Шәһри Казан

Инстаграмда – Адриана!

Әле ике аен гына тутырган зур матур күзле кечкенә кызчыкның фотосы социаль челтәрдә нәкъ менә аның Татарстандагы бабасының - Рөстәм Миңнеханов битендә пәйда булды.

Адриана - Татарстан Президентының 17 ноябрьдә Казан аэропортындагы авиаһәлакәттә арабыздан киткән олы улы Ирекнең кызы. Ул, әтисе үлеменнән соң бер ай узгач, Швейцария клиникасында дөньяга килгән нарасый. Әнисе - Франция кызы Антония Гишар.
Рөстәм Миңнеханов - Инстаграм социаль челтәренең актив кулланучысы. Ул һәркөнне иртәнге җидедә үк һәркемгә хәерле иртә теләп, Ирек мәйданын фотога төшереп, үз битенә элеп куя. Монда шулай ук аның кечкенә улы Искәндәр белән төшкән, хатыны Гөлсинә Миңнеханованың эш урыны - Островский урамындагы «Luciano» матурлык үзәгенең алтынчы катыннан төшерелгән фотолар да актив пәйда була, шулай ук эш сәфәрләре вакытындагы тәэсирләре белән дә уртаклаша ул.
Рөстәм Нургалиевич, олы улы белән булган фаҗигадән соң төгәл кырык көн буе әлеге челтәргә керми торган иде. Аннан кабат Инстаграмдагы аралашуын дәвам итте: теләкләрен җиткерде, фото-тәэсирләре белән уртаклашты. Ә өч көн элек элеп куйган беренче оныгы - Адриана фотосы бик күп теләкләр-сокланулар ишетергә дә өлгерде. «Бәхетле бала булып үссен», «Күз тимәсен», «Казан дәү әнисенә охшаган» кебекләре дә бар иде алар арасында.
Әйе, бу курчак кебек матур нарасыйга күз генә тимәсен дә, Миңнехановлар гаиләсенә ул бары тик бәхет кенә алып килә күрсен иде!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: