Шәһри Казан

Интернеттан товар алып, кырыкалдарлар капкынына ничек эләкмәскә? (БИК МӨҺИМ 5 КИҢӘШ)

15 март Россиядә Бөтендөнья кулланучылар көне. Барыбыз да теге-яки бу өлкәдә кулланучы икәнен истә тотып, сезгә товар сатып-алу эшендә берничә киңәш бирергә булдык.

Реклама

Бигрәк тә интернет киңлекләре сатып алучыларның хокукын кыса. Ел башыннан гына да интернет кулланучылардан 200дән артык шикаять килгән.

- 2015 елда интернетта сатып алынган товар буенча ни бары 4 шикаять теркәлсә, 2016 елда аларның саны 39га кадәр җитә. Шикаятьләрнең 70 проценты сатучы, товар, сату адресы турында тулы булмаган яки бөтенләй дөреслекә туры килмәгә мәгълүмат белән бәйле, - ди Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Аның сүзләренчә, сатып алучы товарны кулына алганчы сәбәпләрен аңлатмыйча "заказ"ыннан баш тарта ала. Инде товар кулда булган очракта, җиде көн дәвамында аны кире кайтара ала.

- Бу очракта сатып алучы юл чыгымнары өчен генә түләргә тиеш. Сатучы, товар сатып алучыга ошамаган очракта, аны кире кайтару вакытын һәм тәртибен күрсәтелгән мәгълүматны җиткерергә тиеш. Андый мәгълүмат булмаса, сатып алучы товарны өч ай дәвамында кире кайтара ала, - ди Розалия Арсланова.

Интернеттан товар сатып алганда оешма турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җыярга тырышыгыз. Сайтта билгеләнгән телефон, адрес дөрес булырга тиеш. 80 процент шикаять шәхесләре билгеле булмаган интернет-сатучыларга таба юнәлтелгән. Ләкин андыйларны законга буйсындыру читен. Хәтта судка чакыру кагәзен да җибәреп булмый.

"Алиэкспресс" кебек чит ил сайтларыннан товар алып авызлары пешкәннәр, шулай ук үз хокукларын Россия законнары нигезендә яклый ала.

- Хәзер халыкның хокук өлкәсендә белемнәре артты. Сатып алучылар үз дөреслекләрен дәлилләргә иренмиләр. Шуңа да үзен хөрмәт иткән оешма сатып алучы яклы булачак, - диде Розалия Арсланова.

Истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ:

1.Артык арзан бәягә кызыкмагын. Бу "суррогат" сайт булырга мөмкин. Бушлай сыр капкында гына була! Товар һәрвакыт үз бәясеннән 20-25 процентка кыйммәтрәк була.

2. Интернет-кибет максималь ачык булырга мөмкин. Әгәр дә берәр мәгълүмат яшерелә икән, димәк бу сайтка ышанырга ярамый.

3. Килешү төзелгәннән соң сатучы берничек тә бәяне үзгәртә алмый. Товар бары тик алдан сөйләшенгән бәя буенча сатылырга тиеш. Бер товар урынына кыйммәтрәк бәягә икенчесен тәкъдим итү дә дөрес әйбер түгел.

4. Товарны өегезгә китергән очракта аны сезгә күрсәтүләрен сорарга кирәк. Тикшереп карамыйча китерүчеләрнең бер генә документына кул куймагыз.

5. Сатып алучы белән язышкан хатларны "скриншот" ярдәмендә саклагыз. Бу сезгә үзегезнең дөреслегегезне дәлилләргә ярдәм итәчәк.

Фото: Fashionly.ru

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: