Шәһри Казан

Инвесторлар, эшмәкәрләр, эшләр кай тирәдә икән?

Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы турында беләбез дә, белмибез дә кебек, чөнки ул чагыштырмача яңа оешкан, тагын да дөресрәк итеп әйтсәк, аның эшләү алымнары, юнәлешләре бүген яңача. Ә төп-төгәл итеп аңлатма бирсәк, Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы дәүләт-шәхси партнерлык, инвестицияләрне җәлеп итү, инвестиция проектларын алып бару һәм тормышка ашыру, яхшы инвестиция климаты...


- Линар Габделнурович, узып киткән ел сезнең агентлык өчен оештыру, төп юнәлешләрне билгеләү елы булдымы, әллә инде уңышлар да бармы?
- Инвестицияләрне җәлеп итү, урта һәм кече эшмәкәрлек юнәлешендә башкарылган эшләр буенча Татарстан Россиядә беренчеләрдән. Күп кенә яңа проектларның башында Татарстан тора, Федерация дәрәҗәсендә безнең белән киңәшәләр, хисаплашалар, тәкъдимнәребезне карарлар кабул иткәндә исәпкә алалар. Эзләнүләр, яңалыкка омтылулар нәтиҗәсез түгел, иң күп федераль ярдәмне алучы да Татарстан.
- Инвестицияләр, инвесторлар һәм авылларда, районнарда яшәп ятучы урта һәм кече эшмәкәрләр. Беренче карашка алар икесе ике төрле көч-куәткә ия кебек. Аларның бер канат астында булуын газета укучыларыбызга аңлатып китсәк иде.
- Республиканың районнарын, төбәкләрен үстерүне күздә тотып, инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә эшне оештыра башлагач, урыннардагы эшмәкәрлеккә игътибар җитеп бетмәве ачыкланды. Инвесторлар килеп, вакуумда гына эшли алмыйлар. Бу җирлектәге эшмәкәрләр белән бергәләшеп эшләгәндә нәтиҗә, әлбәттә, югары була. Ә моның өчен, урыннардагы урта һәм кече эшмәкәрләрнең аякларында нык булып басып торулары кирәк. Бүген без һәр муниципаль районга андагы эшмәкәрлек, фермерлык эшенең торышына, үсешенә карап бәя бирәбез. Урыннардагы эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүне күздә тотып, районнарда сәнәгать зоналары, ягъни парклар, бизнес-инкубаторлар оештырдык. Бу - чыгымнарны киметергә, эшмәкәрләргә хуҗалык эшләрен читкә куеп, үзләре сайлаган бизнес юнәлешендә генә эшләргә мөмкинлек бирә. Федераль программалар белән таныштырып, хөкүмәттән бирелә торган ярдәмнәр турында аңлатып, уңай нәтиҗәләрне күрсәтеп, эшмәкәрләргә булышырга тырышабыз. Менә шундый шартлар тудырганда, урта һәм кече эшмәкәрләребез, инвесторлар белән бергә, киңрәк базарларга чыга алачаклар. Бүген дә үз продукцияләрен чит ил базарларында бик уңышлы сатып ятучы эшмәкәрләребез бар, безнең теләк - аларның санын арттыру.
- Шулай да инвестор сүзенә безнең халык бераз шикләнебрәк карый. Колхозлар бетеп, авылларга инвесторларның килүе барлык җирлекләр өчен дә уңай булды дип әйтеп булмый. Зур агрофирмалар оешкач, күп кенә авыл кешеләре үзләрен кирәксез итеп тойдылар.
- Әйе, андый фикер бар, мин моның белән килешәм. Шулай да авыл хуҗалыгы тармагына инвесторларның килүе бәлки ул чор өчен иң кулай вариант булгандыр. Ничек кенә булмасын, башка төбәкләр белән чагыштырып карасак, безнең республикада авыллар әле сакланып калды. Бүген инде безнең алга куелган бурыч - аларны үстерү. Моның өчен без барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга тырышабыз. Монда зур агрофирмалар яки гаилә фермалары, яисә күмәк хуҗалыклар гына булырга тиеш дигән караш дөрес түгел. Бар җирлектә дә һәркайсы да булсын. Җирне җаның белән тойганда, яратканда гына аннан уңыш алып була. Авыл хуҗалыгында һәр эшне нәкъ вакытында башкару кирәк. Менә шундый кешеләр җиргә хуҗа икән, ул төбәкнең киләчәге дә бар.
- Линар Габделнурович, июнь аенда өченче халыкара ислам бизнесы һәм финансы саммиты «KAZANSUMMIT-2012» узачак. Без Сезне аның башында торучы, оештыручысы буларак та беләбез. Сез бу чарага нинди өметләр баглыйсыз?
- Бүген Казанны, Татарстаныбызны, Универсиадага бәйле рәвештә, дөнья күләмендә беләләр. Ләкин ул 2013 елда булачак һәм бетәчәк. Ә безгә ел саен үткәрелә торган дәрәҗәле чаралар кирәк. Менә шуларның берсе булып, KAZANSUMMIT тора. Без Россияне мөселман илләре белән бәйлибез. Рөстәм Нургалиевичка бик рәхмәтлемен. Эшебезне башлап кына җибәргәндә үк, ул безгә ышанды, ярдәм кулын сузды. 2009 елда беренче тапкыр уздырганда 250 кеше килгән иде, узган ел кунакларның саны 700 булды, быел исә 1000гә якын кеше көтәбез. Бу очрашуда килешүләргә кул куела, эшлекле сөйләшүләр уза, ислам финансына нигезләнгән проектлар кабул ителә.
- Мөселман илләре турында сүз кузгатылгач, үзеннән-үзе хәләл эшмәкәрлекнең бүгенге хәле турындагы сорау туа.
- Хәләл ризыклар, товарлар җитештерү елдан-ел киңрәк колач ала. Хәләл ризыкларны куллану дөнья базарында соңгы елда гына да 20 процентка үсте. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, кулланучыларның 60 проценты мөселман түгел. «KAZANSUMMIT-2012» узуга, «KAZANHALAL» күргәзмә-ярминкәсе булачак. Әлеге юнәлештә эшләүче эшмәкәрләр өчен дә, кулланучылар өчен дә ул инде үз булып килә.
- Дәүләт структурасында эшләгән кешегә ислам кануннары белән яшәү катлаулы түгелме?
- Мин мөселманнарга хәзерге вакыттагы хәтле иркенлек булганлыгын хәтерләмим. Телисең икән, мәчет, мәдрәсә салдыр, хәләл ризык аша, кануннарга туры китереп киенеп йөр, намаз укы, мәчеткә йөр. Менә без дә әңгәмәне хәзер төгәллибез икән, җомга намазына мәчеткә барырга өлгерәчәкмен. Иң мөһиме - теләк кирәк, мин бернинди авырлык та, каршылык та күрмим.
Әйе, теләк, зур тырышлык бар эштә дә, һәр өлкәдә дә бик кирәк шул. Гаилә фермаларын оештыру, үз эшеңне башлап җибәрү дә әлеге сыйфатлардан башка гына була алмый. Тырышканнар, һәрвакыттагыча, таштан да су чыгара ала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: