Шәһри Казан

Ирек Шәрипов: «Милләтара аңлашу булмаса, иң көчле дәүләтләр дә таркала»

Бүгенге көндә республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Аларның үзара дустанә мөнәсәбәттә булуы, тату яшәве һәм бер-берсен хөрмәт итүе бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Республикага ел әйләнәсендә төрле илләрдән һәм төбәкләрдән эшкә һәм укырга килүчеләр дә күп. Бөтенләйгә күчеп кайтучыларга да бездә урын тар түгел.

Дуслык йорты - гаделлек йорты
- Соңгы вакытта милли сәясәт, милләтара мөнәсәбәтләр дәүләткүләм мөһим мәсьәләгә әверелде. Элек без бу турыда күбрәк гадәт буенча сөйләшкән булсак, хәзер инде эшкә зурдан кубып тотындык. Милләтара аңлашу булмаса, икътисади яктан алга киткән дәүләтләр дә тора‑бара таркалыр иде. Гаделсезлек булган, милләтләр кыерсытылган җирдә тынычлык бетә, дәүләт тә үз көчен югалта. Шуңа да дуслык йортын мин беренче чиратта гаделлек йорты булырга тиеш дим. Җәмгыятьтә һәр кеше үзенә хөрмәт тоеп яшәргә, барлык яктан да үзенең якланган булуын белергә тиеш. Әгәр дә бездә 173 милләт яши һәм аның 35енең республика күләмендә эшли торган милли-мәдәни оешмасы бар икән, бу юкка гына түгел, ни өчен дигәндә, һәр оешма билгеле бер проблема тирәсендә барлыкка килә. Димәк, бу милләтләрнең ким дигәндә 35 төрле проблемасы бар. Шуларны чишү өчен алар үзләренең оешмаларын барлыкка китерә дә инде. Безнең дуслык йорты Татарстан халыклар ассамблеясенең матди-техник базасы буларак барлыкка килгән оешма. Аның җитәкчесе, совет рәисе - Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булу да - республикада милләтара мөнәсәбәтләргә игътибар зур булуны күрсәтүче бер зур фактор. Дәүләт тарафыннан зур игътибар булмаса, Татарстан халыклар ассамблеясе белән Халыклар дуслыгы йорты югары дәрәҗәгә ия оешмалар да булмаслар һәм эшебез дә шул дәрәҗәдә бармас иде. Бүгенге көндә кайсы гына оешманың проблемасы килеп чыкмасын, ул көне-сәгате белән Фәрит Мөхәммәтшинга җиткерелә һәм Президент дәрәҗәсендә хәл дә ителә. Әлбәттә инде, без проблема туарлык дәрәҗәгә үк җиткермәскә тырышабыз, ел әйләнәсендә эшлибез. Ассамблеянең еллык эш планында 400дән артык чара каралган. Җәйнең берничә аен исәпкә алмаганда, бездә көн саен өч‑дүрт чара узып тора.

Мигрантлар арасында җинаятьчелек аз
- Ирек Илдусович, сезнең дуслык йорты мигрантлар белән дә эшлиме?
- Эшчәнлегебезнең утыз процентын мәдәни чаралар алып торса, калган җитмеш проценты төрле милләт кешеләре белән эшләү, аларның теге яки бу проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән. Республикабызда мигрантлар бик күп, нинди генә сораулары туса да, иң беренче эш итеп алар Халыклар дуслыгы йортына килә. Әйтик, иң күп килүче үзбәкләрнең милли-мәдәни оешмалары иртәдән алып кичкә кадәр эшли. Оешма үз республикалары, Мәскәүдәге Үзбәкстан илчелеге белән һәрчак элемтәдә тора, махсус консультантлары бар. Шуңа да проблемалары көнендә үк хәл ителеп бара. Эшкә килгән мигрантлар турында тискәре фикерләр күп ишетелә. Безнең вазифабыз исә халыкка алар турында дөрес мәгълүмат җиткерү. Әйтик, мигрантлар арасында җинаятьчелек күп, диләр. Ә чынлыкта бу алай түгел. Хокук саклау органнары алып барган гап‑гади статистикага гына күз салыйк. Быелның беренче ярты еллыгында кылынган җинаятьләрнең бары бер проценты гына мигрантлар намусында. Саннар белән әйтеп күрсәткәндә, 8700 җинаятьнең 118ендә генә читтән килүчеләрнең катнашы бар. Озак еллар башка төбәкләрдә яшәгән кеше буларак, шуны әйтәсем килә: һәр төбәктә мигрантлар үзләрен башкача тота. Татарстанга әзерлеклерәк кешеләр килә дип әйтер идем мин. Сәбәбе нәрсәдәме? Алар хакимияте көчле, халкы тәртипле булган милли республикага килә. Башка төбәкләргә караганда, азып‑тузып йөрүче мигрантлар бездә бермә‑бер кимрәк.
Тагын шунысы бар: республикада милли сәясәт төпле куелган, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибар зур.

Без милли-мәдәни оешмалар белән дәүләт органнары арасында арадашчылар ролен үтибез. Милли-мәдәни оешма рәисләре, дәүләт структуралары җитәкчеләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында өч айга бер тапкыр түгәрәк өстәл уздырабыз. Булган сораулар-проблемаларны шунда хәл итәбез. Бер түгәрәк өстәлдә Россия Прокуратурасы вәкиле дә катнашты. Безнең тәҗрибәне - эшнең ничек оештырылганын күреп, ул шаккатты. Гомумән, егерме елдан артык республикада милли сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнү үзенең нәтиҗәләрен дә бирә, быел беренче тапкыр Дуслык йортлары һәм аларның җитәкчеләре арасында бөтенроссия конкурсы уздырылды, анда җиңүче исеменә лаек булуыбыз - республикада халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, гомуммилли бердәмлек атмосферасын тудыруга юнәлтелгән зур эшләр башкаруыбызның бер нәтиҗәсе.

Милләтләр дуслыгы дигәннән, шул хәлне сөйләп үтәсем килә. Миңа Әрмәнстан Президентын сайлауларда БДБ илләреннән күзәтүче буларак катнашырга туры килде. Әрмәнстанда Төркиягә каршы бик авыр фикер яши. Үз вакытында ике дәүләт арасында көчле каршылыклар булып, хәзерге көндә дә аларның бер-берсенә дәгъвалары бар. Алдар арасындагы каршылык дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә җиткән. Әрмәнстаннан мин бик авыр тәэсир белән кайттым. Икенче көнне кабинетыма килеп утыруга, ишек артында көлешкән тавышлар ишетәм. Ишек ачылып китте, башымны күтәреп карасам, кочаклашып-төрткәләшеп әрмән белән төрек милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре кереп килә. Үз илләрендә бу ике милләт вәкилләре бер-берләрен өнәмиләр, ә бездә алар дустанә мөнәсәбәттә торалар. Башкача була да алмый, үз илләрендәге сәяси низагларны алар үзләрендә калдырып килергә, ә монда бер‑берен хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

Татарстанда милләтләрне кимсетү юк
- 2010 елдагы Бөтенроссия халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 173 милләт яши. Ә 2002 елда исә 115 милләт исәпләнгән. Сез ничек уйлыйсыз, республикага килүчеләр саны артканмы, әллә милләтләрнең үзаңы көчәйгәнме?
- Миңа калса, аның икесе дә бар. Россиядә бүгенге көндә 180нән артык милләт яши, аларның 173е Татарстанда гомер итә. Бу бик зур сан. Милләтләр саны артуның беренче сәбәбе - Татарстанга килүчеләрнең күплегендә. Безнең республика милли сәясәт ягыннан да, икътисади яктан да иң тотрыклы төбәк. Христианмы син, мари, чувашмы - һәр милләт кешесенә бертөсле караш. Икенчедән, безнең татар халкы гомер буена чит милләтләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшәгән. Мин - баш, ничек әйтәм, шулай була дигән нәрсә юк. Башкалар нәрсә әйтер дип, ул һәр сүзен үлчәп сөйли. Халыклар саны күп булуда тагын бер фактор - ваграк милләтләр үзләрен зуррак милләт исәбенә кертеп яздырмыйлар. Башка төбәктә булса, бәлки, ул үзен зуррак милләт вәкиле итеп күрсәтер иде. Ә монда ул бөтен нечкәлеге белән яздыра, чөнки милли, дини яктан кимсетү юк бездә.

- Бер матбугат чарасында сез милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр буенча төпле белгечләр әзерли башларга кирәк дигәнсез...
- Башкача булмый. Хәтта шул бөтенроссия конкурсында катнашу процессында да күренде ул, кайбер мәсьәләләрдә безнең дә әзерлек җитми. Милли сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр, нигездә, тормыш тәҗрибәсенә таяна. Алай гына булмый, аны фән нигезендә өйрәнү кирәк. Бездә шундый мәкаль бар: «Белемсез эшкә алынма». Хәзерге вакытта һәр төбәк үзе ничек булдыра, шулай эшли, һәр төбәктә эш үзенчә куелган. Аның исә үз нигезе, үз алымнары, үз белгечләре булу тиеш, илләр белән аралашу көчәйгән вакытта, мигрантлар күпләп килгән шартларда бигрәк тә.

Константин Яковлев, «Татарстанда чуваш милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
- Этникара мөнәсәбәтләр буенча республикада җитди эш алып барыла. Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты республикадагы диаспоралар белән бик актив эшли. Түгәрәк өстәлләр, очрашулар еш уздырыла. Халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлтелгән чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтәсем килә. Төрле министрлыклар, аерым алганда Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгының ярдәмен тоеп яшибез. Ә болар барысы да республикадагы тотрыклылыкны сакларга булышлык итә. Гомумиләштереп әйткәндә, милли сәясәт көчле куелган бездә.

Абдуманоб Абдусатаров, «Татарстанда үзбәк милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
- Без җирле халыкны, аларның культуралары, телләрен хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Үзбәкстаннан Татарстанга килүчеләр бик күп. Монда эшкә-яшәргә килгән ватандашларымнан аларның Россия Конституциясе законнарын үтәүләрен, республика халкы белән үзара тату яшәүләрен таләп итәм. Янәшәсендәге кешеләрдә шик тудырмасыннар өчен хәтта үзара рус телендә сөйләшүләрен дә сорыйм мин алардан. Сез китерсез дә барырсыз, ә безнең монда яшисе бар, үзбәкләр турында начар сүз ишеттерәсе булмагыз, үзегезне тәртипле тотсагыз, сезгә беркем дә бәйләнмәс, дип гел кабатлап-әйтеп торабыз.

Майя Хухунашвили, «Казанда «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
- Грузин диаспорасы Казанда бик күптәннән яши, безнең яктан килүче мигрантлар хәзер юк дәрәҗәсендә. Гомумән алганда, республикага мигрантлар күп килә. Шулай булса да, җирле халык белән алар дустанә мөнәсәбәттә торалар. Ни өчен дигәндә, Татарстанга килгәнче үк аларның республика турында мәгълүматлары була. Татарстанның икътисади яктан алга киткән булуын, халыкларының үзара тату яшәүләрен белеп киләләр. Шуңа да үзләрен монда тыйнак тоталар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: