Шәһри Казан

Илья Прошунин: «Беренче һәм миллионынчы КАМАЗны җыюда катнаштым»

«Путин белән кул бирешеп исәнләштем. Җырчы Олег Газманов янына килеп, Мәскәү нихәл анда, дип сорадым», - дип сөйләде безгә 40 ел элек беренче КАМАЗны җыюда катнашкан Илья Прошунин.

«Цехта 35 ел эшләдем»
Сишәмбе санында язганыбызча, үткән җомгада Чаллыга Россия Президенты Владимир Путин килеп, «КАМАЗ» заводы хезмәтчәннәрен беренче йөк машинасы чыгуның 40 еллыгы белән котлады. Очрашуга чакырылган 27 ветеран (беренче машинаны җыючылар) арасында әңгәмәдәшем Илья Прошунин да бар иде.
- Беренче КАМАЗны җы­юда катнашып, исән калган кешеләр 27әү генә түгел, күбрәк булырга тиеш. Бәлки, кемдер авырып китү сәбәпле килә алмагандыр, - диде ул.
Илья әфәнде Воронеж өлкәсендә сигез балалы гаиләдә туа. Үзләрендәге экскаватор заводында эшләп, 1975 елда, 25 яшьлек чагында, комсомол путевкасы белән, «КАМАЗ»га килә. 1976 елда Чаллыга аның булачак хатыны Людмила килеп, җәмәгать туклану комбинатына баш бухгалтер урынбасары булып урнаша. Илья белән Людмила Воронежда ук таныш була. 1977 елда кызның әти-­әнисе, абыйсы белән апасы да Чаллыга күченә. Людмила ханымның әнисе әле дә исән, 86 яшендә. Прошуниннарның балалары завод юлыннан китмәгән.
- Илья Алексеевич, беренче КАМАЗ чыккан көн - 1976 елның 16 феврале исегездә ничек итеп калды? - дим.
- Кәеф бик күтәренке иде. Безнең өчен генә түгел, бөтен Советлар Союзы өчен бәйрәм булды. Машинаны кулдан җыйдык, мин тормоз системасы өчен җаваплы идем. КАМАЗ төштән соң конвейердан чыкты. 1976 елда биш меңнән артык машина җыйдык. Мин әле 1 һәм 1,5 миллионынчы КАМАЗны җыюда да катнаштым. Беренчесен әмәлләгәндә, тәртибен белмәгән идек бит әле, шуңа озаграк кайнаштык. Бөтен нәрсә җайга салынгач, җыясың да җыясың инде... Автомобильләр җыю цехында, беркая да китмичә, 35 ел эшләдем, - дип шаккатыр­ды ул.

Чаллыга башка машина төзелеше предприятиеләреннән килеп, «КАМАЗ»дагы эш тәртибенә хәйран кала торган булганнар. Илья әфәнде әйтүенчә, заводта кайвакыт тәүлеккә хәтта 400 машина чыгарылган. «Тимер ат»лар складта тузан җыеп ятмыйча, күз ачып йомганчы сатылган.
«КАМАЗ» заводының җәмәгатьчелек белән эшләү департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев «ШК»га сөйләгәнчә, бүгенгә барлыгы 2 миллион 173 мең йөк машинасы җыелган, тәүлегенә 200не чыгаралар.
- Завод эшли генә башлаган елларда, Воронежга кайтканда, юлда үзебезнең КАМАЗны күрсәм, әй шатлана идем. Әтиегез менә нәрсә чыгара, дип, балалар алдында горурланып та куясың, кәеф тә күтәрелеп китә. Завод күз алдыбызда үзгәрә торды. Технолог: «Егетләр, әйдәгез, эш тәртибенә үзгәреш кертик», - дисә, «Нәрсәгә кирәк инде ул, болай да әйбәт эшлибез», - дип канәгатьсезлек белдереп ала идек. Ә аннары карыйсың, дөрестән дә, үзгәрешләр үзебезгә үк файдага булып чыга иде, - дип сөйләде Илья әфәнде.
Аның белән эшендә төшкән фотоларны карап утырабыз. Гадәттә, заводта берәрсен пенсиягә озатканда, юрган бүләк итәләр икән. Ә Илья әфәнде, лаеклы ялга чыгарга өч ай кала, цех начальнигы янына килеп, истәлеккә альбом ясап бирүләрен сораган, бүтән бернәрсә дә кирәкми, дигән. Гозерен үтәгәннәр. Карыйм, фотода ирләр янында хатын-кызлар да күп.
- Заводта ирләр белән хатыннар бертигез сыман. Кайбер гүзәл затлар ирләр эшен дә башкара иде. Яшьләр дә эшкә бик батыр булды, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Завод хезмәтчәннәре күмәкләшеп базаларда ял иткәннәр, бәйрәмнәрне дә бергә каршылаганнар. Бер бригадада эшләп, кавышып, гаилә коручылар да булган.
Илья Прошунин элеккеге хезмәттәшләре белән бүген дә аралашып тора. Эшендә аны онытмыйлар, бәйрәмнәргә чакыралар. Аның өендә КАМАЗның берничә төрле кечкенә күчермәсе бар. Ул аларны, яратып, камазёноклар, дип атый.
Бөтен авырлыкларны оныттыра торган бәйрәм
«Татарстан» радиосы җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов республикадагы удар төзелешләрне яктыртуда катнашкан. Ул хәтта Зәйдәге электр станциясенең төймәсен басып, эшләтеп җибәргән чакларын күргән кеше.
КАМАЗга беренче төзүчеләр килгән көннән баш­лап, Тәүфыйк әфәнде Чаллыга айга ике‑өч тапкыр, ә эш кыза башлагач, атна саен бара торган булган, иртәнге тапшыруларны шунда әзерләгән. «Мы строим КАМАЗ» хезмәте өчен Тәүфыйк Сәгыйтовны Татарстан Журналистлар берлегенең Хөсәен Ямашев премиясенә лаек дип тапканнар.
- КАМАЗ чыккан көнне, кул астымда эшләгән Леонтий Букштейн исемле журналист белән зур конвейер янында, диктофонны җайлап, туры репортаж бирдек. Аны әйтүе генә җиңел. Диктофонның авырлыгы 13,5 килограмм, кәнәфинең утыра торган җире хәтле иде. Чылбырларны ялгау өчен дә шактый мәшәкатьләнергә туры килде. Беренче КАМАЗның чыгуы гаҗәеп зур бәйрәм булды. «Правда» газетасы хәбәрчесе Майя Петрова таләп куйган иде: конвейер әйләнә башлагач, аэропортта аны самолет көтәргә тиеш. Машинаны фотога төшереп, ул самолет белән Мәскәүгә китәргә һәм икенче көнге санга КАМАЗның фотосын бастырырга тиеш иде. Шулай булып чыкты да, - дип сөйләде «Татарстан» радиосы җитәкчесе.
1976 елның 16 февралендә беренче КАМАЗ конвейердан төште. (фото: taratorim.ru)
Чит илләрдә «КАМАЗ»ның төзелеп бетәчәгенә ышанмаучылар да булган. Төзелеш тәмамлангач, читтәгеләр хәйран калган. Американнар хәтта яшереп тормаган: аларда мондый зур төзелешләр алып барып булмый. Советлар Союзы җитәкчелегенең төп казанышы кеше, финанс һәм техник ресурсларны бер ноктага туплый алуында булган.
- Зур кешеләрнең язмышы безнең күз алдында үтте, алар заводта үсеп, чарланып, танылган мастерлар булдылар. Беренче машина чыккан көнне кешеләрнең йөзләрендәге шатлыклы елмаюларны күрсәгез... Бер‑берсе белән бәхәсләшмәгән дә, сүзгә дә килмәгән, гомер буе якын дуслар булганнар, диярсең. Бөтен авырлыкларны оныттыра торган бәйрәм иде ул. Юкса завод җитәкчеге планеркаларда күпме генә бәхәсләшмәгәндер. Төзүчеләрнең, материал җитми, акча җитми, дип зарланганы булмады, Советлар Союзы аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты, - дип сөйләде Тәүфыйк Сәгыйтов.
ФАКТЛАР
  • «КАМАЗ»ның барлык заводларында 36 мең кеше эшли,
  • шуларның 48 проценты - хатын-кызлар, 52 проценты - ирләр;
  • эшчеләрнең уртача яше - 39;
  • эшчеләрнең 24 проценты - югары белемле,
  • 28 проценты башлангыч һәм урта һөнәри белемгә ия.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: