Шәһри Казан

Җир белән күк арасында

Күп катлы йортлар... Күккә ашкан таш пулатлар... Болар барысы да - табигатьтән качып, үз эчләренә бикләнүче кешеләрнең яшеренү урыннары. Дөнья куучы адәм балаларының: «Акча!» - дия-дия күзләре тонган. Тышта алтын көз булды ни дә, көмеш кыш булды ни - аларга барыбер. Таш йөрәкле таш пулатлар эчендә яши-яши, кешеләрнең дә йөрәкләре...

Реклама

Күп катлы йортлар... Күккә ашкан таш пулатлар... Болар барысы да - табигатьтән качып, үз эчләренә бикләнүче кешеләрнең яшеренү урыннары. Дөнья куучы адәм балаларының: «Акча!» - дия-дия күзләре тонган. Тышта алтын көз булды ни дә, көмеш кыш булды ни - аларга барыбер. Таш йөрәкле таш пулатлар эчендә яши-яши, кешеләрнең дә йөрәкләре ташка әйләнгәнме икән әллә?!
Менә мин унбиш катлы йортның түбәсендә. Кешеләрдән өстә. Җир белән күк арасында. Билгесезлектә. Тирә-якта чиксез зәңгәрлек, мамык болытлар һәм... һәм аска томырылырга әзерләнеп «канатларын җәйгән бер кош». Карап торышка кызга 18-20 яшьләр тирәсе. Өстендә кыска кара күлмәк, җилкәсенә салган юка соры шарф - барысы да кайгы билгесе. Ләкин боларның берсе дә кызның якты йөзен караңгылатмый. Җирән чәч бөдрәләре дә, җилкәсендәге шарф та тизрәк очарга телиләр бугай. Ләкин кыз ашыкмый әле.
Мин, аның сискәнүеннән куркып, аска чүгәлим дә түбәгә таба елышам... Һәм таш йөрәкле таш пулатның иңрәү авазын ишетеп тынып калам.
- Синең кебек хәлдә калганнарны күп күрдем инде мин. Кайсы гаиләсеннән уңмаган, кемнеңдер эштә мәшәкатьләр килеп чыккан. Кемдер эчкән баштан сикерә. Ә сине монда нәрсә китерде?!
Кыз берни дәшмәде. Түбә дә җавап таләп итеп азапланмады. Бары үзалдына ыңгырашкан төсле сөйләвен дәвам итте:
- Өч-дүрт көн элек минем янга бер яшь егет менгән иде. Башта бертуктаусыз тәмәке көйрәтте. Бераз тынычлангач, бөтен эч серләрен ачып салды.
Моннан берничә ел элек егет азартлы уеннар белән мавыга башлаган икән. Бер гөнаһсыз булып тоелган бу кызыксыну аны әкренләп үз чоңгылына алып кереп киткән. Баштагы вакытта гади уен автоматлары булса, соңрак карталар алмашка килгән. Иртән - эш, кич - уен. Шулай ай арты ай, ел арты ел узган. Моңа кадәр гел җиңеп килгән уенчы, карталарга күчкәч, оттыра башлаган. Йөз сумын, меңлекне, аннан бөтен хезмәт хакын. Үз көче белән эшләп алган акча гына җитми башлагач, бурычка кергән. Тагын оттырган. Туганнарына сиздермичә генә, өйдәге әйберләрне ташый башлаган. Барысын да оттырган. Соңгы уеннарның берсендә зур кешеләр белән уйнап, зур проблемаларга тап булган. Шушы сазлыкка гомерлеккә кереп батканлыгын, әҗәтләрен беркайчан да түләп бетерә алмаячагын аңлагач, минем янга килергә булган...
Мин, аны бу адымыннан тыеп калырга теләп: «Әти-әниең, туганнарың турында уйла. Синең аска томырылуыңнан аларга җиңелрәк булыр дип уйлыйсыңмы әллә?» - дип ялвардым. «Әйе, - дип җавап кайтарды. - Минем аркамда алар болай да күп хәсрәт кичерделәр. Алар, ниһаять, бәхетле булырлар», - дип, ике дә уйлап тормый, аска ташланды...
Үзем таштан булсам да, сез әллә минем йөрәгем дә таш дип беләсезме? Күпме түзәргә була мондый хәлләргә?! Нишләп сез, кешеләр, бер-берегезгә битараф? Нигә сез тормыш авырлыкларыннан чыгуның бүтән юлларын эзләмисез? Нигә мизгел генә булган яшәүнең кадерен белмисез?! Нишләп тирә-ягыгыздагы матурлыкны күрмисез?!.
...Аска ташланырга дип, инде түбә читенә килеп җиткән кыз бер адым артка чигенде. Коңгырт-кара күзләрен билгесезлеккә төбәп торды да, моңсу гына: «Ул егет минем абыем иде», - диде...
Кыз тормышны сайлады...
...Мин түбәдән төшкәндә, шәһәргә кич аяк баскан иде. Шәһәрдә эңгер-меңгер. Ә күңелдә - шом. Минем эчемә кереп оялаган шул шомны агачлар арасыннан иренеп кенә күз кысучы шәфәкъ нурлары да, кичке җылы җил дә куып тарата алмады. Күңел тынычлыгы Җир белән күк арасында, кайдадыр билгесезлектә эленеп калган иде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: