылар күп. Аннары үзләре үк зарланалар. Балыкка килде, мәсәлән, ашаган-эчкән әйберен ташлап калдыра да, икенче юлы килгәч, су буе пычрак дип гаҗәпләнә. Аны кем чистартырга тиеш соң? Махсус җыештырып йөрүче оешма юк, дәүләттән андый акча каралмаган.

Хәзерге вакытта законга күп кенә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Тиздән төбәк операторы дигән төшенчә килеп чыгачак. Чүп-чар әйләнеше өчен ике региональ оператор җавап бирәчәк. Аларга бик зур өметләр баглыйбыз. Гәрчә федераль закон буенча Россиянең барлык төбәкләрендә дә региональ операторларны 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү планлаштырылган булса да, хәзерге вакытта башка субъектларда ике елга кичектерү, ягъни 2019 елдан кертү турында сүз бара. Чөнки ул законның үтәлеше өчен башка бик күп карарлар кабул итәргә кирәк. Ә алар әле кабул ителеп бетмәгән. Татарстанда чүп калдыклары белән эш итү буенча территориаль схема эшләнеп кабул ителде. Шуңа күрә бездә төбәк операторлары, Россиядә беренчеләрдән булып, быел ук үз вазифаларына керешер дип көтелә. Ике юридик зат бөтен полигоннар, чүп җыю, логистика буенча эш башкарачак, теләсә кайда барлык­ка килгән чүп өемен контрольдә тотачак. Бу проектка бюджеттан акча соралмый. Региональ оператор полигоннар төзү буенча үзенең инвестицион проекты белән керергә тиеш. Чүпне сортларга аеру, җыю, автотранспорт буенча да чыгымнарны үз өстенә ала.

- Су саклау зоналары елы тәмамланса да, шул юнәлештә эш дәвам иттереләчәкме?
- 2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Бездән күргәннәрдерме, бәлки үрнәк алганнардыр. Шуңа күрә бу эшне туктатмыйбыз. 2016 елда су сак­лау зоналарына игътибар итсәк, быел бу сорауга комплекслы килербез. Эшлисе эшләр күп, планнар зурдан.

Реклама


«Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: