Шәһри Казан

Индонезияле Нәҗип: «Әйдәгез, бергәләп татарча өйрәник»

Көньяк Азиядән Россиягә укырга килгән Нәҗип (тулы исеме Мөхәммәд Зәйнүннәҗип) камил дәрәҗәдә татар телен үзләштергән һәм башкаларны да шулай ук эшләргә чакыра. Урал федераль университетында магистратурада дин белеме буенча укучы 25 яшьлек студент үз телләрен белмәгән татарларга гаҗәпләнә. Нәҗип Екатеринбургка 2010 елның октябрендә килгән. Тукай телен ул шул бер ел...

Реклама

Мин Нәҗипне Екатеринбургта узган Федераль Сабан туенда очраттым. Янына барып: «Син теге Youtube,дагы егет түгелме?» - дигәч, ул шатлыгыннан мине кочаклап ук алды. Сабан туе аланындагы чирәмлеккә утырып, кызыклы гына әңгәмә кордык.
- Нәҗип, татарча өйрәнү сиңа нәрсә бирә?
- Нәрсә бирә, дигәндә... Мин татар телен яратам. Шулдыр инде төп сәбәп. Икенчесе - кардәшлек. Мондагы мөселманнарның күбесе татар. Шулар белән тагын да якынрак булыр өчен, миңа татарча өйрәнергә кирәк. Индонезиядә булганда, минем Россиягә, Татарстанга килергә, мондагы мөселманнарның тормышы белән танышырга хыялым бар иде.
- Бездә Татарстанда татарча укырга теләмәүчеләр бар. Син шундый күренешкә нинди карашта?
- Бу кешенең үзеннән тора инде. Аңа нәрсә ошый - ул шуны эшли. Ләкин шулай да татар телен өйрәнү алар өчен зур байлык булыр иде. Татар - ул бит тулаем бер мәдәният. Без аны читкә алып куя алмыйбыз, күз йомып карарга тиеш түгелбез. Мәсәлән, мин индонезияле. Бездә дә күптөрле халык бар. Без бер-беребезне, мәдәниятебезне яхшылап өйрәнергә, танырга тиешбез. Ә моны телне өйрәнү аша гына тормышка ашыра алабыз. Татарстандагы руслар да яхшылап татарча белсәләр, ике халык арасында дуслык тагын да ныграк булыр иде.
- Татар телен нинди ысул ярдәмендә, кайсы чаралар аша өйрәндең соң?
- Күпчелек - интернеттан, tatar.com.ru дигән сайттан. Анда татарча үзөйрәткеч бар. Һәр якшәмбе татар авылларына кайтам, андагы әбиләр белән аралашам, алардан сабак алам. Апрельдә Казанда узган «Мин татарча сөйләшәм» дигән акция турында интернеттан белеп алдым. Шулай ук мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чаралар оештыручы кешеләр булганын да ишеттем. Шуңа күрә минем, индонезияле, бөтенләй башка бер милләт кешесе буларак, аларга мөрәҗәгать итәсем килде: «Татар телен укытуга киртә куярга кирәк түгел. Әйдәгез, бергәләп татарча өйрәник. Мин булып мин дә татарча сөйләшәм һәм аны яратып өйрәнәм». Бу хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен, интернетны кулландым. «Мин ничек татарча өйрәнәм» дигән видеотасмалар эшли башладым. Анда киң интернет аудиториясенә татар телен өйрәнү серләрен төшендерергә тырышам. Менә инде дүртенче видеоны чыгардым.
- Әйе, без сине ул видеотасмалар циклы буенча беләбез. Татар теле авыр булып тоелмыймы сиңа?
- Мин Екатеринбургка килгәч шуңа гаҗәпләндем: Лилия, Руслан исемле татар яшьләре туган телләрен белмиләр. «Син бит татар, ник татарча сөйләшмисең?» - дип сорыйм алардан. Кайбер татарлар миңа, син татарча бездән дә яхшырак сөйләшәсең, дип әйтәләр. Мин үз-үземне өйрәтә торган кеше. Миңа берәр нәрсә кирәк икән - мин аны өйрәнәм. Татар теле белән дә шулай ук: ул миңа ошый - шуңа күрә мин аны үзләштерәм, татарча аралашам.
- Татарлар белән тагын да якынрак танышыр өчен, мин сиңа Казанга килергә тәкъдим итәр идем. Андый исәбең юкмы?
- Әйе, әлбәттә, бар. Рамазан аенда Казанга барам, Аллаһы боерса. Бездә Индонезиядә Рамазан ае, Ураза бәйрәме - төп бәйрәм, елның иң әһәмиятле вакыйгасы. Анда гаилә белән җыелырга кирәк. Буада, Казанда да бер гаиләм бар кебек хис итәм. Минем анда дустым бар бит - Рамил Гыйззәтуллин. Ул хәзер «Әниләр» мәчетендә имам хатип вазифасын башкара. Без аның белән Мисырда әл-Әзһәр университетында бергә укыган идек. Шуңа күрә тиздән сезнең якка юл тотачакмын инде.
- Көтеп калабыз сине. Татар телен өйрәнүдә уңышлар телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: