Шәһри Казан

Җирдәге фәрештәләр

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика бәйгесе быел җиденче тапкыр уздырыла. Бәйгегә барлыгы 60ка якын эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк: «Ел табибы», «Ел медицина хезмәткәре», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Сәламәтлек саклау легендасы», «Уникаль очрак», «Спортта югары күрсәткечләр медицинасы».

Реклама

Җиңүчеләр исемнәре бүген, 19 июнь көнне тантаналы чарада аталачак. Әллә кайчандагы баш сөягенә карап, ничек инде кешенең йөз кыяфәтен шуның кадәр төгәл итеп тасвирлап булсын? Мәктәптә укыганда бөек совет антропологы, Россия портрет реконструкциясе антропология лабораториясенә нигез салучы Михаил Герасимовның хезмәтләренә әнә шулай шакката идек. Эш алымнары, шәкертләренә генә түгел, фәнгә күптән билгеле булса да, реконструкцияләрдән тулы бер галерея булдырган останың хезмәтләре әле бүген дә ниндидер гайре табигый нәрсә кебек кабул ителә. Үз гомерендә Ярослав Мудрый, Иван Грозный, Андрей Боголюбский кебек шактый тарихи шәхесләрнең йөзләгән портрет реконструкцияләрен эшләгән әлеге гаҗәеп тарихи шәхесне искә алуым очраклы түгел. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертиза республика бюросы табиблары - Валерий Спиридонов, Альберт Жолобов, Светлана Шамова һәм Наил Рәхмәтуллин башкарып чыккан эш хакында ишеткәч, болар Герасимовның да борынына чиртә түгелме, дип куйдым.
Эш шунда ки, Болгар шәһәрлеге территориясендә казу эшләре алып барганда, археологлар урта гасырда ук яшәгән берәүнең гадәти булмаган каберлегенә юлыга. Һәм алар ярдәм сорап нәкъ менә әлеге табибларга мөрәҗәгать итә. Каберлекнең гадәти булмавы нидән гыйбарәтме? Мәет утырып торган килеш күмелгән була. Ул чорда христиан чиркәвенең югары дәрәҗәдәге руханиларын шулай күмә торган булганнар икән. Җитмәсә, шуны дәлилләгәндәй, әрвахның бармаклары астында бронза тәре табылган. Суд-мед экспертларның тикшерү нәтиҗәләре аның буе 158-160 см, 35-40 яшьләрдәге ир-ат булуын күрсәтә.
Инде бусы да бик җиткән кебек югыйсә. Юк! Табиб монда да табиб булып кала. Борынгы Болгар кешесенең исән чагында III дәрәҗә Бехтерев авыруыннан интеккән буынын күрсәтүче билгеләренә тукталалар. Авыруның тыны бетеп интеккән, аякларындагы сөягенең озынлыгы төрле булуы ачыклангач, ул кеше йөргәндә таяк тотып йөргәндер дип фаразлыйлар. Муен сөягендә дә тайпылышлар табыла. Бусы исә, ул әйләнә-тирәдәгеләргә каш астыннан карагандыр, дигән фаразга дәлил була. Бара торгач, тикшеренүләргә таянып, табиблар әлеге кешенең якынча психологик портретын да төзи: ул бик нык кызып китүчән булган, йокысызлыктан, депрессияләрдән интеккән. Үлеменең сәбәбен күрсәтүче дәлилләр дә табыла, элмәккә асылынып җан биргән. Баш сөягеннән чыгып аның кыяфәтен реконструкциялиләр. Шулай итеп, очы-очка ялгана торгач, суд-мед экспертизаның тикшеренү нәтиҗәләре, сөяк калдыкларының 1323 елгы Никонов елъязмасында телгә алынган христиан Феодорныкы (изге Феодор Философ Камский-Болгарский) булуы мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.
...Кайчандыр баш сөякләренә карап, йөзәрләгән тарихи шәхесләрнең йөз кыяфәтләрен торгызган Михаил Герасимов Тамерлан кыяфәтенең реконструкциясен үзенең иң мөһим эше дип атаган. (1941 елның 22 июнендә ул җитәкләгән экспедиция Тамерлан каберлеген ача.) Безнең суд-медицина экспертиза республика бюросы табиблары үзләре әлеге тикшеренү эшен кистереп кенә «бу безнең практикада иң яхшы эш» дип атыйлардырмы-юкмы, әмма ул инде тарихи кыйммәте булган табыш-ачыш буларак теркәлергә хаклы. Әлеге табибларның бу эше «Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика бәйгесенең «Уникаль очрак» номинациясенә тәкъдим ителүчеләр арасында булуы да очраклы түгел.
...Болгар музей-тыюлыгы территориясендә әле бүгенге көндә дә берничә урында археологик казу эшләре дәвам итә. Кишәрлекләп әйләндереп алган урыннарда тарих тузанын чын мәгънәсендә бөртекләп илиләр. Гасырлар буе сакланган сер археологларның гына түгел, әнә шулай табибларның мөмкинлекләрен дә барлый, сыный.
***
Уникаль очрак номинациясенә тәкъдим ителүчеләр арасында Казан шәһәренең 7нче сырхауханәсенең акушерлык бүлекчәсе табиблары да бар. Эченә кан сауган, 27-28 атналык көмәне булган (брюшная беременность) хатынның тормышы кыл өстенә куелган була.
- Мондый патология 0,009%-0,070 очракта гына күзәтелә, ә аналыкта булмаган йөклелек аннан да сирәгрәк күренеш. Мондый хәлдә, гадәттә, бала исән калмый. Ә бу очракта оператив һәм квалификацияле ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә барысы да медицина статистикасын әйләнеп узды. Бала да, ана да исән калды, - диләр алар.
- Республика балалар клиник сырхауханәсе табиблары да яшәү белән тәңгәл куеп булмаслык, сирәк очрый торган берничә төрле патологияле (трахеяда, бронхта, йөрәктә) ай ярымлык баланың тормышын саклап калу өчен мөмкин булмаган нәрсәләр эшли. Балага бер-бер артлы берничә операция ясала. Мөстәкыйль рәвештә сулый да алмаган нарасый 9 ай буе торба аша тын алып, стационар шартларында дәвалана. Бу көннәрдә ул инде беренче адымнарын атлый, диләр. Һәр туар көндә сабыйлары өчен җан атып яшәгән әти-әни генә түгел, табиблар өчен дә олы куаныч бу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: